СОРАУ-ҖАВАП
СОРАУ-ҖАВАП
Тәһарәтнең телдәге һәм шәригатьтәге мәгънәсе нинди?
«Тәһарәт» сүзе гарәп телендә «чисталык», «пакьлек» дигәнне, ә шәригатьтә – «намаз уку өчен киемне, тәнне һәм намаз урынын чистартып, өлешчә һәм тулаем нәҗесләнү халәтләреннән чыгу» дигәнне аңлата.
Госел кылуның нинди фарызлары бар?
1) Авызны тамак төбенә үк җиткереп су белән гаргара кылып чайкау;
2) борын тишекләрен эчтәге йомшак җиргә үк җиткереп су белән чайкау;
3) бөтен тәнне тулаем бер мәртәбә юу.
Терсәкләрне һәм тубыкларны юарга кирәкме?
Әйе, аларны юу фарыз хөкеменә керә.
Тәһарәт алганда тәннең кайсы өлешләрен юарга яисә мәсех
кылырга кирәк?
1) Битне чәч төпләреннән алып ияк астына кадәр һәм уң колак йомшагыннан сул колак йомшагына кадәр;
2) Кулларны бармак очларыннан башлап терсәкләргә кадәр терсәкләр белән бергә;
3) Аякларны, бармак очларыннан башлап тубык сөякләренә кадәр тубык сөякләре белән бергә; Тәннең искә алынган өлешләре тулысынча юылырга тиеш. Әгәр дә бу өлешләр юылмаса яисә бу өлешләрдә чәч бөртеге кадәр генә дә берәр җир юылмый калса, тәһарәт башкарылмаган булып санала.
4) Башка мәсех кылу, ягъни башны юеш куллар белән сыпыру. Башның дүрттән бер өлеше дә юеш куллар белән сыпырылса, мәсех кылынган булып санала.
Ә сөннәтчә госел ничек кылына?
Сөннәт буенча госел кылу ошбу тәртиптә башкарыла: башта куллар, аннары җенси әгъзалар, бот аралары, барча тишекләр мөмкин булганча юыла. Әгәр тәндә нәҗес яисә күренеп торган пычрак булса – алар юып төшерелә. Шуннан соң намазга әзерләнгән вакыттагы кебек тәһарәт алына һәм аннары баш һәм бөтен тәнгә өч мәртәбә су коела. Башка һәм тәнгә су койганда суның колак тишекләренә, култык асларына, кендек тишегенә һәм башка җирләргә керергә тиешлеген исәпкә алырга кирәк.
Искәрмә: Әгәр кеше госелне каты җирлектә (таш, такта, кафель өстендә) башкарса, ул аякларын, гадәттәгечә, тәһарәт кылган вакыттагыча юа. Әгәр инде йомшак яисә аяк астында су җыела торган иңкү җирдә госелләнсә, ул аякларын госелне тәмамлаганда су җыелып торган җирдән чыккач кына юа.
Нәрсә ул «тулаем нәҗесләнүдән арыну?»
«Тулаем нәҗесләнүдән, яки җөнүб халәттеннән арыну» – ир-атның яисә хатын-кызның тулаем бөтен тәнен юуны таләп итә, ягъни аның өчен бөтен тәнен юу фарыз. Бөтен тәнне юып «тулаем нәҗесләнүне» (җөнүб халәтен) бетерү «игътисал» (ягъни, «госел кылу») дип атала.
Башның ¼ өлешенә мәсех кылырга кирәк икәнлегенә нинди дәлил бар?
Дәлиле – әл-Мөгыйрә ибне Шөгъбәдән тапшырылган хәдис. Мөслим җыентыгында «Күн оекларга мәсех кылу» бүлегендә ул: «Чыннан да, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм тәһарәтләнде һәм (тәһарәтләнгәндә) башының алгы өлешендәге чәчләренә мәсех кылды», – дигән.
Тәһарәтле булу өчен тәннең югарыда әйтелгән өч өлешен юуның һәм башка мәсех кылуның фарызлыгын кайдан белдегез?
Аллаһ Тәгаләнең китабыннан. Ул әйткән: «Әй, мөэминнәр! Әгәр намазга басарга теләсәгез, битегезне һәм ике кулыгызны терсәкләргә тикле юыгыз, башыгызны (юеш кулларыгыз белән) сыпырыгыз һәм дә аякларыгызны тубыкларына тикле юыгыз... » («Маидә» сүрәсе, 6 нчы аять).
«Өлешчә нәҗесләнүдән арыну» нәрсә ул?
«Өлешчә нәҗесләнүдән арыну» – ир-атның яисә хатын-кызның намаз укыр өчен тәненең кайбер җирләрен генә юуы яисә мәсех кылуы. Мондый юыну белән нәҗасәт бетсә, бу «вуду» дип атала, ә тәһарәтләнгән кеше турында «әл-мөтәвәдди» диләр. (Мондый очракларда безнең халык «тәһарәт», «тәһарәт алу», «тәһарәтләнү», «тәһарәтле булу» кебек сүзләрне куллана).
Бу госел алу тәртибе фарыз-госел алучыга карата да, сөннәт-госел алучыга карата да берме? Алар арасында нинди дә булса аерма бармы?
Госел алу тәртибе бер генә. Ягъни, фарыз-госел алучының да, сөннәт-госел алучының да госел кылу тәртипләре бер.
«Тулаем нәҗесләнү» халәте нинди очракта барлыкка килә?
«Тулаем нәҗесләнү» (җөнеб халәте) ошбу очракларда була: 1) балигъ булган ир-аттан мәни чыкса (поллюция булса), яки хатын-кыздан сыеклык агып чыкса; 2) ир белн хатын бергә булганда, икесенә дә госел кылу фарыз була; 3) шәһвәтләнү сәбәпле, ягъни җенси теләк барлыкка килгәндә мәни чыкса. Бу өч очракта барлыкка килгән «тулаем нәҗесләнү» халәте җенси мөнәсәбәткә керү белән бәйле була; 4) хәез тәмамланса; 5) нифас тәмамланса. Мондый очраклардан соң госел кылу фарыз ягъни, тәннең тулаем бөтен җире дә юылырга тиеш. Болай итеп госелләнгәндә юылмаган бер генә җир дә калырга тиеш түгел, хәтта һәр чәч бөртегенә кадәр су белән юешләнергә тиеш.
Шәригатьтә фарыз булган госелдән башка тагын берәр төрле госел бармы?
Әйе, бар. Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәтендә җомга һәм ике гает намазы, ихрамга керү һәм Гарәфәдә басып тору алдыннан госел кылу турында хөкем бар.
Әгәр мәзи яисә вәди чыкса, госел кылу кирәкме?
Югарыда әйтелгәнчә, ул вакытта тәһарәт бозыла, димәк, андый очракларда тәһарәтне генә яңартырга кирәк, ә госел кылу таләп ителми.
Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури фикыһ мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан