Сорау-җавап

Сорау-җавап

Тәһарәт алганда аерым догалар укырга кирәк икән, ә мин белми идем. Минем тәһарәтем һәм намазым дөрес булганмы, кабул ителгәнме икән?

Чыннан да, кайбер чыганакларда тәһарәт алганда һәр әгъзаны юганда аерым дога, зикерләр әйтү турында хәбәр ителә. Мәсәлән, имам Ән-Нәвавинең “Әл-Әскар” китабы – шундый чыганакларның берсе. Әмма Пәйгамбәребезнең (галәйһиссәләм) тәһарәт алганда укылган догалары хакында төгәл мәгълүматлар юк, шунлыктан, тәһарәт алганда дога яисә зикер әйтү шарт булып тормый. Безгә бары бер генә мәгълүмат билгеле, ул да булса Пәйгамбәребезнең (галәйһиссәләм) тәһарәт алып бетергәч әйтелгән догасы: “Әшһәдү ән ләә иләһә иллә Аллаһу уәхдәһү ләә шәркиә ләһ уә әшһәдү әннә Мухәммәдән габдүһү уә расүүлүһ. Аллаһуммә-җгальни минәт-тәуүәбиинә уә-җгальни минәл-мутәтаһһириин.

Мәгънәсе: “Шәһадәт бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга яраклы зат (иләһ) юк. Янә шәһадәт бирәм: тәхкыйк, Мөхәммәд саллә-Ллаһү гәләйһи вә сәлләм – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм бәндәләргә шәригать хөкемнәрен ирештерер өчен җибәрелгән илчесе. Ий Аллаһым, мине чистарынучылар һәм тәүбә итүчеләрдән кыл”. Сезнең очракта, башка шартларын дөрес үтәгән булсагыз, тәһарәтегез һәм намазларыгыз дөрес санала.

Хәнәфи мәзһәбендә суга чумып чыгу тәһарәтне алыштыра, диләр. Бу дөресме? Мондый тәһарәт белән намаз укырга ярыймы?

“И иман китерүчеләр! Намазга басарга әзерләнгән чагыгызда (әгәр тәһарәтле түгелсез икән) йөзләрегезне һәм терсәкләрегезгә кадәр кулларыгызны юыгыз, башларыгызны мәсех кылыгыз, аякларыгызны да тубыкларга кадәр (юыгыз)”. (Мәидә сүрәсе, 6 аять)

Күргәнегезчә, аятьтә юылырга тиешле барлык әгъзалар саналса да, ният турында сүз әйтелмәгән. Әмма тәһарәт алырга ният кылу, билгеле тәртиптә тән әгъзаларын юу Пәйгамбәребез (галәйһиссәләм) сөннәте булуын онытмаска кирәк. Кайбер мөселманнар сөннәт һәм башкарылуы мәҗбүри булмаган гамәлләрне бер рәткә куя, бу дөрес түгел. Сөннәтне башкармыйча, гел калдырып килгән кеше гөнаһлы була. Аллаһ безне бу ялгышулардан сакласын. Сезнең сорауга килгәндә дә шул ук хәл: сезнең тәһарәтегез һәм шул тәһарәт белән укылган намазыгыз дөрес, әмма сөннәт турында да онытмагыз.

Корбанны әҗәткә акча алып торып чалсаң ярыймы? Мин күптән түгел генә намаз укый башладым һәм корбан чалуның вәҗиб икәнлеген белдем. Аны ничек башкарырга икәнен әлегә белмим, ярдәм итегез әле.

Корбан бәйрәмендә сарык чалу һәр мөселманга мәҗбүри (вәҗиб). Әмма аның кайбер шартлары бар. Ибн Нүҗәйм болай дип яза: “Нисапка җиткән малы булган, ерак сәфәрдә булмаган һәр мөселманга үзе исеменнән (баласы исеменнән түгел) Корбан көннәрендә бер сарык, яисә 7 кешегә бер сыер яки дөя чалу мәҗбүри”.

