Сорау-җавап
Сорау-җавап
Аллаһны мәхлүкатларның сыйфатлары белән тасвирларга ярыймы?
Аллаһ Тәгаләне яратылган мәхлукларны тасвирлаган мәгънәләр белән тасвирларга ярамый, әмма шул ук сүзләр белән тасвирларга мөмкин. Бу хакта имам Әбу Абдуллаһ әл-Куртуби (671 елларда вафат булган) болай дип язган: “Ике әйбер бер-берсенә атамалары охшаш булу аркасында түгел, ә үзләреннән-үзләре яки үзләрендәге мәгънәләр аркасында охшаган”.
Мәсәлән, кешене дә, Аллаһны да «белүче» дип атарга була, бу очракта бер үк сүз кулланыла, әмма белемнең асылы һәм мәгънәсе Аллаһы Тәгаләгә һәм кешегә карата төрлечә килә. Шуңа күрә имам Әбу Җәгъфәр әт-Тахави (321 елларда вафат булган) үзенең мәшһүр “Гакыйдә”сендә болай дигән: “Һәм кем дә булса Аллаһны кешеләргә хас булган мәгънәләр белән тасвирласа, шул көферлеккә төшәр”, ди, ягъни, сүзләр белән түгел, нәкъ менә мәгънәләр белән: Аллаһка карата мәхлукларны тасвирлаган мәгънәләрне кулланырга ярамый.
Имам Гомәр Ән-Нәсафи (537 елларда вафат булган) «Гакаид ән-Нәсафийя»дә болай дип яза: «[Аллаһ] акциденциягә [гәүдә сыйфаты] дә, гәүдәгә дә, субстанциягә дә ия түгел. Аның кыяфәте юк, Ул чикләнмәгән, күпчелеккә ия түгел, кисәкләрдән тормый һәм кисәкләргә бүленми, беркайчан да бетми. Ул [мәхлүкат] кебек сан һәм сыйфат белән бәйле тасвирламалар белән сурәтләнми, урын биләми, вакыт белән бәйле түгел. Бернәрсә дә Аңа охшаш түгел, һәм Аның белемнәре [күзәтчелегеннән] һәм Аның кодрәте [хакимиятеннән] бернәрсә дә чыкмый».
Гакыйдә буенча китапларда әлеге мәгънәләрнең барысын да Аллаһы Тәгаләнең «мүхаләфәтуху лил-хавәдис» (ягъни “яралтылганнардан аермасы” яки “мәхлуклар белән охшаш булмау”) дигән сыйфатына (атрибутларына) кертәләр.
Әмма рациональ күзлектән караганда да – мантыйк ягыннан – Раббыбызның мәхлүкатлар белән бернинди дә уртаклыгы булмавын дәлилләргә мөмкин. Киләсе дәлилне карап китик:
1. Галәмдәге һәр нәрсәнең үзеннән тыш сәбәбе бар (балаларның үз ата-аналарында сәбәпләре бар, детальләрне заводта ясыйлар һәм башкалар);
2. Үзеннән тыш сәбәпкә ия булган әйберләрдән торган галәм үзе дә үзеннән тыш сәбәпкә ия булырга тиеш;
3. Галәм - энергиягә ия булган, вакыт белән урында бар булган материя. Димәк, галәмнең сәбәбе шушы дүрт категориядән тыш булырга тиеш.
Берничә ел элек инвестиция максаты белән йорт сатып алган идем. Соңрак бу йортка туганнан туган энемне керттем, ул анда гаиләсе белән яши. Алар миңа берни түләми, бары коммуналь чыгымнарны гына үзләре күтәрәләр. Мин бу йорттан зәкәт түләргә тиешме?
Сорауда “инвестиция максатыннан” диюегез аңлашылып бетми, нәрсә әйтергә теләдегез икән? Әгәр йортны сатып алганда, алга таба сату нияте белән алган булгансыз икән, бу йорт товар булып санала, һәм аның базар бәясе нисаб күләменнән артып китә икән, бу йорттан зәкәт түләргә кирәк. Әгәр сату ниятегез булмаса (мәсәлән, туганнарыгызны кертеп тору, балаларыгызга калдыру нияте белән алынган булса), билгесез киләчәктә аны сату ихтималы булса да, бу йорттан зәкәт түләнми. Имам әл-Хаскафи “Дәрр әл-мохтар” хезмәтендә болай яза:“Әгәр кеше малын сатып алганда, берәр файдалырак очрак килеп чыкса, сатармын, дип ала икән, бу йорттан зәкәт түләнми”. Әгәр киләчәктә сез бу йортыгызны сатарга ниятләп,
Мәчет төзелеше өчен зәкят биреп буламы?
