Сорау-җавап

Сорау-җавап

Сорау-җавап

Бу хакта Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән нәрсә дә булса тапшырыламы?

Әбү Сәгыйт әл-Кодридан (Аллаһ аннан разый булсын) китерелә: «Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Алтынны – алтынга, көмешне – көмешкә, бодайны – бодайга, арпаны – арпага, кипкән хөрмәне – кипкән хөрмәгә, тозны – тозга, шулай ук үз тиңен – үз тиңенә сатарга һәм товарны бер үк микъдарда кулдан-кулга тапшырырга кирәк. Әгәр берәр кеше өстәп бирсә яки өстәп бирүне таләп итүче булса, ул риба кылган булыр, алучы да, бирүче дә бер үк гөнаһлы булырлар», – дигән. (Мөслим). Әлеге хәдистән бары тик товарларны гына алмаштырырга яраганлыгы аңлашыла. Әгәр товар төрле төрдә булса, ул очракта төрле күләмдәгеләр белән алмаштырырга мөмкин, ләкин ваклап түләү шарты белән алмаштырырга ярамый.

 

 

Бер кешенең бодае яхшы, ә икенчесенеке начар сыйфатлы. Бу очракта арттырып алу юлы белән алмаштыру рөхсәт ителәме?

Рөхсәт ителми, чөнки бу очракта алар бер үк төрдәге әйберләр, биредә шул ук шәригатьнең күләм яки үлчәү белән үлчәнелә торган әйберләргә караган хөкеме кулланыла.

 

 

Күләм буенча яки үлчәүдә үлчәнелә торган төрдәге әйберләрне ничек белеп була?

Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән кил-гәнчә тыюлы булган теләсә кайсы әйберне күләме белән арттырып алмаштыру һәрвакыт күләме буенча сатыла торган булып санала, гәрчә кешеләр аны күләме буенча сатмый башласалар да, бу, мәсәлән, бодай, арпа, хөрмә һәм тоз. Шулай ук, теләсә нинди әйбер Пәйгамбәребез галәйһиссәләм тыйган булса, үлчәү белән үлчәнелеп сатыла торган әйберләр һәрвакыт шулай сатыла, кешеләр аны кулланмый башласалар да, мәсәлән: алтын һәм көмеш кебек. Әгәр Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән тапшырылган хәбәр булмаса, килешүләр кешеләрнең гореф-гадәтләре буенча карала, шуңа күрә ике кеше берәр нәрсәгә карата сәүдә килешүе төзесә, монда кешеләрнең гореф-гадәтләре игътибарга алына. Әгәр аларның гадәтенчә нәрсәнедер үлчәү белән үлчәп саталар икән, димәк, ул әйбер үлчәү белән үлчәп сатыла, әгәр аларның гадәтенчә нәрсәнедер күләм белән үлчәп саталар икән, димәк, ул әйбер күләм белән үлчәп сатыла, әгәр аларның гадәтенчә нәрсәнедер берәмтекләп санап саталар икән, димәк, ул әйбер берәмтекләп санап сатыла.

 

 

Әҗәткә бирелгән акчаның артуы ничек була?

Берәү әҗәткә дип дирһәм яки динар биргәннән соң, шул әҗәтне кире алганда алып торучыга бирелгәненнән күбрәк иттереп, арттырып бирдертү рәвешендә була.

 

 

«Әр-риба»ның сөйләмдәге мәгънәсе һәм шәригатьтәге терминологик мәгънәсе нәрсәне аңлата?

«Әр-риба»ның сөйләмдәге мәгънәсе «арттыру» дигәнне аңлата, ә шәригатьтәге аңлатмасы буенча ул ике төркемгә бүленә: 1) сату-алудагы риба; 2) залог һәм әҗәт (заем) рибасы.

Рибаның бу ике төре дә исламда хәрам. Рибачы да, арттырып алу нияте белән әҗәткә акча биреп торучы да зур гөнаһ кылучылардан булалар.

 

 

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) бер ук күләмдәге яңа өлгергән хөрмәләрне кипкән хөрмәләргә алмаштырып сатуга һәм шулай ук бер ук күләмдәге ботактагы йөземне кипкән йөземгә алмаштыру хакында нәрсә әйткән?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) фикере буенча бу ике сәүдә килешүе рөхсәт ителгән, чөнки бу бер төр нәрсәләр, ә аның ике шәкерте әйткәннәр: «Бу рөхсәт ителми» дигәннәр.

 

 

Сәүдәдә риба ничек була?

Бу болай була: кеше күләме буенча яки үлчәүгә салып үлчәп була торган товарны бәясен арттырып, шундый ук товарга алмаштыра; яки күләме буенча яки үлчәүгә салып үлчәп була торган товарны яки башка төр товарны бәясен көтеп тору шарты белән сата.

 

 

Сәүдә килешүендә сатучыга да сатып алучыга да түләүне тиешенчә алу кагыйдәсе шәригать буенча ничек карала?

Әгәр килешү түләү чарасы нигезендә төзелсә – ягъни алтын һәм көмешкә бәйле буларак – бу очракта алмаша торган нәрсәләрнең икесенең дә килешү вакытында ук алынуы игътибарга алына. Мондый сәүдә килешүе алмашу дип атала.

 

 

Бодайны аңардан ясалган онга алмаштырып сатарга ярыймы яки бу бодайдан эшләнгән боткага яки онны онга алмаштырып сату рөхсәт ителәме?

Мондый сәүдә килешүе арттырып алу юлы белән дә, арттырып алу нияте белән дә көтеп тору өчен дә рөхсәт ителми.

 

 

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) фикере буенча итне хайванга алыштырып сатарга мөмкинме, шәригать моңа ничек карый?

Мондый сату рөхсәт ителгән.

 

 

Ике төрле итне артыгы булган бер генә төрле иткә алыштырырга ярыймы? Моңа мөнәсәбәтле шәригать хөкемнәре нинди?

Әйе, бу рөхсәт ителә.

 

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...