СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

«Эшкәртелми һәм файдаланылмый торган ташландык җир» дип нинди җирләрне атыйлар һәм шәригать андый җирләрне үзләштерү мәсьәләсенә ничек карый?

«Эшкәртелми һәм файдаланылмый торган ташландык җир» дип су булмау сәбәпле, яки башка сәбәпләр аркасында эшкәртергә кыен булган һәм файдаланырга яраксыз булган җирләрне атыйлар. Андый җирләрне үзләштерергә ярый. Шулай ук бу җир төренә элек яшәгән кешеләрдән калган җирләр дә яисә элек мөселманнарда булган ташландык җирләр дә керә. Аларны да үзләштерергә һәм эшкәртергә (кулланышка кертергә, файдаланырга) рөхсәт ителә. Андый җир кешеләр яши торган урыннан кычкырып сөрән салганда ул тавыш ишетмәслек ераклыкта булырга тиеш.

Бу эшне башкару өчен җитәкченең рөхсәте кирәкме?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) мондый җирләрне үзләштергәндә солтаннан рөхсәт алуны төп шарт итеп куя. Берәү солтаннан рөхсәт алып андый җирне үзләштерсә, ул җир аның милке булып санала, рөхсәтсез үзләштерсә, ул җир аның милке булып саналмаячак. Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд (Аллаһ алар белән разый булсын): «Рөхсәтсез үзләштерсә дә ул кеше җирнең хуҗасы булып санала», диләр.

Кое казучының кое тирәсендәге җирнең дә хуҗасы булуында нинди файда бар?

Файда аның коесы тирәсендә башка берәүгә кое казу рөхсәт ителмәвендәдер.

Әгәр дә мондый җир зиммий тарафыннан үзләштерелсә, мондый очракта шәригать ничек хөкем итә?

Аңа да мөселманнарга карата кулланыла торган хөкем кулланыла, ягъни, ул да бу җирнең хуҗасы булып санала.

Сез үзләштерергә рөхсәт ителгән ташландык җирнең кешеләр яши торган җирдән ерак булырга тиешлеге турында әйткән идегез – әмма мондый шарт үтәлгән очракта да нәрсәне исәпкә алу мөһим булып тора?

Файдаланылмый торган җир, кешеләр тора торган җирдән ерак булуына карамастан, кемнеңдер милке булырга мөмкин. Гадәттә, андый җирләрне я бернәрсә дә чәчмичә ял иттерәләр яисә көтүлек җире итеп файдаланалар. Шунлыктан андый җирләрне һич тә үзләштерергә ярамый.

Әгәр дә берәр кешенең ташландык җирдә казыган арыгы башка кеше биләмәсе аша үтә торган булса, бу башка кеше җирендәге арык тирәсе арык хуҗасыныкы буламы яисә юкмы?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) әйтүенчә, башка кеше җиреннән үткән арык тирәсе арык хуҗасыныкы була алмый һәм тиешле дәлиле булмый торып, ул аны дәгъва да итә алмый. Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд исә (Аллаһ алар белән разый булсын): «Арыкның ике як яры да аныкы булып санала һәм ул ярларны канал хуҗасы йөрү һәм су төбеннән ләм чыгару өчен куллана ала» дигәннәр.

Ташланган җирнең үзләштерелгәнлеген нинди билгеләрдән белеп була?

Әгәр дә ташландык җир кемдер тарафыннан сукаланса, сугарылса яисә ул җирдә арыклар казылган булса, кое яисә су тота торган дамбалар ясалса, яисә ул җирдә нәрсәдер чәчелгән булса, агачлар утыртылса, бу җир үзләштерелгән булып санала.

Казылган кое тирәсендә булган җир биләмәсенең никадәре кое казучының милке булып санала?

Әгәр дә кое дөяләр сугару өчен тотылса, кое янындагы җир территориясенең үлчәме, су алу шартларына һәм мөмкинчелекләренә карап, ике төрле булырга мөмкин: әгәр дә су кул белән генә җиңел алына торган булса – 40 аршын әйләнәсендә; әгәр дә кое суы дөяләр ярдәмендә чыгарыла торган булса – 60 аршын әйләнәсендә).

Әгәр дә коеның суы, җир өстенә чыгып, агып торса, андый очракта кое янындагы үзләштерелгән җирнең күләме күпме була?

500 аршын.

Әл-Фурат (Евфрат) һәм Дәҗлә (Тигр) елгаларының сулары баса торган җирләрне үзләштерергә ярыймы?

Елга сулары җирне гел басып тора торган булса, ярамый, ә гел басып тормый икән һәм дә ул җирләр кешеләр яши торган җирләргә якын булмасалар һәм солтанның рөхсәте булса, ярый.

Әгәр дә берәү ташландык җирне, үзенеке итәргә теләп, берәр нәрсә белән билгеләп киткән булса (әйтик, ташлар белән), аңа солтан бу җирне үзләштерергә вакыт бирәме?

Солтан аңа билгеләп куйган җирен өч ел дәверендә үзләштерергә мөмкинчелек бирә. Бу вакыт узса, җир икенче кешегә бирелә.

2025-03-01 (Рамазан 1446 ел.) №3.


Сәдака бирүнең фазыйләтләре

Хәдистә әйтелгән: «Сәдака – ул иманның дәлиле» (Мөслим). Сәдака бирү сәбәпле адәм баласының милеге һәм табышының бәрәкәте арта һәм һәртөрле явызлыктан имин була. Шулай ук икенче хәдистә әйтелгән: «Сәдакадан байлык кимемәс» (Мөслим).   Аллаһ Тәгалә һәм Аның...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Гомәрнең (Аллаһ аңардан разый булсын) ярдәм итүе

Кичен урамда йөргәндә, бер өйдә ут янып торганны күреп һәм балалар елаган тавышны ишетеп, хәлиф Гомәр шул якка юнәлгән.   Шунда бер хатынның казанда су кайнатканын күреп: “Бу балалар ни өчен елыйлар, казанда нәрсә пешерәсез?” – дип сораган. Хатын: “Бу балалар...


Пакьстан шәехе Әсад әл-Мәдни Казанда кунакта

Казанда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех, күренекле ислам галиме, Пакьстан голәмәләре шурасы әгъзасы Мөхәммәд Әсад Әл-Мәдни белән очрашты. Очрашу барышында Мөфти Камил хәзрәт татар дин галимнәре калдырган мирасны өйрәнү һәм аны саклауның әһәмиятен билгеләп узды. Ул билгеләп үткәнчә,...


Тирә-юньгә карап Аллаһ турында фикерлә

Җөнәед Багдади (Аллаһның рәхмәтендә булсын) сөйләгәннәрдән: «Мин төшемдә Иблисне күрдем. Ул ялангач иде. Мин аңа: “Сиңа кешеләр каршында оят түгелме?” – ди сорадым.   Ул миңа: “Болар кешеләрме, шулкадәр алардан оялырлык? Чын кешеләр – алар Шәнузия...