Иң матур йөрәк

Иң матур йөрәк

Бер матур кояшлы көнне яшь матур егет шәһәр мәйданы уртасына басып бу җирлектәге иң матур йөрәге турында горурланып мактанды. Кешеләр аны камап алдылар һәм аның йөрәгенең шулкадәр саф булуына ихластан сокландылар. Аның йөрәге дөрестән дә идеаль – бер генә тырналган, яньчелгән урыны да юк иде. Халык бу егетнең иң камил йөрәк булуы белән килеште. Бу егет үзенең халәте белән бик горур иде һәм шатлыктан йөзе нур булып балкый иде.

Кинәт халык арасынннан бер карт килеп чыкты һәм егеткә мөрәҗәгать итеп:

— Синең йөрәгең матурлыгы белән минем йөрәгем янында якын да тормый, – диде. Шунда халык барысы да картның йөрәгенә карадылар. Бу картның йөрәге яньчелгән, җәрәхәтләре күп, кайбер урыннарда йөрәгенең кисәкләре алынган һәм аның урынына башкалары куелган, йөрәгенең читләре ертылган иде. Шуңа өстәп, кайбер урыннарында картның йөрәгенең кисәкләре дә җитеп бетми иде. Халык картка гаҗәпләнеп карады, ничек инде ул йөрәген матуррак дип әйтә ала икән, дип аптырашта калды. Яшь егет картның йөрәгенә карады да көлеп җибәрде:

— Син бабай шаяртасың бугай! Үзеңнең йөрәгеңне минеке белән чагыштырып кара. Минеке – камил! Ә синеке җәрәхәтләр һәм күз яшьләр капчыгы! – диде.

— Әйе, — диде бу карт, — синең йөрәк камил булып күренә, әмма мин йөрәгемне синеке белән бернинди бәягә дә алмаштырмас идем. Кара! Минем йөрәктәге һәрбер җәрәхәт – ул минем кемнедер яратуым билгесе, мин йөрәгемне өзеп ул яраткан кешемә бирдем. Ул еш кына миңа үзенең яратуын аңлатып, үзенең йөрәгенең бер кисәген бирә иде һәм ул минем йөрәктәге буш урынны тутырып куя иде. Төрле йөрәкләрнең кисәкләре бер-берсенә охшмаганга күрә, минем йөрәгемдә дә ертылган урыннары бар, әмм мин аларны саклыйм, чөнки алар миңа безнең бер-беребез белән бүлешкән мәхәббәтебезне хәтерләтә.

Кайвакытта мин йөрәгемнең бер өлешен бирә идем, ләкин кешеләр үзләренекен кире кайтармадылар, шуңа күрә сез минем йөрәгемдә буш тишекләр күрәсез, син яратуың белән уртаклашканда, һәрвакытта да кара-каршы хисләр булачак дигән ышаныч юк бит. Бу тишекләр минем авыртсалар да, алар миңа бүлешкән мәхәббәтемне искә төшерәләр һәм бер матур көнне ул кисәкләр кайтыр дип өметләнәм. Әгәр кайтмасалар да, алар барыбер хәтирә булып калалар. Бу истәлекләр мине авырсындырмый, чөнки аларда яхшылык бар, алардан башка тормышым тулы булмас иде минем. Ә син хәзер хакыйкый матурлыкның нидә икәнен аңладыңмы инде?

Халык тынсыз калды. Яшь егет дәшми генә гаҗәпкә калып басып торды һәм аның күзләреннән яшьләр ага иде. Ул бу карт янына килеп йөрәгенең кисәген алып, калтыравык куллары белән аңа сузды. Карт аның бүләген кабул итеп алды. Аннан ул үзенең яралы йөрәгеннән бер кисәк алып, яшь егетнең буш калган өлешенә куйды. Бу кисәк бик үк туры килеп бетмәде, читләре чыгып калды, ә кайбер урыннары ертык иде. Яшь егет йөрәгенә карады һәм йөрәгенең камил түгеллеген күрде, әмма ул хәзер инде элеккегә караганда күпкә матуррак иде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...