Бу билгеләмәне аңлатып китик. Корбан чалу мәҗбүри булсын өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

  1. Ислам, ягъни корбан чалырга ниятләгән кешенең мөселман булуы;
  2. коллыктан азат булу;
  3. нисап. Әҗәтләрен санамыйча 595 грамм көмеш бәясендә малы булу. Нисап күләме ел саен үзгәрә, аның күләмен ел саен мәхәллә имамыннан белешеп тору тиешле;
  4. балигълыкка ирешү.

Әгәр кешенең битенә гипс салынган булса, хәнәфи мәзһәбе буенча тәһарәтне ничек алырга?

Гипс булган очракта, юеш кул белән гипсның күбрәк өлешен сөртеп алырга кирәк, аннары калган әгъзаларны кабул ителгән тәртиптә дәвам итәргә.

Имам Шурунбуләли “Нур әл-Идах”та болай дигән: “Әгәр кеше хиджама ясаткан, яраланган яисә очлыкларын сындырган һәм шулар сәбәпле тән әгъзаларын юып булмаслык итеп бәйләвеч кулланган икән, шул бәйләвечнең күбрәк өлешен сөртеп алу тиешле була”. Бу кагыйдә гипслы вакытта госел алуга да кагыла.

Билгеләмәдән аңлашылганча, кеше үзенең балалары өчен, балигълыкка ирешү-ирешмәвенә карамастан, корбан чалырга бурычлы түгел. Корбан сарыгы алыр өчен әҗәткә акча алып тору да тиешле гамәл түгел, чөнки югарыда күрсәтелгән шартларда нисап мәсьәләсе ачык аңлатылган.

Келәмгә нәҗес (сидек, косык) тисә, ул урынны өч тапкыр юеш чүпрәк белән сөртү җитәме?

Келәмне өч тапкыр юеш чүпрәк белән сөртү генә җитми. Нәҗеснең төренә карап, келәм чистартуның ике варианты бар:

  1. Әгәр нәҗес кибеп, беленерлек эз калдырмаса (мәсәлән, сидек). Келәм калын булып, аны сыгу мөмкинлеге булмаса яисә келәм идәнгә беркетелгән булса, сидек тигән урынга су бөркеп, аны чүпрәк белән сеңдереп, келәмне киптерү кирәк. Бу гамәлне өч тапкыр эшләү тиешле. Әгәр келәм юка булса, аны өч тапкыр юып, өч тапкыр сыгу җитә.
  2. Әгәр нәҗес кибеп, аның эзе калса (мәсәлән, кан). Бу очракта таплы урынга тап бетәрлек кадәр су салырга кирәк. Әгәр беренче тапкырдан бетсә, бер тапкыр да җитә; әгәр бетмәсә, беткәнче су салу кирәк. Гадәти ышкып юганнан соң тап бетмәсә, бу урын чистарган санала. Махсус чистарткычлар куллануның кирәге юк, бары теләк буенча гына, чөнки кан табының эзе бер дә матур түгел.

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?   — Юк, укытучы! Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.  — Бу...


СОРАУ-ҖАВАП

АКТУАЛЬ СОРАУЛАРГА ХӘНӘФИ МӘЗҺӘБЕ БУЕНЧА ҖАВАПЛАР     Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әүүәбин намазының бер өлеше саналамы? Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдис-ләрендә ахшам намазыннан соң укыла торган алты рәкәгать намаз искә алына. Бу намазның саваплары турында төрле чыганакларда...


Иң бай сәхабәләрнең берсе - Габдерахман ибн Ауф тәрҗемәи хәле

Габдерахман ибн Ауфның тарихы (Аллаһы аңардан разый булсын) аның бизнес-стратегиясен ача, ул үзенең тырышлыгы белән гаять зур байлыкка ирешә.    Габдеррахман ибн Ауф ислам динен кабул иткән иң беренче мөселманнарның берсе була. Ул үзе исән вакытта ук җәннәт белән шатландырылган ун...


Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.   Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип...


Теләче районында мөселманнар очрашуы

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда республика районнарында халык белән очрашулар алып барды. Мөфти белән очрашуларга җирле мөселманнар һәм мәхәллә халкы гына түгел, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар,...