СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Берәү тәмле ризыклар пешерсен өчен пешекче яллый. Ул пешекче эш хакын кайчан алырга хаклы?

Пешергән ризыкларны савытларга тезеп куйгач түләү ала, чөнки болай итү вазыйфасыдыр. Искәрмә: Һөнәр иясе, мәсәлән, тукыма агартучы яки буяучы эше тәмамланганнан соң, хезмәт хакын тулысынча алып бетергәнче үзе эшләгән әйберне бирми тора ала. Кайбер эшчеләр мәсәлән, йөк ташучы яки дигезче, – хезмәт куйган эшләрен хезмәт хакын алганчы бирмичә тора алмыйлар.

Берәү эш өчен кол яллый. Шул колны ул үзе белән сәфәргә алып барырга хокуклымы?

Сәфәрдә эш бик авыр булу сәбәпле ул андый хокукка ия түгел. Әгәр килешүдә бу шарт куелган булса гына мөмкин булыр.

Без хезмәт хакы алуның кайбер нечкәлекләрен белергә телибез, чөнки эш төрләре бик күп һәм алар бер-берсеннән аерылалар.

Хезмәт хакын түләү килешү нигезендә генә мәҗбүри булмый һәм ул өч төрле юл белән алынырга мөмкин: алдан түләү шарты белән яки шартсыз гына алдан түләү сыйфатында яки яллау килешүендә сөйләшенгәнчә. Менә аларның кайберләренә аңлатма:

1. Берәү арендага өй ала. Әгәр килешүдә түләү вакыты күрсәтелмәгән булса, өйне арендага бирүче арендага алучыдан аренда өчен көн саен акча алырга хаклы.

2. Берәү атланып йөрергә дип арендага дөя ала. Дөяне йөртүче һәр үткән ара өчен арендага алучыдан түләү таләп итә ала.

3. Берәү, мәсәлән, үз өендә аңа ипи салу өчен ипи пешерүче яллый. Бу хәлдә ялчы мичтән ипи чыкмыйча торып түләү ала алмый.

4. Бер кеше икенчесен кирпеч сугарга яллый һәм ялчы кирпечне сугып бетергәч хезмәт хакы алырга хокуклы. Бу Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) фикере буенча шулай. Ә аның ике шәкерте (Аллаһ алардан разый булсын): «Ул кирпечләрне рәткә тезеп, алар кипкәч кенә хезмәт хакын ала» диләр.

Берничә кешегә ялланып эшләүче ялчы кем ул?

Бу үзенә эш ышандырган һәркемгә ялланучыдыр. Ул төгәл бер кешегә генә ялланмый. Мәсәлән: тукыма буяучы яки агартучы. Аның алган милке аңарда үзара ышануга нигезләнеп саклана һәм әгәр ул аның гаебе белән юкка чыкса да, Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) фикере буенча, ул аны түләргә тиеш түгел. Ә аның ике шәкертенең (Аллаһ алардан разый булсын) фикеренчә ул аны түләргә тиеш».

Ялчының гаебе нәтиҗәсендә милеккә зыян килде ди. Моңа карата шәригатьтә нинди хөкемнәр каралган?

Әгәр ул милеккә зыянны алдан уйлап юри китермәгән булса, ул зыян аның гаебе белән булса бозылган әйберләр өчен матди җаваплылыкка тартылмый.

Фикыһ белгечләре ялланып эшләүчеләрне нинди эш башкарулары һәм эш хакы буенча бүләләрме?

Ялланып эшләүчеләр ике төргә бүленәләр: берничә кешегә хезмәт итүче һәм бер кешегә хезмәт итүче.

Бер кешегә генә ялланып эшләүче кем ул?

Бу кеше билгеле бер вакыт дәвамында бер генә кешедә эшләргә дип яллана. Мәсәлән: бер кеше икенче кеше үзендә бер ай эшләргә дип яллый, яки сарык көтүе көттерә.

Хезмәт хакы алуга карата нинди аңлатма бирә аласыз?

Ялланган кеше берничә кешегә эшләсә, эшен бетермичә түләү ала алмый, ә бер генә кешегә ялланып эшләүче яллану турында килешү төзегәндә үк алырга мөмкин.

Әгәр милек аның гаебе белән бозылса, мәсәлән: әгәр агартучы киемне талкыса, һәм кием тишелеп чыкса, яки ташучы абынса, яки төргәкне бәйләгән җебе өзелсә, яки йөкне төяп барган кораб батса шәригатьтә моңа нинди хөкемнәр каралган?

Бу очракларда әгәр милек юкка чыкса, ялчы матди җаваплылыкка тартыла. Мәсәлән: әгәр кем дә булса, корабта батса, яки хайван өстеннән егылып төшсә. Әгәр үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкарсалар мал табибы яки шифа өчен кан чыгаручы матди җаваплылыкка тартылмыйлар. Ләкин әгәр шифа өчен кан чыгару тиешле дәрәҗәдә булмаса, материаль җаваплылыкка тартылалар.

Кемдер әйтергә мөмкин: «Әгәр Коръәнне яттан белүчеләр тәравихта Коръән укымасалар, алар Изге Коръәнне оныталар» – дип, тик без аларга әйтәбез: «Әгәр алар аны түләүсез укысалар Коръән сакланып калмас микәнни? дип. Шуңа күрә бу уңай белән аларга Коръәнне укыган өчен хак алу мәҗбүри түгел. «Әгәр Коръәнне яттан белүчеләр бу дөньяда түләү алудан өметләрен өзсәләр ул вакытта алар Коръәнне Аллаһ Сөбханәвә Тәгалә разыйлыгын өмет итеп укырлар һәм бу мөселманнар өчен бәрәкәт чыганагы булыр». Моннан шул аңлашыла, ки: Коръәнне мәрхүм өчен аңа савап барсын дигән ният белән укыганда да туганнарыннан түләү алу тыелган. Иң яхшы тикшеренүче Мөхәммәд Әмин (Ибне Габидин әш-Шәми) (Аллаһ аңардан разый булсын) үзенең «Шифауль – алиль вә баллю ль – галиль фи хукмиль – вәсыйати вә-т-тахалил» дигән хезмәтендә Такауддиннән китерелгәнне хәбәр итә: «Мәрхүмгә савабы барсын дип Коръән укучыны ялларга ярамый. Моны бер генә имам да рөхсәт итмәгән. Галимнәр әйттеләр: «Түләү бәрабәренә Коръән укучы, бернинди әҗер-савап та алмый, ә мәрхүмгә ул нинди савап бирә ала, нинди бүләк бирә ала? Үлгән бәндәгә бары тик дөньялыкта кылган хәерле гамәлләре генә ирешә, ә Коръән укырга яллауга карата бер генә имам да әйтмәгән. Алар арасында Коръәнне яллап укытуга карата бары тик фикер каршылыклары гына бар (Сүзгә сүз «Рәсаил Ибне Габидиннан»).

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...