Коръәндә Аллаһы Тәгалә зәкят бирергә мөмкин булган кешеләрнең категорияләрен билгели. Мәгънәсе: “Сәдакаларны (зәкятләр) бары тик (бернинди малы һәм кәсеп итү мөмкинлеге булмаган) фәкыйрьләргә, (берникадәр малы һәм кәсеп итү юлы булса да, бу гына җитәрлек булмаган) мескеннәргә, (бай булса да, зәкят җыю белән) вазыйфалыларга, күңелләре (Ислам диненә) тартылганнарга, (иреккә чыгарга теләгән) колларга, бурычлыларга, Аллаһ юлында (яу, хаҗ һәм гыйлем юлына чыккан мохтаҗларга) һәм (туган якларында бай булсалар да, ниндидер сәбәпләр аркасында мохтаҗ булып) юлда калганнарга бирү Аллаһ тарафыннан фарыз кылынды. Аллаһ – Белүче, Хикмәт иясе” (“Тәүбә”, 60 аять).
Биредә аятьтә телгә алынган һәр категориянең нәрсә аңлатканын ачыклап китәргә кирәк:
1. Ярлылар – яшәү минимумы булган, әмма мөлкәте зәкят түләргә кирәк булган суммага җитмәгән кеше.
2. Хәерче дип бер нәрсәсе дә булмаган кешене атыйлар.
3. Зәкят җыючы, шулай ук таратучы һәм зәкятнең хисабын алып баручы дип солтан тарафыннан зәкят җыярга вәкаләт бирелгән кешеләрне атыйлар. Бу - Аллаһ тарафыннан мөселманнарга йөкләнгән вазифа. Алар кешеләр янына баралар, зәкәт җыялар һәм моңа үз вакытларын багышлыйлар. Моның өчен солтан аларга, башкарган хезмәтләренә күрә, җыйган зәкят мөлкәтеннән тормыш алып барыр өчен эш хакы бирә.
4. Йөрәкләрен һәм күңелләрен яулап алырга кирәк булган (үз якларына аудару) кешеләр дип шул кешеләрне атаганнар ки, Пәйгамбәребез ﷺ, аларны үз ягына тарту максатыннан һәм алар ислам кабул итсен өчен, аларга зәкят милкен бүлеп биргән. Болар арасында кайбер кабилә җитәкчеләре булган, һәм алар Исламны кабул иткәндә бөтен кабилә исламны кабул итәр дигән өмет булган. Соңрак, Аллаһы Тәгалә исламны данлагач, бу категория кешеләренә зәкят түләү бетерелә.
5. Үз-үзләрен сатып алу өчен хезмәт итүче коллар өчен - мүкәтәб. Әл-Мүкәтәбә дип хуҗа һәм кол арасындагы махсус килешүне атыйлар. Бу очракта хуҗа колга билгеле бер суммада акча эшләргә һәм үз-үзен сатып алырга рөхсәт бирә.
6. Бурычлы дип бурычы булган, әмма аны түләр өчен милке булмаган кешене атыйлар.
7. Аллаһы Тәгаләнең «Аллаһ юлында чыгымнар өчен» дигән сүзләре гаскәрләрдән калган сугышчыларны тоту дигәнне аңлата. Элек хәрбиләр үз акчаларына хәрби походка җыеналар, әгәр алар юлда акчасыз калсалар, аларга зәкят бирелгән.
8. Мосафир дип бай һәм туган илендә милке булса да, сәфәрен дәвам итәр өчен мөлкәте булмаган кешене атыйлар.
Аять кемгә зәкят түләнүен аңлатып бирә. Шул рәвештщ, зәкят мәчет яки мәдрәсә төзелеше өчен түләнә алмый. Әмма мәчет имамы аятьтә санап кителгән категорияләрнең берсенә керсә, ул зәкят алырга мөмкин. Киләчәктә ул алган акчаны үзе теләгәнчә куллана ала һәм, теләсә, мәчет төзелешенә дә тота ала. Шулай ук мәдрәсә шәкертләре дә еш кына зәкят алучылар исәбенә керә, чөнки аларның нисабка җиткән үз акчалары юк.