СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

“Кәфирун” сүрәсе белән “Ихлас” сүрәсен иртәнге намазның ике рәкәгать сөннәтендә һәм ахшам намазының ике рәкәгать сөннәтендә уку сөннәт гамәлләрдән дип ишеттем. Бу дөресме?

Әйе, бу дөрестән дә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сөннәтеннән. Габдулла бин Мөбарәк (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Иртәнге намазның ике рәкәгатендә һәм ахшам намазының ике рәкәгатендә “Куль йә әййүһәл кәфирун” сүрәсе белән “Куль һуа-Ллаһу әхәд” сүрәсен Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең укыганын ничә тапкыр ишеткәнемне хәтерләмим дә”. (Тирмизи. Хәдис 431) Аллаһ Тәгалә иң яхшы белүче.

 

 

 

Әгәр акчаларны долларга алмаштырып, долларның бәясе үскәнчегә кадәр саклап тотсак, ә аннан соң бу долларларны яңадан үзебез акчага әйләндереп файда алсак, бу хәләл булырмы?

Әгәр безнең аңлавыбызча, сез доллар юньрәк вакытта аларны сатып алып, аннан соң шул долларларның бәясе арткач, яңадан аларны сатасыз икән, бу хәләл була.

 

 

 

Юныс пәйгамбәр (галәйһиссәләм) балыкның ашказанында ничә көн торган?

Мөфәссирләрнең (ягъни Коръәнне тәфсир кылучылар) бу хактагы фикерләре төрле:

  1. Катәдә, Мөкатил бин Хиббән һәм башкалар фикеренчә, 3 көн;
  2. Җәгъфар Садыйк, Гата, Сәгыйд бине Җөбәер һәм башкалар фикеренчә, 7 көн;
  3. Әбу Мәлик, Мөкатил бин Сөләйман һәм башка күп кенә галимнәр фикеренчә, 40 көн;
  4. Мөҗәһид, ШӘгъби фикеернчә, бер тәүлектән кимрәк (Ягъни иртән йоткан булса, кичен чыккан);
  5. Дәххакъ фикеренчә, 20 көн торган.

 

 

Үлгән кешенең өендә ашарга пешерергә ярыймы?

Ислам дине мәетнең өендә ашарга пешерүдән тыймый һәм шулай ук мәетне күмгәнче дә, күмгәч тә ризык әзерләргә ярый. Әмма Ислам дине бу вакытта мәетнең туганнарының авыр хәленә кереп, башкаларга ризык әзерләп ашатырга тәкъдим итә. Хәдистә әйтелгән: “Җәгъфар (Аллаһ аңардан разый булсын) вафат булгач, Пәйгамбәр галәйһиссәләм гаиләсенә кайтып: “Җәгъфарның туганнарының хәзер башка мәшәкатьләре бар, шуңа күрә алар өчен ашарга пешерегез”. Ибен Мәҗә, 1611)

 

 

 

Этил спирты белән сеңдерелгән юеш тастымалны кулланырга ярыймы?

Этил спирты ул хәмернең синтетик төре, хөрмәдән дә һәм виноградтан да эшләнмәгән. Әгәр ул тастымал дәвалану өчен яисә тәнне сөртү өчен кулланыла икән, бу рөхсәт ителә.

 

 

 

Ит ашаудан баш тартып, үсемлекләрдән әзерләнгән ризыкны гына ашап тору дөресме?

Әйе, дөрес, чөнки Шәригать ит ашауны фарыз итеп куймаган.

 

 

 

Ибраһим пәйгамбәр галәйһиссәләм ничә ел элек яшәгән?

Ибен Тулунның (Аллаһның рәхмәтендә булсын) “Рәсәил-тарихия” җыентыгында ике төрле фикер китерелгән:

  1. Ибраһим галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр 4162 ел үткән;
  2. Икенче фикер буенча, 4790 ел үткән.

“Тариху Мәккә мушаррафа” китабында Ибен Дия фикеренчә, 4316 ел үткән. Бу тарихи даталар булганга, аларның хакыйкыйлыгын тулысынча раслап булмый. Алла Тәгалә иң яхшы белүче.

 

 

 

Нух пйәгамбәр галәйһиссәләм заманында бөтендөнья су басуы булганмы?

Әйе, Коръән кәримдә бөтендөнья су басуы хакында раслап әйтелгән һәм бу су басудан бары тик Нух пәйгамбәр галәйһиссәләм белән бергә көймәдә булучылар гына котылып калганнар. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Без аны һәм аның белән бергә көймәдә булучыларны коткардык, ә аннан соң калганнарны суга батырдык” (26:119-120)

 

 

 

 

Әбу Гали Синаның Ислам диненә катнашы бармы? Имамнар еш кына аның сүзләрен китерәләр.

Ибн Сина тарихка бөек бер галим, табип һәм фәлсәфәче буларак кереп калган. Шулай ук аның Ислам дине галиме булуы хакындагы хәбәрләр дә бар. Әлбәттә капма-каршы килүче фикерләр дә йөри. Әмма аның мөселман түгеллеге хакында катгый дәлилләр булмау сәбәпле, аны көферлектә гаепләүдән тыелырга кирәк. Иң мөһиме моны Аллаһ Тәгаләнең хөкеменә калдыру. Аның табипчылык буенча биргән киңәшләрен тотарга һәм алардан файдаланырга була.

 

 

 

Пәйгамбәр галәйһиссәләмне хөрмәт итүнең чикләре бармы?

Әлбәттә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә карата зур хөрмәт күрсәтү ләзем. Шул ук вакытта Мөхәммәд галәйһиссәләмнең Аллаһның Илчесе булуы хакында да онытмаска кирәк. Аллаһ Тәгалә – барча мәхлукларның Хуҗасы, Бар кылучы, ә пәйгамбәр башка кешеләр кебек үк Аллаһның кануннары белән чикләнгән һәм Аллаһка карата итәгатьлекне һәм буйсынуын күрсәтергә тиеш. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Мин бары тик Аллаһның тыйнак бер колы”. Кайбервакытта кешеләр Пәйгамбәр галәйһиссәләмне олылауда артык чикләрдән чыгалар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Мине мактауда чиктән чыкмагыз, насаралар Гайсә пәйгамбәрне Илаһлык дәрәҗәсенә күтәргән кебек”. Пәйгамбәр галәйһиссәләмне хөрмәтләү – ул аның сөннәтенә иярү. Аның сөннәтенә каршы килгән гамәлне кылу исә ихтирамсызлыкның билгесе.

 

 

 

Кунакханәдәге сабын һәм шампуннарны үзең белән алып китәргә ярыймы?

Әгәр кунакханә хуҗасы белән бүлмәдә торучы арасында бу сабыннарны һәм шампуннарны кулланырга мөмкин һәм үзең белән алып китәргә ярый дигән килешү булса һәм кунакханә хуҗасы ризалыгын бирсә, бу очракта ярый. Әмма бу хакта кунакханә җитәкчесе белән сөйләшергә кирәк.

 

Җәлил Фазлыевның «Дини сорауларга җаваплар» китабыннан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...