Үлчәмдәге мәкерлек турында

Үлчәмдәге мәкерлек турында

Мәлик бин Динар (Аллаһның рәхмәтендә булсын) сөйлгәннәрдән: “Мин үлем түшәгендә яткан күршемне зиярат итәргә килдем. Мин аңардан: “Хәлең ничек?”, дип сорагач, ул: “И Мәлик, минем каршымда уттан булган ике тау тора һәм миннән шул ут тавына менүемне сорыйлар”, - дип җавап бирә. Бу сүзләрне ишеткәч, гаиләсеннән: “Һичшиксез моның бер сәбәбе бар. Бу кеше нәрсә белән шөгыльләнде?” – дип сорадым. Гаилә әһелләре болай дип җавап бирделәр: “Аның ике үлчәве бар иде. Берсе белән ул сата торган товарын үлчи торган иде, ә икенчесе белән сатып ала торган товарны үлчи торган иде”. Мин аларга: “Үлчәүләрне монда китерегез”, - дидем. Гаилә әһелләре үлчәүне китерделәр, мин аларны берберсенә бәреп ваттым, аннары күршемнән: “Хәзер хәлең ничек?” – дип сорадым. Ул: “Хәлем тагын да авырайды”, - дип җавап бирде.

Нәсихәт

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты газап. Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар. Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр”. (Мутаффифин, сүрәсе, 1-3)

Гомерен ничек үткәргән булса, үлеме дә шундый булыр

Бер Коръән әһеле үлем түшәгендә ятканда, аның янәшәсендә торучылар аңа: “Лә иләһә иллә-Ллаһ”, (Аллаһтан башка илаһ юк) дип әйт, - дигәннәр. Бу кеше “бисмилләһ” әйтеп Коръән Кәримнең “Та һә” сүрәсенең 1-8 аятьләрен укыган: “Та Һа. Мәгънәсен Аллаһ белә. И Мөхәммәд г-м, Без сиңа Коръәнне ялыгуың өчен иңдермәдек. Мәгәр ул Коръәнне Аллаһтан куркучыларны вәгазьләвең өчен иңдердек. Ул җирне вә бөек күкләрне яратучы Аллаһтан иңдерелде. Ул – Аллаһ Гарешкә хуҗа булды. Җирдәге вә күкләрдәге вә җир белән күкләр арасында булган нәрсәләр һәм җир астында булган серләр – Аның байлыгы. Әгәр син сүзеңне вә догаңны кычкырып әйтсәң, Ул яшерен серләрне белә, синең кычкыруыңа ихтыяҗы юк. Ул – Аллаһ, Аңардан башка илаһ һич юк, Аның – күркәм исемнәре бар”. (Та һә сүрәсе, 1-8)

Я н ә ш ә с е н д ә г е кешеләр аңа: “Лә иләһә илләЛлаһ” дип әйт, дигән саен. Ул бу аятьне кабатлаган һәм аятьләрне укыган халәттә ахирәткә күчкән. Икенче бер кеше шөгыле буенча үлән сатучы булып гомер иткән һәм Аллаһка карата илтифатсыз булган, гомерен гафләттә үткәргән. Һәм ул үлем түшәгендә ятканда, аның янәшәсендәге кешеләр: “лә иләһә илләЛлаһ” дип әйт, дигәч, ул: “Бер тотым үлән – бер лира, бер тотым үлән – бер лира” – дип җавап биргән.

Нәсихәт

Бу риваятьләрдән аңлашылганча, һәрбер кеше гомерен ничек үткәрсә, шул халәттә вафат булыр һәм шул ук халәттә яңадан торгызылыр. Һәм яңадан торгызылган халәттә Мәхшәр урынына килер. Аллаһның Илчесе, галәйһиссәләм әйтте: “Һәрбер кол нинди халәттә үлгән булса, шул хәлендә яңадан торгызылыр” (Мөслим)

Явыз солтан Сәлим үлем түшәгендә ятканда Хәсәнҗаннан: “Хәзер вакыт күпме?” - дип сораган. Хәсәнҗан: “Аллаһ белән бергә була торган вакыт” – дип җавап биргән. Бу сүзләрне ишеткәч Явыз Солтан Сәлим түшәгеннән тураеп: “И Хәсән, моңа кадәр синеңчә мин кем белән булдым?” – дигән. Аннан ул Хәсәнҗаннан “Ясин” сүрәсен укуын үтенгән. Сүрәнең “Аларга җәннәттә рәхимле булган Аллаһтан сәлам бүләге дә ирешер”, - дигән аятьне укыгач, Явыз Солтан Сәлим дөньядан киткән.

Исмәгыйл Хаккый

Бурсавиның “Рухулбәйән” китабыннан

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...