Сәдака бирүнең фазыйләтләре

Сәдака бирүнең фазыйләтләре

Хәдистә әйтелгән: «Сәдака – ул иманның дәлиле» (Мөслим). Сәдака бирү сәбәпле адәм баласының милеге һәм табышының бәрәкәте арта һәм һәртөрле явызлыктан имин була. Шулай ук икенче хәдистә әйтелгән: «Сәдакадан байлык кимемәс» (Мөслим).

 

Аллаһ Тәгалә һәм Аның илчесе Мөхәммәд галәйһиссәләмнең әмеренә буйсыну һәм беренче урынга үзенең шәхси мәнфәгатьләрен түгел, мөселман кеше өчен Аллаһ һәм Аның илчесе Мөхәммәд галәйһиссәләм теләгән гамәлне алга сөрү ләзем.

Бу яхшы гамәлне кылучының бүләге бермә-бер арта. Мәхшәр көнне өтеп көйдерүче эсселектән башка саклану чарасы калмаганда, Гарешнең күләгәсен җиде төрле кеше өстенә җәюе хакында әйтелгән хәдистәге кебек, үз теләге белән иганә бирүче Кыямәт көнне күләгә астында булачак: «Ул кеше үзе теләп сәдака биргәндә ул сул кулы уң кулы ничек сарыф иткәнен белмәслек итеп яшергән». Садака бирү – ул Аллаһның рәхмәтенә ирешүгә мөмкинлек ача.

Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын өчен ай ахырында фитыр садакасы бирелә. Хәнәфи мәзһәбе буенча аны бирү ваҗиб, ә калганнарда фарыз санала. Бу садака ураза вакытындагы гөнаһлы эшләрне һәм сүзләрне ярлыкау өчен каралган. Болар - кемнедер рәнҗетү, гайбәт сөйләү, ялгышлык белән ураза тәртипләрен бозу һ.б.

Пәйгамбәребез хәдисендә болай диелә: «Рамазан аендагы ураза җир белән күк арасында тора, фитыр садакасын түләгәннән соң гына тиешле дәрәҗәгә күтәрелә».

Фитыр садакасы Ураза гәете укылганчы биреп бетерелергә тиеш. Ул вакытында тапшырылмаса, кеше өстендә бурыч булып кала һәм аны кайчан да булса бирергә кирәк.

Фитырның күләменә килгәндә, ул һәрвакыт бодай, арпа, йөзем бәясе белән үлчәнгән. Уртача 2 килограмм бодай яки шуның суммасы бирелә. Мөмкинлеге булган яхшы тормышлы кешеләр җан башына 3 килограмм йөзем хисабыннан түли алалар.

Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дә садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитыр садакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитыр садакасын үзләре түли.

Ураза тота алмаучыларга, ягъни уразаны соңыннан да каза кылып, тотып бетерә алмаучыларга фидия бирү рөхсәт ителгән.

 

Дарья Абдуллаева

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...