Эремчектән ясалган торт

Эремчектән ясалган торт

Камыр өчен:

1 пачка (250 грамм)

5 процентлы эремчеккә

2 йомырка

1 стакан песок

0,5 чәй кашыгы тоз

1,5 чәй кашыгы сода

9 аш кашыгы белән тутырып он салдым.

Йомшак кына камыр хасил булды. Әз генә кулга ябышкач тагын тутырмыйча гына 1 аш кашыгы онны өстәлгә салып издем. Пакетка тыгып суыткычка куйдым. Мин 6 кисәккә бүлдем. Фольгага он сибеп жәйдем. Әйбәт купты. Пешеп чыккач, капкач белән тигез итеп түгәрәкләп кистем. Кискәннән калган кисәкләрен блендерда вакладым. Юка итеп жәяргэ кирәк. Пешкәндә кабарып китә. Пешкәндә чәнечке белән белән тишкәләдем.

Кайнатылган крем өчен:

Ярты литр сөтне кайнатырга куйдым. Икенче савытта:1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш кашыгы онны, әз генә кайнатырга куйган сөтне дә салып әйбәтләп болгаттым. Кайнар сөткә шушы массаны салып болгата-болгата куерганчы кайнаттым. Болгатып торырга кирәк. Пленка каплап суытырга куйдым. Суынгач, 200 грамм йомшаган сыер маен кушып тугладым. Куе гына крем килеп чыкты. Нәкь шушы тортка життте. Остенә валчыкларын сиптем. Кырыйларын шул килеш калдырдым. Үзебезгә бит. Иртән кистем. Мемердәп тора инде. Йомшак шундый. Баллылыгы да тиешенчә генә.

АВТОР ФИРҮЗӘ ГАТИНА

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...