Сорау-җавап

Сорау-җавап

Вакытында укылмаган намазны кайчан каза кылырга ярый?

Искә төшүгә үк каза кылырга кирәк. Калдырылган намазлар намаз уку мәкруһ булган вакытларда каза кылынмас.

Әгәр берәүнең намазы вакытында укылмаса, аны ничек каза кылырга?

Казасын тәртип белән уку ваҗиб. Болай уку «Сахиб-е тәртиб» өчен ваҗиб.

«Сахиб-е тәртиб» нәрсә ул?

Әгәр казага калган намазлар алтыдан ким булса, галимнәр фикеренчә, «Сахиб-е тәртиб» дип атала. «Сахиб-е тәртиб» – ул вакытында укылмаган һәм вакытында укылырга тиешле намазларны тәртибе буенча уку. Шулай ук, вакытында укылмаган намазларны тәртибе белән уку ваҗиб, вакыты җиткән намазын әүвәл укымас. Әгәр киресенчә укыса, укылган намазларын яңадан уку ваҗиб булыр. Мәсәлән, берәү каза намазларында икенде намазын өйлә намазыннан алда укыса, аңа өйлә намазын укып, икенде намазын башта уку ваҗибтыр, чөнки намазларның тәртибе шулай. Каза намазлар һәм вакытына туры килгән намазларны уку болай була: тәртибе белән укырга калдырылган намазлары өйлә вакытында исенә төшсә һәм өйләне казага калдырылган намазлардан алда укыса, ул вакытта каза намазларын укып, соңыннан өйлә намазын яңадан башлап уку ваҗиб.

Витыр һәм фарыз намазларны тәртибе белән уку ваҗибмы?

Әйе, ваҗиб. Әгәр ястүдән алда витыр укылса, витырны ястүдән соң яңадан уку ваҗиб. Әгәр витырны укымыйча йоклап китсә, таң аткач башта витырны каза укып, аннан соң иртә намазны уку ваҗиб. Әгәр киресенчә укыса, иртәнге намазны яңадан уку ваҗиб булыр.

Каза кылу тәртибенең ваҗиблыгы алынган очраклар бармы?

Әйе, тәртипнең ваҗиблыгы өч очракта алына:

1) витырдан башка каза намазлар алтыга җиткәндә; (ягъни, әгәр вакыт җитмәслек булса намазларның үтәлү тәртибен сакламасаң да ярый, яки ул калдырылган намаз турында онытса, бу җитди сәбәп булып тора. Яки ул фарз намазларының алтысын калдырган булса, чөнки алар кабатлана башлыйлар, ә бу кыенлык китереп чыгара).

2) каза намазлар онытылса;

3) вакыт кысан булса.

Әгәр кояш чыгар алдыннан уянып, ястү һәм витыр намазларын укылмый калган булуы исенә төшсә, бу очракта иртәнге намазны укыр, кояш бераз күтәрелгәч ястү һәм витыр намазын каза кылып укыр. Иртәнге намазны яңадан уку ваҗиб түгел, чөнки вакыт кысанлыгы сәбәпле тәртип алына.

Казага калдырылган намазлар алтыга җитсә, кайсын беренче укысаң да дөрес. Шулай ук, бу хәлдә каза намазлары исендә булса да, вакыты кергән намазны уку дөрес. Әгәр казага калган намаз онытылса, укырга вакыты җиткән намазны уку дөрес. Аннан соң, каза намазлары исенә төшсә, вакытында укылган намазы дөрес булыр, кабатлап уку ваҗиб булмас.

Намаз укыганда намаз укучының тәһарәте бозылса, нишләргә?

Намаздан чыгып тәһарәт алганнан соң, намазны калдырган урыныннан башлап дәвам итәргә, әмма яңадан уку яхшырак.

Әгәр берәр кеше имам булган хәлдә тәһарәте бозылса, бу вакытта оеп укучылар белән нишләргә?

Әгәр имам булса, бу вакытта оючылардан берсен үз урынына калдырыр һәм имам урынына куелган кеше намазны дәвам итеп бетерер.

Әгәр намаз укучының соңгы утырышта «әт-Тәхият»не уку кадәр вакытны утырганнан соң тәһарәте бозылса, аңа нишләргә?

Ул яңадан тәһарәт алып, сәлам биреп, намазын тәмамлар.

Әгәр тәһарәте бозылганнан соң сөйләшсә, хөкеме нинди булыр?

Әгәр аңлы рәвештә яки онытылып сөйләшсә, намазы бозылыр. Калган урыннан дәвам итүе дөрес булмас, баштан ук укырга тиеш.

Әгәр намаз эчендә олы нәҗес белән нәҗесләнсә яки җөнеб хәленә килсә, госел алгач укылмый калган намазын дәвам итү дөресме?

Намазда йоклау сәбәпле мәни чыкса яки акылдан язса, биһуш булса,

кычкырып көлсә, намаз бозылыр. Беренче сурәттә госел алганнан соң, икенче сурәттә тәһарәт алганнан соң намаз яңадан укыла.

Зәгыйфь кешенең басып торырга көче җитмәсә, намазны ничек укыр?

Әгәр авыру сәбәпле кешенең басып торырга көче җитмәсә, ул намазын утырып укыр, рөкүгъ һәм сәҗдә кылыр.

Әгәр рөкүгъ һәм сәҗдә кыла алмаса, нишләр?

Ул аны ым белән кыла, сәҗдә кылганда рөкүгъ кылгандагыга караганда түбәнрәк иелә, ләкин, сәҗдә кылу өчен битенә бер нәрсә дә тидерми, бушлыкка гына сәҗдә кыла.

Әгәр утырырга көче җитмәсә нишләр?

Чалкан ятып, аякларын кыйбла тарафына сузыр, баш астына берәр нәрсә куер, рөкүгъ һәм сәҗдәне ишарәләп намаз укыр.

Кырын яткан кеше ничек укый?

Әгәр кырын яткан булса, йөзен кыйблага каратып рөкүгъ һәм сәҗдәне ишарә кылып укыр.

Әгәр башы белән ишарә кыла алмаса, күзе, кашы, һәм күңеле белән ишарә кылып укыса, дөрес буламы?

Юк, ул бары тик башы белән генә ишарә кылырга тиеш, әгәр башы белән ишарә кылып укый алмаса, намазын башка вакытта укыр.

Басып тора алган, рөкүгъ һәм сәҗдә кыла алмаган кеше намазын ничек укыр?

Бу хәлдә утырып ишарә белән намазын укуы иң яхшысы, басып торып ишарә белән укыса да дөрес булыр.

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...


V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә Әлмәт шәкерте җиңүче булды

Рамазан ае алдыннан Саратов Җәмигъ мәчетендә V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узды. Ул ел саен Россиянең күренекле хәйриячесе һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард хаҗи Ганиев (1948-2019 еллар) истәлегенә үткәрелә. Бәйгене Саратов өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте,...


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


Рамазан аеның соңгы ункөнлеге һәм Кадер кичәсе

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкра-наларыбыз булса иде.   Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....