Хөсетлек турында

Хөсетлек турында

Габдерахман бин Мөгавиядән (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителә: дөреслектә, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Өч нәрсә, алардан һичберәү котыла алмас: начар уй, көнчелек һәм яман юрау”. Әйтелде: “Ий Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм, ул өч нәрсәдән нәрсә коткара?” Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Әгәр көнләшсәң, җәберләмә, ягъни әгәр күңелеңдә көнчелек булса, аны тышка чыгарма һәм аны яманлык белән искә алма. Чөнки Аллаһ Тәгалә бу көнчелек турында тел һәм гамәл белән кылмаган вакытта, күңелеңдә булган уйларың өчен сине хисап кылмас”. Янә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сүзе: “Әгәр яман уй уйласаң, аны тышка чыгарма”. Ягъни әгәр мөселман турында начар уй уйласаң, чынлыкта күреп белмәгән очракта, моны кылма.

Шулай ук Әбү Һөрәйрәдән (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителә: Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Ачуланышмагыз, көнләшмәгез, һәм сатуда алдашмагыз. Аллаһның бәндәләренә кардәш булыгыз”.

Мөгавия (Аллаһ аңардан разый булсын) улына нәсихәт итеп әйтте: “Әй улым,сиңа көнчелектән саклану ләзем булсын, чөнки көнчелек доошманыңда күренгәнчегә кадәр әүвәл синдә күренер”.

Әбү Ләйс Сәмәркандиның “Гафилләрне уяту” китабыннан

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...