СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Бервакыт танышымның ураза вакытында ашап утырганын күрдем һәм аңа бу турыда шундук кисәтү ясадым. Ул ураза икәнен оныткан булып чыкты. Әмма уразам бозылды инде дип, ашавын дәвам итте. Аның уразасы бозылдымы?

“Нур әл-Идах” китабына мөрәҗәгать итик. Ураза бозылып, аны бер көн каза кылу тиешле булган очраклар турында автор болай ди: «Әгәр кеше онытылып ашаса һәм ашавын аннары аңлы рәвештә дәвам итсә, хәдис (“Кемдер ураза булуын онытып, ашаса яисә эчсә, уразасын тотып бетерсен, аны Аллаһ ашатты яисә эчерде” (Бохари, Мөслим)) турында белгән очракта да, ураза бозыла, әмма кәффарәт тиешле булмый”. Димәк, сезнең танышыгыз бер көн уразасын каза кылырга тиеш була.

 

 

 

Тәһарәт алганда тамакка бер тамчы су китте. Уразам бозылганмы икән инде? Ялгышып йотылган су уразаны бозмый дип ишеткәнем бар.

Уразаны боза торган гамәлләрне, ниятенә һәм нәтиҗәләренә карап, өч категориягә бүленәләр:

  1. Уразаны белә торып бозу. Ураза кергәч, аны белә торып бозган кеше 2 ай тоташтан ураза тотып, кәффарәт түләргә тиеш.
  2. Уразаны ялгышып бозу. Уразалы икәнен белә торып, ялгыш уразаны боза торган гамәл кылу, мәсәлән, тәһарәт алганда бер тамчы су йоту. Кешенең ураза бозу нияте булмаса да, мондый очракларда бозылган уразаны бер көн ураза тотып каза кылу тиешле була, кәффарәт кылу кирәкми.
  3. Онытып уразаны бозу. Ураза икәнен онытып, кеше уразаны боза торган гамәл кылса (ашаса, эчсә, җенси мөнәсәбәткә керсә), ураза бозылмый, әмма ураза икәне исенә төшүгә үк кеше гамәлен туктатырга тиеш.

Бер карашка, “ялгышып” һәм “онытып” дигән гыйбарәләр мәгънәдәш булсалар да, шәригать аларны аера. Шунлыктан, мөселман кешесе уразасына, гамәлләренә бик игътибарлы булырга тиеш.

Сезнең очракта уразагыз бозылган, аны бер көн ураза белән каза кылу тиешле булыр.

 

 

 

Рамазан көнендә бала балигъ булса, мөселман булмаган кеше ислам динен кабул итсә, алар нәрсә эшләргә тиеш?

Аларга шул көннең калган өлешен һәм рамазан ае уразасын тотып бетерергә кирәк.

 

 

 

Алар калган көннәрне каза кылырга тиешләрме?

Юк, алар калган көннәрне каза кылырга бурычлы түгелләр.

 

 

 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, исеменнән соң кулланыла торган салават турында төгәл генә мәгълүмат таба алмыйм. “Саллаллаһу галәйһи вә сәлләм” һәм “галәйһи әс-сәлату вә әс-сәлләм” гыйбарәләре арасында аерма бармы?

Беренчедән, Пәйгамбәребезгә, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, салават әйтү – иң мөһим сөннәт һәм зур әҗерләр вәгъдә ителгән изге эшләрнең берсе.

Габдулла ибн Мәсгудтан тапшырыла, Пәйгамбәребез, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, әйткән: “Кыямәт көнендә миңа иң якын кеше миңа күпләп салават әйткән кеше булыр”.

Икенчедән, салаватның мәгънәсенә килгәндә, имам әс-Сануси, аңа Аллаһның рәхмәте булсын, аны болай аңлата: “Аллаһка карата “әс-сәлат” сүзе өстәмә хөрмәт һәм изгелекләр белән бүләклүне аңлата. Ә “әс-сәләм” сүзе Аллаһтан аңа (Пәйгамбәребезгә) өстәмә иминлек, изге сәламләү һәм олуглау дигәнне аңлата”.

Бу фикерне ачыклап, шейх Ибраһим әд-Дусуки, аңа Аллаһның рәхмәте булсын, болай ди: “әс-сәлат” сүзе мәхлуклар өчен (мәсәлән, кешеләр, фәрештәләр) дога ролен үти, ягъни Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итеп, кеше Пәйгамбәребезгә, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, хөрмәт, мәрхәмәт һәм аның дәрәҗәсен күтәрүне сорый.

