Сорау-җавап
«Гомрә» сүзенең сөйләмдәге һәм шәригатьтәге мәгънәләрен
аңлатсагыз иде, аның фарызлары һәм ваҗиблары нинди һәм аны ничек
үтәргә?
Гомрә – сүзенең сөйләмдәге мәгънәсе зиярәт кылудыр. шәригатьтәге мәгънәсе дүрт нәрсәнең бергә җыелуын белдергән төшенчә булы. Ул дүрт нәрсә: әл-ихрам; кәгъбә тирәли тәваф кылу; Сафа белән Мәрва арасындагы әс-сәгъи кылу; чәчне кыру яки кыскарту.
Беренче ике гамәлне кылу – фарыз. Калган икесе ваҗибка якын. Гомрә кылырга ниятләгәндә, тәһарәт яки госел алырга, ике рәкәгать намаз укып, гомрә хаҗына ният кылу сүзләре әйтелә: «Аллаһуммә инни уриду-л-гумрата фәйәссирһу ли уә тәкаббәлһу минни» (тәрҗемәсе: Йә Аллаһ, мин гомрә кылырга ниятләдем, аны миңа җиңеләйт һәм миннән кабул ит»).
Аннан соң хаҗдагы кебек үк сәламләү сүзләре (тәлбия) әйтелә. Әс-сәгъи тәмамланганнан соң чәчне кыралар яки кисеп аталар да, шуннан соң гомрә тәмамланган дип санала.
Гомрәдә тыелган нәрсәләр бармы?
Гомрәнең тыюлыклары хаҗдагы кебек: буш сүз сөйләү, бозыклык, бәхәсләр, тегелгән кием кию, чәчне кисү, ауга чыгу яки аучыга ярдәм итү, тырнак кисү – болар барысы да тыелган гамәлләр.
Гомрәнең ихрамында тәлбия әйтүнең хөкеме нинди?
Тәлбия ихрам хәленә кергәндә мәҗбүри шарт булып тора, аны мөмкин кадәр күп әйтү яхшы санала, тәвафның беренче урамын кыла башлаганда тәлбия әйтүне туктатырга кирәк.
Шәригать хөкемнәре гомрә хаҗы хакында нәрсә ди?
Гомрәнең хөкеме хәленнән килгән кешегә сөннәт-и мөәккәдә.
Әбү Һөрәйрә (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган, Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Алдагы гомрә хаҗыннан соң кылган һәр гомрә хаҗы алар арасында кылынган гөнаһларга кәффәрат була, ә бик яхшы итеп үтәлгән хаҗ өчен җәннәт бүләк ителә» бу хәдисне әл-Бохари һәм Мөслим тапшырдылар.
Корбанны әҗәткә акча алып торып чалсаң ярыймы? Мин күптән түгел генә намаз укый башладым һәм корбан чалуның вәҗиб икәнлеген белдем. Аны ничек башкарырга икәнен әлегә белмим, ярдәм итегез әле.
Корбан бәйрәмендә сарык чалу һәр мөселманга мәҗбүри (вәҗиб). Әмма аның кайбер шартлары бар. Үзенең “Әл-Бахр Әр-Раик” хезмәтендә Ибн Нүҗәйм болай дип яза: “Нисапка җиткән малы булган, ерак сәфәрдә булмаган һәр мөселманга үзе исеменнән (баласы исеменнән түгел) Корбан көннәрендә бер сарык, яисә 7 кешегә бер сыер яки дөя чалу мәҗбүри”.
Бу билгеләмәне аңлатып китик. Корбан чалу мәҗбүри булсын өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
- Ислам, ягъни корбан чалырга ниятләгән кешенең мөселман булуы.
- Коллыктан азат булу.
- Нисап. Әҗәтләрен санамыйча 595 грамм көмеш бәясендә малы булу. Нисап күләме ел саен үзгәрә, аның күләмен ел саен мәхәллә имамыннан белештерү тиешле.
- Балигълыкка ирешү.
Билгеләмәдән аңлашылганча, кеше балалары өчен, балигълыкка ирешү-ирешмәвенә карамастан, корбан чалырга бурычлы түгел. Корбан сарыгы алыр өчен әҗәткә акча алып тору да тиешле гамәл түгел, чөнки югарыда күрсәтелгән шартларда нисап мәсьәләсе ачык аңлатылган.
Гомрәдә тәваф кудүм һәм тәваф уәдәгъ кылу кирәкме?
Юк, гомрәдә тәваф-и кодүм һәм тәвафе-л-видагъ кылу кирәкми.
Нисабка ия була торып та, Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалмадым. Хәзер каза кылырга телим, моны ни рәвешле үтәргә мөмкин?
Корбан чалу бары Зөлхиҗҗә аеның 10-12нче көннәрендә генә башкарыла. Әгәр сез бу көннәрдә нисаб күләменә ия була торып та бу гамәлне үтәмәгән булсагыз, сезгә корбанлыкның бәясе күләмендә сәдака таратырга кирәк. Мисал өчен, сез яшәгән җирлектә корбан сарыгы уртача 10.000 сум торса – шул акчаны сәдака итеп бирү таләп ителә. Бу уңайдан имам әс-Сәрахси болай дип яза: «Корбан чалу көннәре узганнан соң [Зөлхиҗҗә аеның 10-12нче көннәре], [Аллаһка] корбан чалу юлы белән якынаюның мәгънәсе калмый, чөнки бу төр гыйбадәт урын (әл-Хәрәм) һәм вакыт (корбан чалу көннәре) белән билгеләнгән. Әгәр дә кешегә корбан чалу мәҗбүри булган булса [һәм ул аны корбан чалу көннәрендә үтәмәсә] – аңа корбанлык малы бәясе күләмендә сәдака бирергә кирәк».
Хаҗдагы кебек гомрәнең дә үз вакыты бармы?
Гомрәнең хаҗдагы кебек үзенең махсус бер вакыты юк. Гомрәне хаҗ вакытыннан кала елның төрле вакытларында да кылырга мөмкин. Рамазан аенда гомрә кылуның фазыйләте тагын да артыграк, чөнки гомрәне рамазанда кылмак, хаҗ кылу кебек үк саваплыдыр.
Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан