Хәлифнең хезмәт хакы
Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.
Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны тукыма кисәкләре күтәргән килеш күреп кешеләр гаҗәпкә калганнар. Нәрсә уйларга да белмәгәннәр.
Гомәр (Аллаһ аңардан разый булсын) базарга килгәч, беренче эш итеп Әбү Бәкер янына килә һәм: “Тукымаларың белән нишләп йөрисең?” – дип сорый. Әбү Бәкер: “Базарга барам”, - дип җавап бирә. Гомәр янә: “Ни өчен? Син хәзер мөселман өммәтенең дәүләт эшләре белән шөгыльләнергә тиеш. Ничек итеп сәүдә өчен вакыт табарсың?” – дип сораган. Әбү Бәкер моңа җавап итеп: “Әмма мин гаиләмне туендыру өчен акча эшләргә тиеш. Ничек гаиләмне тукландырырмын?” – дигән.
Гомәр бераз уйлап торган да, сүзен дәвам итеп: “Без бу мәсьәләне чишү юлын эзләргә тиеш. Син сәүдә итү өчен вакыт таба алмаячаксың. Әйдә башка мөселман кардәшләребез белән киңәшләшик әле”, - дигән.
Гомәр белән Әбү Бәкер казна белән идарә итүче сәхабә Әбү Гобәйдә (Аллаһ аңардан разый булсын) янына килгәннәр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аның турында өммәттәге иң гадел һәм иң намуслы кеше дип әйткән иде. Киңәшмәгә шулай ук өммәтнең башка мәшһүр галимнәре дә чакырыла. Дәүләт казнасыннан Әбү Бәкергә гаилә ихтыяҗлары өчен билгеле бер хезмәт хакын билгеләргә кирәк дигән фикер белән Гомәр сүзен башлый. Моны барысы да дөрес дип табалар һәм күпме түләнергә дигән сорау килеп туа. Әбү Гобәйдә: “Гади кеше гаиләсен тәэмин итү өчен күпме хезмәт хакы алса, Әбү Бәкернеке дә шулкадәр булырга тиеш”, - дигән фикерне тәкъдим итә. Беркүпме фикерләшкәч хәлиф өчен мондый хезмәт хакы билгеләнә: җәй һәм шулай ук кыш өчен дә икешәр кисәк тукыма билгеләнә. Моннан тыш һәркөн аның үзенә һәм гаиләсенә билгеле бер күләмдә ризык бирелә. Әбү Бәкер бу тәкъдимне кабул итә. Әмма шул ук вакытта үзенә тиешле өлешне казнага кайтарып бара. Моңа ихтыяҗ булмаса да, аның фикеренчә, казна акчасын алып байлык җыю дөрес түгел дип санаган.
Әбү Бәкер сәүдә эшен мөселман кардәшләре теләгәнгә калдыра. Ул үзе һәм гаиләсе мөселманнар тарафыннан бирелгән садакага яшиләр. Бу акчалар гаиләне тәэмин итү өчен көчкә җитә һәм аның тормышы бик тыйнак була, ул моңардан бик канәгать һәм тыныч күңел белән яшәгән.
Бервакыт хатыны килеп: “Бераз шикәр алыйк әле, мин бер татлы ризык әзерләр идем”, - дигән. Әбү Бәкер җавап итеп: “Кадерлем, безнең шикәр алырлык акчабыз юк. Син Бәйтел-малга (казнага) барып бераз акча ала аласың, әмма ул халык акчасы һәм бары тик игелек һәм дәүләт эшләре өчен генә файдаланырга тиеш. Казнадан безгә билгеләнгән күләмнән артыграк алу дөрес булмас”, - дигән. Хатыны иренең сүзләрен кабул итә. Әмма аның ире өчен татлы ризык та әзерлисе килә. Шуңа күрә ул хуҗалыкны алып бару өчен бирелгән акчаның бер өлешен аерым җыя башлый. Берничә көннән шикәр алырлык акчасы җыелгач, татлы ризыкны әзерли. Әбү Бәкер: “Син шикәр алырлык акча каян алдың?” - дип сорагач, ул: “Мин һәркөнне бирелгән акчаның беразын калдырып җыеп бардым һәм шуңа шикәр сатып алдым”, - дип җавап бирә. Әбү Бәкер гаҗәпләнеп: “Син акчаны калдырып баргансың, ә без шулай ук ризыкландык бернинди аерма сизмәдек. Димәк без казнадан кирәк кадәрдән артыграк акча алган булабыз”, - дигән. Моннан соң Әбү Бәкер казнадан билгеләнгән хезмәт хакын тагын да киметә. Алар шул хезмәт хакына хатыны белән бергә гомер буе яшәгәннәр.
Әбү Бәкернең бу дөнья белән хушлашырга вакыты җиткәч, балаларын янына чакырып: “Минем өчен казнадан күпме акча сарыф ителгәнен беләсем килә”, - дигән. Балалары тулы хакны санап чыгаргач, ул: “Мин үлгәч, мөлкәтемне сатыгыз һәм шул акчадан Бәйтел-малдан алынган хакны кайтырыгыз”, - дигән.
Ул үзенең васыятьнамәсендә берни үзгәртмәгән, казнадан алынган хакны тулысынча кире кайтарган.
Әбү Бәкер вафат булгач, хәлиф вазыйфасы Гомәргә күчә һәм ул Әбү Бәкернең соңгы васыятен ишеткәч елап: “Әй Әбү Бәкер, син үзеңнән соң килүчеләр өчен күркәм үрнәк булдың!” – дигән.