 Аллаһка карата “әс-сәлат” сүзе Пәйгамбәребезне өстәмә олылау һәм аңа өстәмә мәрхәмәт күрсәтү дигәнне аңлата. Ни өчен өстәмә? Чөнки Аллаһ Пәйгамбәребезне, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, болай да олуглаган: ул аны кешеләр арасында иң күркәме итеп сайлаган һәм башка пәйгамбәрләрнең юлбашчысы итеп билгеләгән. Шуңа күрә Аллаһтан салават – Пәйгамбәребезнең болай да югары булган дәрәҗәсен тагын арттыру һәм аның тагын да зуррак изгелекләр белән бүләкләү дигәнне аңлата.

Ә без салаватны әйткәндә, бу изгелекләрне Пәйгамбәребез, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, өчен Аллаһтан сорыйбыз булып чыга.

“Әс-сәләм” сүзе, югарыда әйтелгәнчә, өстәмә иминлек, изге сәламләү һәм олуглау дигәнне аңлата. “Өстәмә иминлек” дигәндә Аллаһның Пәйгамбәребезне, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, үзе өчен, өммәте өчен куркулардан азат итүен аңларга кирәк. Бу урында Пәйгамбәребезгә, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, үзе өчен куркырга ниндидер нигез булган дип уйлау дөрес булмас, кеше Аллаһка никадәр якын, ул шулкадәр Аллаһтан курка.

Димәк, “саллаллаһу галәйһи вә сәлләм” гыйбарәсенең мәгънәсен түбәндәгечә аңлау тиешле: “Йә Раббыбыз, без Синнән Пәйгамбәребезгә, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, тагын да күбрәк хөрмәт, изгелек бирүеңне, аны борчылырга мәҗбүр итүче бар нәрсәдән саклавыңны; аның дәрәҗәсен күтәрүеңне һәм аны Җәннәт әһелләренең иң күркәм сәламе белән сәламләвеңне телибез”.

“Саллаллаһу галәйһи вә сәлләм” гыйбарәсен “аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын” дип аңлау дөрес, ул бары гыйбарәгә салынган барлык мәгънәләрне генә биреп бетерми.

Өченчедән, сез “саллаллаһу галәйһи вә сәлләм” һәм “галәйһи әс-сәлату вә әс-сәлләм” гыйбарәләре арасында аерма бармы, дип сорадыгыз. Алар арасында аерма юк дияргә була. Беренче гыйбарәдә без Аллаһның исемен әйтәбез, ә икенчесендә исемен әйтмичә, Аны күз алдында тотабыз.

 

 

 

Тиешле вакыттан 5 минутка алданрак авыз ачсаң, ураза бозыла, аны каза кылырга, ә кәффарәт түләргә кирәк түгел дигән фикерне ишеткәнем бар. Дөресме бу?

Сез мәсьәләне аңлап җиткермәгәнсез бугай, сүз вакыт керде дип ялгышып ашау турында булырга тиеш иде.

“Нур әл-Идах” китабында ураза бозылган очракта каза кылырга тиешле булу турында болай диелә: «Таң беленмәде әле дип, сәхәр ашауны дәвам иткән яисә җенси якынлык кылган очракта ураза бозыла, әмма кәффарәт түләү тиешле булмый. Кояш баеды дип белеп, ифтар кылган очракта да кәффарәт түгел, каза гына кылырга кирәк».

Ә белә торып иртәрәк ашасаң, яисә таң беленгәч тә ашауны туктатмасаң, кәффарәт кылу тиешле.

 

 

 

 

Әгәр дә мосафир юлда булу яки хаста кеше авыруы сәбәпле уразасын калдырса, әмма соңыннан вакытлары булып та уразаларын тулыландырмаган булса, үлем сәгате якынлашса аларга нишләргә?

Алар Аллаһтан гафу-истигфар үтенәләр, үзләренең вәкилләренә аның өчен көн саен бер ярлыны ашатуны васыять итәләр, ярты сагъ бодай яки бер сагъ хөрмә, йөзем яки арпа, күләмендә садака бирергә дә мөмкин.

 

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...