СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Әгәр дә «Мин – бу баланың атасы» дип ике кеше дәгъва кылса, бу очракта нишләргә?

Әгәр дә аларның берсе баланың тәнендәге аерым билгеләрен әйтә икән, шул кеше баланың атасы дип таныла. Әгәр дә дәгъвачылар икесе дә бер үк вакытта килеп баланы таләп иткәндә һәм шул вакытта аларның берсе дә баланың билгеләрен әйтә алмыйлар икән, бу очракта бала икесенеке дә булып санала. Дәгъвачылар бер үк вакытта сорап килмәгән очракта, бала беренче булып сорап килгән кешенеке булып санала.

Әгәр дә берәү табылган баланы үзенең колы дип дәгъваласа, аның сүзе дөрес дип, кабул ителәме?

Юк, табылган бала ирекле булып санала.

Ташландык баланы һөнәргә өйрәтү максаты белән яисә укырга кемгә дә булса бирергә ярыймы?

Бу рөхсәт ителә.

Табылган әйберне алырга ярыймы?

Әгәр дә табучы кеше бу әйбер югалып әрәм булырга мөмкин дип курыкса, ул аны алырга тиеш, курыкмаса – алу тиеш түгел, гәрчә рөхсәт ителсә дә. Алган очракта бу кеше үзенең табышы турында шәһидләр чакырып «бу табышны саклар өчен һәм хуҗасына кайтарыр өчен алдым» дип игълан итәргә тиеш. Табылган малның саклануы бу кешенең өстендә кала.

Табылган хайваннарны (сарыкны, сыерны яисә дөяне) алырга ярыймы?

Ярый.

Әйтик, бер кеше югалган хайван табып, аны үз малы-акчасы хисабына асраса (тәрбияләсә), аңа киткән чыгымнар кем тарафыннан каплана?

Әгәр дә табылдык малны асрау ул малны табучыга казый тарафыннан йөкләтелгән булса, табучыга хайванның хуҗасы түли, әгәр дә хайван асрау эше аңа казый хөкеме белән йөкләнмәгән булса, асраган кешегә акча түләнми. Бу очракта асрау эше иганәчелек кенә булып санала.

Баланы тапкан кеше ул баланы үзенә алса, ул бала кем хисабына каралырга тиеш?

Дәүләт казнасы хисабына.

Әгәр дә кемдер «Бу бала – минеке» дисә, аның сүзенә ышаныргамы?

Әгәр дә ул ант итсә, ышанырга кирәк.

Әгәр зимминең баласы мөселманнар кармагында булган насаралар яисә яһүдләр җирендә (чиркәүдә, синагогада) табылса, мондый очракта бала кем булып санала (мөселман булыпмы, зимми булыпмы)?

Зимми булып санала.

Әгәр дә кол «Бу – минем улым» дип дәгъва белдерсә, аның сүзләре дөрескә алынамы?

Әйе, дөрескә алына, ләкин аңа кайтарылган бала ирекле булып санала.

Әгәр дә берәү ташландык балага бүләк ясаса, ул бүләкне кем алачак?

Ул бүләкне баланы тапкан кеше ала.

Әгәр табылдык турында игълан итеп тору вакыты узганнан соң яки табылган әйбер садака итеп бирелгәннән соң аның хуҗасы табылса, бу очракта мәсьәлә ничек хәл ителә?

Хуҗаның ирегендә: я ул югалткан малының садакага әверелүе белән килешә һәм аны садака итеп калдыра; яисә табучыдан малының бәясен таләп итәргә хаклы.

Әгәр берәү малай яисә кыз булган табылдык бала тапса, ул кеше бала белән нишләргә тиеш?

Ул кеше баланы югалмасын яисә үлмәсен өчен үзенә алырга тиеш. Андый табылган баланы «әл-ләкыйт» дип атыйлар.

Баланы тапкан һәм аны үзенә алган кеше ул баланы өйләндерә аламы һәм баланың милкен куллана аламы?

Юк, тапкан баланы ни өйләндерергә, ни аның милкен кулланырга аның хокукы юк. Баланың милкен ул фәкать аны тәрбияләргә (ашатырга, киендерергә) генә сарыф итә ала.

Әгәр дә табылган бала янында берәр әйбер булса (бизәнү әйбере, мал, акча – тәрҗемәчедән) – ул әйбернең хуҗасы кем булачак?

Ул әйбернең хуҗасы бала үзе була, чөнки ул әйбер аның кулында яки янында булган. Димәк, милек иясе булып табылдык бала санала.

Бер кеше табылдык баланы үзенә алган, икенче кешенең аны (баланы) аңардан алырга хакы бармы?

Юк, алырга хакы юк.

Табылган әйберне алган кеше үз өстенә нинди җаваплылык ала?

Әгәр дә табылган малның бәясе 3 дирһәмнән кимрәк булса, бу табыш турында берничә көн дәверендә игълан ителергә тиеш, әгәр дә табышның бәясе 10 дирһәм яки аннан да артык булса – бер ел дәверендә игълан ителергә тиеш. Бу вакыт эчендә малның хуҗасы табылса, мал үз хуҗасына тапшырыла, табылмаса – мал садака итеп берәр мохтаҗ кешегә бирелә.

Әгәр хайванны асрау өчен тотылган акча хайванның бәясеннән артса, асраучыга нишләргә?

Ул кеше бу турыда казыйга белдерә. Хайваннан файда алып була торган булса, казый аны арендага бирә, һәм шул аренда акчасы хайван асрауга бирелә. Әгәр дә хайван файда китерә торган булмаса, я аны кулланып булмаса, я аны карау чыгымы бәясеннән артса, ул хайван казый хөкеме белән сатыла һәм саткан акчасы саклана. Әгәр дә хайван сатылмаса, аның чыгымнарын хуҗасы түләргә тиеш була.

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Дельфиннар турында кызыклы мәгълүмат

Дельфиннарның акыллы җан ияләре булуы турында бик күп материал язылган, әмма шуңа да карамастан, алар галимнәрне һаман да гаҗәпләндерә. Күптән түгел генә билгеле булганча, дельфиннар, кешеләр кебек үк, «эш коралы» кулланалар. Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс Университеты галимнәре...


Иң бай сәхабәләрнең берсе - Габдерахман ибн Ауф тәрҗемәи хәле

Габдерахман ибн Ауфның тарихы (Аллаһы аңардан разый булсын) аның бизнес-стратегиясен ача, ул үзенең тырышлыгы белән гаять зур байлыкка ирешә.    Габдеррахман ибн Ауф ислам динен кабул иткән иң беренче мөселманнарның берсе була. Ул үзе исән вакытта ук җәннәт белән шатландырылган ун...


Теләче районында мөселманнар очрашуы

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда республика районнарында халык белән очрашулар алып барды. Мөфти белән очрашуларга җирле мөселманнар һәм мәхәллә халкы гына түгел, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар,...


Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.   Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип...


СОРАУ-ҖАВАП

АКТУАЛЬ СОРАУЛАРГА ХӘНӘФИ МӘЗҺӘБЕ БУЕНЧА ҖАВАПЛАР     Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әүүәбин намазының бер өлеше саналамы? Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдис-ләрендә ахшам намазыннан соң укыла торган алты рәкәгать намаз искә алына. Бу намазның саваплары турында төрле чыганакларда...