Тирә-юньгә карап Аллаһ турында фикерлә

Тирә-юньгә карап Аллаһ турында фикерлә

Җөнәед Багдади (Аллаһның рәхмәтендә булсын) сөйләгәннәрдән: «Мин төшемдә Иблисне күрдем. Ул ялангач иде. Мин аңа: “Сиңа кешеләр каршында оят түгелме?” – ди сорадым.

 

Ул миңа: “Болар кешеләрме, шулкадәр алардан оялырлык? Чын кешеләр – алар Шәнузия мәчетендә утыралар. Алар минем гәүдәмне эреттеләр, бавырымны яктылар”, - диде.

Йокымнан уянгач та мин Шәнузия мәчетенә юнәлдем. Анда башларын иеп тәфәккүр кылып утыручы кешеләрне күрдем. Мине күргәч алар башларын күтәрделәр һәм: “Ий, Җөнәед, ләгънәт кылынган мәхлукның сүзләренә алданма”, - диделәр.

Нәсихәт:

Тәфәккүр – ул Аллаһның барлыгына ишарәләүче нәрсәләр турында, Аның берлеге һәм чиксез кодрәте турында фикерләү. Коръән кәримнең күп кенә аятьләрендә Аллаһ Тәгалә безне фикерләргә өнди. Мәсәлән, Әәли Гыймран сүрәсенең 190-191 аятьләрендә болай диелгән:

«Дөреслектә җир вә күкләрнең төзелешендә һәм төн илә көннең бер-берсенә алмашынуында акыл ияләренә Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанырга, әлбәттә, көчле дәлилләр бар. Ул акыл ияләре Аллаһны зикер итәрләр баскан, утырган вә яннарына яткан хәлдә, дәхи җир, күкләрнең төзелеше хакында акылларын эшләтеп, фикерләрен йөртерләр: «Ий Раббыбыз бу төзелешне Син максатсыз бушка гына төземәдең. Мактау сиңа, Син барча кимчелектән пакь! Безне ут газабыннан сакла!» (Әәли Гыймран сүрәсе, 190,191)

Шулай ук Коръән Кәримдә әйтелгән: «Әй, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек алар бар кылынган? Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән? Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар? Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кебек түшәлгән?» (әл-Гашийә сүрәсе, 17-20)

 

“Исмәгыйл Хаккый Бурсавиның “Рухул-бәйән” риваятьләр һәм нәсихәтләр китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...