Сорау-җавап
Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы?
Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында хатын-кызга мәхрәм булмаган чит ирләр утыра икән, ул чагында хатын-кызның кычкырып Коръән укуы да, багышлавы да ярамый, дөрес булмый.
Белгәнебезчә, Коръәннең 9 нчы “Тәүбә” сүрәсен укый башлаганда “бисмилләһ” әйтелми. Сүрәне укый башлагач, ниндидер сәбәпләр белән укуны туктатып, берникадәр вакыттан соң тукталган аятьтән укуны дәвам итә башлаганда, “бисмилләһ”не әйтергә кирәкме (ярыймы) икән? Мөхтәрәм хәзрәт Габделхак Саматов үзенең III томлык “Шәригать: вәгазь, хөкем, фәтва, җавап-савап, киңәшләр” исемле хезмәтендә (II китап, 214 нче бит) хәзрәти Галинең (р.г.) җавабын китерә. Ул, “бисмилләһ”тә “иррахим” бар, ә кылычта рәхим юк, дип җавап бирде дигән. Бу җавап “Тәүбә” сүрәсенә тулаем кагыламы икән?
Бу хакта галимнәрнең берничә җавабы бар. Әлеге җавапларның һәрберсе урынлы дип әйтергә кирәк. Кайбер галимнәр, «“Тәүбә” сүрәсе ни өчен “бисмилләһ”сез башлана?» дигән сорауга болайрак җавап бирә: «“Тәүбә” сүрәсе – ул “Әнфәл” сүрәсенең дәвамы булырга мөмкин. Шуңа күрә аның арасына “бисмилләһ” куелмаган». “Бисмилләһ” юк, димәк, ул “Әнфәл” сүрәсенең дәвамы булырга мөмкин, диләр. Икенче бер галимнәрнең әйтүенә караганда, “Тәүбә” сүрәсе “бисмилләһ”сез башлана, чөнки “Тәүбә”дә күбрәк сугыш турында сөйләнелә. Ә сугыш – ул кан түгелү дигән сүз. Шушы вакыйганы аңлаткан вакытта Аллаһы Тәгаләнең “рәхимле”, “шәфкатьле” дигән мөбәрәк исеме зикер ителми, дип аңлатма бирәләр. Әлеге ике фикер дә урынлы дип әйтсәк, ялгыш булмас. Шунысын да искәртеп үтик: ниндидер сәбәпләр белән Коръән укудан туктап, калган җирдән укуны дәвам иттергәндә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим” дип башлап китү хәерлерәк.
Җеназа намазы – фарыз кифая. Ник “Әлхәм” сүрәсе укылмый? Хәдисләрдә “Әлхәм” сүрәсе җеназа намазында укыла, дип әйтелгән.
Иң беренче чиратта, “намаз” дигән сүзгә тукталып үтәсе килә. Гарәп телендә намаз – “әс-салә” дип әйтелә. Шушы сүзгә аңлатма биргән галимнәрнең әйтүенә караганда, “әс-салә” – ул дога, диләр. Мәсәлән, Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) салават әйтү хакында болай ди: «Чынлыкта, Аллаһы Тәгалә һәм аның фәрештәләре (“йүсаллүнә”», ягъни, биредә дә “салә” дигән сүз куллана) пәйгамбәребезгә (с.г.в.)салават әйтәләр һәм дога кылалар, дип килә. Ягъни, пәйгамбәребезгә намаз укыйлар, дип тәрҗемә ителми, ә бәлки, рәсүлебезгә салават әйтәләр, дога кылалар, дип тәрҗемә ителә. Әлеге аятькә нигезләнеп, шуны әйтергә мөмкин: җеназа намазы дигәндә, “дога” дип тәрҗемә ителә. Ә догага “Әлхәм” сүрәсен кертү хәнәфи мәзһәбе буенча шарт түгел. Димәк, җеназа намазы – ул дога мәгънәсендә килә. Ул хакыйкый намаз булмаганлыктан (җеназа намазында рокугъ-сәҗдә булмагач), “Әлхәм” сүрәсен уку да шарт түгел.
Мөселманнар булмаган регионнарда балаларга ничек дини тәрбия бирергә?
Иң беренче чиратта, эшне үзеңнән башларга кирәк. Бала ул әти-әнисенең эш гамәлләрен күреп үсә. Балага дини белем бирәсең килсә, үзеңне беренче чиратта үзгәртү мөһим. Өч яшьлек баланы гына алыйк. Әтисенең намаз укыганын күрә икән, бала аны кабатлый башлый, ул эшләгәннәрне эшли. Бала күреп үсәргә тиеш. Кыз баланың әнисе яулык киеп йөри икән, ул да мин кайчан киярмен икән дип йөри.
Онытылып китү аркасында, тәһарәтнең тәртибе үзгәрсә, ул дөрес буламы?
Безнең мәзһәбтә дөрес итеп кабул ителә, ләкин үз тәртибе белән эшләргә тырышырга кирәк.
“Мосафир” дигәнне ничек аңларга кирәк? Намаз укуда нинди җиңеллекләр бар?
Йөз чакрымга ниятләп, өеннән чыгып киткән кеше мосафир булып санала. Шулай ук берәр җиргә барып ирешкәннән соң, унбиш көннән артык яшәмәсә, ул шулай ук мосафир булып санала. Берәр барган шәһәрдә унбиш көннән артыграк яшәп калса, ул мосафирлыктан чыга. Мосафир кешенең дүрт рәкагатьле фарыз намазлары ике рәкагатькә кыскара. Шулай ук читек мәсьәләсендә дә бер уңайлык бар: мосафир кешенең өч тәүлеккә кадәр читек хөкеме саклана.
Намаз укыганда ялгышкан кебек булсаң, нәрсә эшләргә кирәк? Әйтик, кайвакыт ничәнче рәкәгатьне укуың истән чыгып куя...
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Әгәр дә кеше намазда кайсы рәкәгатьне укуын онытып җибәрсә, сәҗдә сәһү кылсын», - ди. Иң башта, әлбәттә, күңелеңә карыйсың. Икенчеме-өченчеме рәкәгать икәнен белмәсәң, күңелең кайсысына авыша, шуңа таянасың. Бер якка да авышмаса, әзен, ягъни икенче дип аласың. Ахырда исә сәҗдә сәһү кыласың.
Ул нәрсә дигән сүз һәм ни рәвешле башкарыла?
Сәҗдә сәхү - намаздагы ялгышларны төзәтү. Намазны укып бетергәч, сәламнәрне биргәч, ике сәҗдә кылына, соңыннан «Әттәхият»не, «Салават»ны укып, яңадан сәлам бирәсең.
Ни өчен тәһарәттә һәр тән әгъзасын өчәр тапкыр юарга кирәк?
Пәйгамбәребез шулай эшләгән, ләкин су азлыктан, тәһарәтне бер генә тапкыр алган чаклары да булган. Галимнәр андый тәһарәт тә дөрес дип саный. Ә сөннәт буенча өч тапкыр юарга кирәк.
Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан