Сорау-җавап

Сорау-җавап

Мөселманнарга хеллоуин бәйрәм итәргә рөхсәт ителәме?

 

Билгеле булганча, хеллоуин бәйрәме тарихы кельтларга барып тоташа. Алар яңа елны 31 октябрьдән 1 ноябрьгә каршы төндә бәйрәм иткән. Бу көнне кешеләр, теге дөньядан туганнарының рухларын кайтарсын, яки, киресенчә, аның кул астындагылар – явыз көчләр - кешеләргә зыян китермәсен өчен, караңгылык хуҗасы Самхейхны юмаларга тырышкан.  Бу төр ышанулар ислам тарафыннан кире кагыла, чөнки мөселманнар бу дөнья белән бары тик Аллаһ кына идарә итә, һәм башка көчләр аңа тәэсир итә алмый дип ышана.

Әмма кайберәүләр хәзерге вакытта бу бәйрәмнең дөньяви характерга ия булуын һәм аның күңел ачуга гына кайтып калуы турында бәхәсләшергә мөмкин. Ләкин бу бәйрәмдә җен-пәриләр белән уйнау элементлары бар, кешеләр убыр һ.б. булып киенәләр, һәм без бу культураның күпмедер дәрәҗәдә шайтан туена әверелүен күрәбез. Кешеләр моңа охшаш гамәлләрне кылмасалар да, куркыныч итеп киенмәсәләр дә, хэллоуин вакытында исерткеч эчемлекләр эчеп, зина кылсалар һ.б, без моны традицион әхлакый кыйммәтләргә каршы килә, дип бәялибез. Чөнки мондый тәртипсезлекләр милләтнең юкка чыгуына алып бара, милләт шул рәвешле юк ителә. Шулай ук бу бәйрәмдә Иблис ачыктан-ачык искә алына. [Хеллоуин хөрмәтенә] оештырыла торган кайбер чараларны хәтта “Иблис туе” дип рекламалыйлар.

Оккультизм белән бәйле нәрсәләргә табынмасалар да, бу бәйрәмдә катнашу үзе үк тыела. Бу турыда пәйгамбәребез Мөхәммәднең  ﷺ «Кем дә кем берәр халыкка охшарга тырышса, ул - шуларның берседер» дигән хәдисе ачык күрсәтә. Алдарак  бу бәйрәмдә куркыныч җанварлар һәм сихерчеләр булып киенеп катнашулары хакында әйткән идек. Еш кына болай киенүнең максаты булып кеше куркыту тора. Бу уңайдан шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ «Мөселманнарга мөселманнарны куркыту тыела» дигән хәдисе бар.

 

 

Җәен зиратта печән үсә, аны, чабып, йорт хайваннарына бирергә ярыймы?

Зираттагы печәнне чабарга һәм йорт хайваннарына азык итеп бирергә рөхсәт ителә. Әмма хайваннарны зиратның эченә кертү тыела.

"… әгәр анда [зиратта] печән булса, аны чабарга һәм хайваннарга бирергә [рөхсәт ителә], әмма хайваннарны анда [зиратка] кертергә ярамый, шулай ук "Бәхр әр-Раик"та хәбәр ителә".

 

 

Кайбер кешеләр Раббыны Галәм архитекторы, биек акыл дип атый. Мөселманнарда Аллаһны мондый тасвирламалар белән язу рөхсәт ителәме?

Аллаһ исемнәре изге мәгънәгә ия, шул сәбәпле Аны бары Ул Үзен атаган, яки Аллаһы Илчесе (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) телгә алган исемнәр белән генә атарга ярый.

Күренекле татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани шушы фикер яклы булган. Үзенең “әл-Барк әл-вәмид” китабында ул әлеге мәсьәләгә махсус бүлек багышлый. «Аллаһ исемнәре шулай ук, Әһле сөннәт вәл-җәмәгать карашы буенча, бары Шәригать текстларыннан [таукыфийя] алына, шуңа Аллаһны бары Аллаһ рөхсәт иткән исемнәр белән генә атарга мөмкин».

 

 

Имам намаз укыганда “Фатиха” сүрәсендә соңгы сүздә "ض" хәрефе урынына "ظ" хәрефен укыды. (Мөхәррир искәрмәсе - ﴿الضَّالِّينَ﴾ сүзендә.) Бу намаз дөресме?

Гарәп авазлары "ض" һәм "ظ" ясалу урыны (мәхрәҗ) буенча бер-берсенә якын. Намаз укучы бу авазларны аера алмаса, яки мондый әйтелеш гадәткә керсә – намаз дөрес булачак. Әмма белә торып бу хәрефләрне әйтүдә хата ясап уку намазны бозачак:

«Әгәр хәрефләрне тырышлык куймыйча аерып булмаса, мисал өчен "ظ" һәм "ض"; "ص" һәм "س"; "ط" һәм "ت", күпләгән галимнәрнең фикере буенча намаз бозылмый. Бу хакта шулай ук «Фәтава Кадыхан»да китерелгән: “…Әгәр белә торып [әлеге хәрефләрне әйтелештә хата ясап укылса] – намаз бозыла, әгәр шулай уку гадәткә керсә яки кеше [әлеге хәрефләрне] аера алмаса – бозылмый”».

 

 

Минем җир кишәрлегем бар. Мин анда бодай утыртам һәм аннан даими рәвештә гошер чыгарам. Әмма бер мәсьәлә бар: бодай сабагыннан салам әзерлиләр һәм терлекчелектә файдаланалар. Бу саламнан да гошер сәдакасын бирергә кирәкме?

Сезнең очракта саламнан гошер түләү бурычы тормый, чөнки сез бодай үстерүне максат итеп куйгансыз. Хәнәфи мәзһәбе китапларында болай диелә: «Җирне эшкәрткәндә төп максат булмаган эшчәнлектән гошер түләү мәҗбүри түгел, мәсәлән, пальма ботаклары һәм салам…»

 

 

 

Татарстан Диния Нәзарәте фәтвалары

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...