Хатын-кызның иренә булган хаклары

Хатын-кызның иренә булган хаклары

Әнәс бине Мәликтән (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителде: “Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: “Иман йөзеннән кайсы мөэмин камилрәк? – дип сорадылар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: “Өй җәмәгате белән мөгамәләдә күркәмрәк холыклысы”.

Хәсән Басридан (Аллаһның рәхмәтендә булсын) риваять ителә, Пәйгамбәребез галйәһиссәләм әйтте: “Хатыннарга изгелек кылыгыз. Чөнки ул хатыннар сезнең каршыгызда бернәрсәгә дә хуҗа түгелләр. Аллаһ Тәгалә сезгә аларны әманәт итеп бирде”.

Фәкыйһ әйтте: “Хатынның ире өстендә хаклары бар. Хатынны өйдән ят кеше күрми торган урында хезмәт иттерү. Өйдән чыгып хезмәт итәрлек итмәс, чөнки ул гаурәт, хатынның чыгуы гөнаһ. Янә хатынга карата шәфкатьне ташлау булыр. Хатынына кирәк кадәр намаз, тәһарәт, ураза кебек дин эшләрендәге хөкемнәрне өйрәтү. Өченчесе, ул хатынга хәләл нигъмәт ашату. Чөнки хәрамнан үскән ит ут белән эри. Дүртенчесе хатынга золым кылмау, чөнки хатын ире өчен Аллаһның әманәте. Бишенчесе, әгәр ул хатын ир өстенә тиешсезлек кылса, хатын кылган эшкә караганда да начаррак эшкә төшмәсен өчен үгет йөзеннән ул хатынның кылган хаксызлыгын ир күтәрер”.

Риваять ителде, бер кеше хатыныннан зарланыр өчен Гомәр бине Хәттаб разыяллаһү ганһүгә килде. Ул кеше Гомәрнең ишеге янына җиткәч, хәзрәти Гомәрнең Өмме Гүлсүм исемле хатынның Гомәргә тиешсезлек эшләгәнен ишетте. Үз-үзенә: “Мин Гомәргә хатынымнан зарланырга килдем, хәлбуки, аның да минем кебек бәласе бар икән”, - дип өенә кайтып китте. Икенче көнне Гомәр разыяллаһү ганһү аны чыкрып хәлен сорашты. Ул кеше: “Мин сиңа үз хатынымнан зарланырга теләгән идем. Синең хатыныңның да зарлануын ишеткәч, кайтып киттем”, - дип җавап бирде. Гомәр аңа: “Аның минем өстемдәге хаклары өчен мин хатынымны гафу итәм. Ул хакларның беренчесе, ул хатын минем белән тәмуг арасында пәрдә, аның сәбәпле минем күңелем хәрамнан туктый. Өемнән чыксам, ул минем хәзинәче, малыма сакчы була. Керемне юа, баламны имезә. Минем өчен ашарга пешерә”, - дип җавап бирде. Бу кеше: “Минем дә шундый хезмәтләрем хатыным өстендә. Син кичерсәң, мин дә аны кичердем”, - дигән.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: “Бәндә дүрт төрле чыгымнары сәбәпле Кыямәт көнендә хисап кылынмас. Берсе, ата-анасы өчен тоткан чыгымнары, икенчесе, ифтар өчен кылган чыгымнары, өченчесе, сәхәрләренә кылган чыгымнары, дүртенчесе, йорт әһелләренә, балаларына кылган чыгымнары”. Пәйгамбә галәйһиссәләм әйтте: “Акча дүрт төрле булырга тиеш. Бер төрлесен, Аллаһ юлына сарыф итәсең. Икенчесен мескеннәргә бирәсең, өченчесен кол азат итүгә сарыф кыласың, дүртенчесе, гаилә өчен сарыф итәрсең. Ул дүрт төрле акчаның әҗере йөзеннән иң зурысы – гаиләңә тоткан малың”.

Әбү Ләйс Сәмәркандинең

“Тәнбиһүл-гафилин”

(гафилләрне уяту) китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...