СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Әгәр берәр кеше үлем хәлендә булса, аның янында булган кешеләр нишләргә тиеш?

Әгәр берәүнең үлеме якынлашса, йөзен кыйблага каратып уң ягына яткырырлар һәм шәһадәт кәлимәсен кабатлап торырлар. Җаны чыккач авызын ябып, ачылмасын өчен ияген башына тарттырып бәйләп куялар да күзләрен йомдыралар.

 

 

 

Кеше үлгәч, аны ничек юалар?

Госел коендырганда мәетне хушбуй сөртелгән бер тактага яткырып киемнәрен салдыралар, гаурәтләрен каплап, авызын һәм борынын юганчы тәһарәт алдыралар, сакалын һәм башын хитми (хуш исле үсемлек) белән юалар, аннан соң аны сул ягына яткырып моңарчы тактага тиеп торган җирләренә су тидереп юалар, шуннан соң аны уң ягына яткырып, тактага тиеп торган әгъзаларын су белән чылатырлык итеп юалар. Соңыннан юучы мәетне аз генә утырткан кебек итеп торгызып, үзенә терәп кулы белән корсагын акрын генә сыйпый, әгәр нәҗес чыкса, юып кына ала, яңадан госел алынмый. Шуннан соң аны сул ягына яткыралар да өстенә кәфүр катнашкан су коялар. Шуның белән өч мәртәбә юу тәмамлана.

 

 

 

Мәетнең чәче тараламы?

Чәче һәм сакалы таралмый, тырнаклары киселми.

 

 

 

Җеназа намазында тәкбир әйткәндә куллар күтәреләме?

Куллар беренче тәкбирдә генә күтәрелә, башка тәкбирләрдә күтәрелмәс.

 

 

 

Җеназа намазын җәмәгать белән уку шартмы?

Җеназа намазын җәмәгать белән уку шарт түгел, әгәр берәр ир кеше яки хатын-кыз мәеткә җеназа укыса, җеназа намазы, һәм шуның белән бергә фарыз кифая намазы үтәлгән була.

 

 

 

Җеназа намазының шартларын һәм фарызларын аңлатыгыз.

Җеназа намазының шартлары:

  1. Тәһарәтле һәм госелле булу.
  2. Урыны һәм киеме пакь булу.
  3. Мәетнең пакьлеге һәм намаз укучылар алдына куелуы.
  4. Кыям һәм дүрт тәкбир әйтү.

Шартлардан һәм фарызлардан башка бөтен таләпләр дә сөннәттер.

 

 

 

Мәет пакьлеге өчен судан башка берәр нәрсә кулланыламы?

Әйе, мәетне юасы суга сидыр яки хизыр салып кайнаталар да шуның белән юалар, сабын да кулланырга ярый.

 

Әгәр бу матдәләр булмаса, нишләргә?

Бу матдәләр булмаганда мәет саф су белән юыла.

 

 

 

Мәеткә ничек җеназа укыла?

Имам мәетнең күкрәге турысында тора, җеназа укучылар имам артыннан өч сафка тезелеп басалар. Имам һәм җеназа укучылар тәкбир, аннан Ками́сны болай кидерәләр – аны изар өстенә яртылаш җәяләр, ә калган өлешен баш очында калдыралар, үлгән гәүдәне күтәреп изар өстенә утырталар, башын камиста киселгән тишеккә тыгалар, шуннан соң тәнен икенче кисәк белән каплыйлар.

 

 

 

Ирләрнең һәм хатыннарның кәфен санын һәм кәфенгә ничек итеп төрелүен аңлатсагыз иде.

  1. Ирләрнең кәфене сөннәт буенча изар, камис (күлмәк) һәм лифафәдән тора. Изар һәм лифафә җитә. Зарурәт вакытында нәрсә табылса да ярый. Гозер булмаганда бер кәфен белән кәфенләү мәкруһ.
  2. Изар һәм лифафә баштан аякка кадәр, ә камис муеннан аякка кадәр, күлмәк кесәсез һәм җиңсез булырга тиеш.
  3. Кәфенгә хушбуй сибелә. Аннан соң лифафәне җәеп куялар, аның өстенә күлмәкне җәяләр, мәетнең чәч һәм сакалына бәлзәм сылыйлар, сәҗдә урыннарына – маңгаена, борынына, уч төпләренә, тезләренә һәм аякларына кәфүр сөртәләр. Беренче күлмәген, аннан изарны кидерәләр, әүвәл уң тарафтан, аннары сул тарафтан ябыла, аннан лифафәне аның өстенә ябарга кирәк.
  4. Әгәр кәфеннең ачылып китү ихтималы булса, кәфеннең очлары бәйләнеп куела.
  5. Хатыннар кәфене сөннәт буенча күлмәк, изар, химар, лифафә һәм хиркадан тора. Хирка белән күкрәген бәйлиләр. Изар, лифафә һәм химар-кифая. Зарурәт вакытта нәрсә булса да ярый. Гозерле булмаганда ике кәфен белән күмү мәкруһ.
  6. Хирканың озынлыгы – күкрәктән ботларга кадәр.
  7. Химарның озынлыгы – өч аршын.
  8. Хатыннарның кәфеннәренә так сан белән хушбуй сибелә. Аннан лифафә, аның өстенә изар җәелә. Мәетне изар өстенә куеп күлмәк кидерелә, чәчләрен бәйләп, күлмәк өстенә күкрәгенә куела, аннан соң химар белән бәйләнә. Аннан хирка камис өстенә бәйләнә. Аннан соң изар һәм лифафә аларның өстеннән урала, кәфеннең ачылып китү хәвефе булганда, кәфеннең очлары бәйләнеп куела.

 

 

 

Намаз уку өчен төзелгән мәчеттә җеназа намазы укып буламы?

Җеназа намазын мәчет эчендә уку мәкруһ. Пәйгамбәребез җеназа намазларын мәчет тышында укый торган булган.

 

 

 

Мәеткә җеназа намазын укымыйча күмүнең хөкеме нинди?

Җеназа намазы укылмыйча күмелгән булса җеназа намазы аның кабере өстендә өч көн дәвамында укылырга мөмкин, өч көннән соң укылмас.

 

 

 

Ирләр мәетне ничек күтәрәләр һәм аны ничек алып баралар?

Табутны күтәргән кешеләр аны дүрт җирдән тотып, күтәреп баралар, алар тиз барырга тиеш, ләкин йөгерергә ярамый. Табутны күтәреп барырга теләүче, башта уң кул белән уң яктан алдагы тоткадан тотып бара, аннан соң бүтән кеше белән алмашынып, уң яктан арттагы тотканы уң кулбашына сала, шуннан соң бераз баргач сул кулы белән алып сул яктан алдагы тотканы сул кулбашына сала, аннан соң арттагы сул тоткасын сул кулбашына куер.

 

 

 

Кабер ничек казыла?

Кабер кимендә ярты гәүдә тирәнлегендә яки күкрәккә кадәр казыла, әмма аңардан күбрәк казылса яхшы булыр. Әгәр анда ләхет алынса тагын да яхшырак. Әгәр җир йомшак булса, ләхетсез казылса да дөрес.

 

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...