Дөрес сүзнең файдасы

Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары эштән куармын! Ә хәзер кит моннан. Күрәсеңме, әнә анда кеше көтеп тора! Бар, аңардан нәрсә теләгәнен бел. Нинди генә проблема булмасын, зурмы яки кечкенәме, бу озак эш һәм ул бер-ике көн буена суызлачак, дип әйт», - диде.

 

Шул төнне ул йокларга яткач үзалдына уйлана башлады: «Минем киләчәгем дә шундый булыр микәнни — һәрвакыт ялган сөйләргә кирәк булырмы икән?»- дип Пәйгамбәребез Мөхәммәд гләйһиссәлам тыйган ялганны сөйләү гадәти хәлгә әйләнеп баруына кайгырып ул йокыга китте.

 Нәзирнең исеме Нәзир Әхмәт иде. Аның әти-әнисе исән чакта ул мәктәптә укыган. Бервакыт аның әти-әнисе машинада каядыр барганда юл һәлакәтенә эләккәннәр. Аларга йөк машинасы килеп керә, һәм алар шунда ук җан бирәләр. Шуннан соң Нәзиргә яшәр өчен мәктәпне ташларга туры килә. Ул машина төзәтүче булып эшли башлады. Еш кына аңа: «Хәзер мин беркайчан да укый алмаячакмын», - кебек уйлар килә иде.

 Аның әти-әнисе исән чакта алар балаларының полиция хезмәткәре булыр һәм аның белән горурланырлар дип өметләнгәннәр. Ләкин, Нәзирнең бәхетсезлегенә каршы, хәзер аңа эшләргә дә эшләргә туры килә иде. Урамнан чиста киемнән укучылар үткән саен, Нәзир үзенең дә мәктәпкә баруын теләп, аларга карап тора һәм күзләренә яшь тула иде. Аның җитәкчесе моны күрсә аңа ачулана һәм аңа: «Нәзир! Җитәр хыялланырга! Әйдә! Үзең эшеңне эшләп бетер...» - дип кычкырды.

«Һәм бу кеше үз машинасын алырга килгәч, аңа ялганла һәм син аның машинасында эшләгән барлык эшләрнең озын исемлеген бир. Без аның белән бераз акча эшләргә тиеш. Нәзир! Син нәрсә турында уйлыйсың? Я инде! Мин сине кайчан гына күрсәм дә, син һаман нәрсә турындадыр уйлыйсың»,- дип мыгырданды аның җитәкчесе. Нәзир беркайчан да ялган сөйләмәскә дигән карарга килде.

 Җитәкчесе: «Нәзир! Клиент үз машинасын алырга килгән. Син җырлаганчы, бар, аның белән сөйләш һәм мин әйткәннәрнең барысын да әйт», - зиказ бирүче белән сөйләшергә җибәрде. Нәзир клиент янына китте. Клиент, машинасын карап, сорады: «Ничек, минем машинаны төзәттегезме?»

 «Әйе, әфәнде!»- диде Нәзир әдәпле генә.

 Клиент җиңел сулап куйды: «Мин бу зур эш булыр дип уйлаган идем!»

 “Бөтенләй юк», — диде Нәзир, -Башта мин дә шулай уйлаган идем, тик тормозларны бераз төзәтергә генә кирәк иде. Калганы барысы да тәртиптә бугай».

 Җитәкчесе читтән аңа текәлеп карады. Ләкин Нәзир дөресен әйтте. Заказ бирүче Нәзирнең дөресл итеп әйтүеннән бик тәэсирләнгән иде. Ул: «Нәзир! Син бик ышанычлы кеше бугай. Менә! Үзеңә бу өстәмә чәйлекләрне ал», - дип акча сузды.

 

Нәзир икеләнеп әйтте: «Юк, юк, борчылмагыз, әфәнде! Барысы да тәртиптә!»

 Заказ бирүче: «Яхшы, Нәзир! Син әле яшь. Син мәктәпкә йөрисеңме?» - дип сорады. “Юк», — дип калтыравык тавыш белән җавап бирде Нәзир, һәм аның күзләренә яшь тулды.

«Минем әти-әнием фаҗигале һәлакәттә вафат булганга, миңа мәктәпне ташларга һәм эшли башларга туры килде», - дип өстәп куйды.

 Заказ бирүче аңа кызганып карады һәм аның белән барырга тәкъдим итте. Нәзир үзенең җитәкчесе янына барып рөхсәт сорады. Ул аңа рөхсәт бирде.

Һәм бу кеше Нәзирнең мәктәптә укуы һәм яшәве өчен бөтен чыгымнарны капалды. Нәзир, ниһаять, бәхетле иде. Хәзер ул үзенең карарында тагын да катырак торды. Аның дөресен әйтүенең җимешләре аермачык иде.

Бу вакыйгадан без нинди дәрес алабыз?

Башкалар никадәр генә ялган сөйләсәләр дә, без һәрвакыт дөреслек яклы булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә дөресен сөйләүчеләрдән һәрвакыт канәгать. Дөресен сөйләүче бала уңышларга ирешә һәм ата-анасы бары тик шатлык кына китерә.

 

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәр-ләре җыенының пленар утырышы булды

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Җыенда катнашучы шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең 37 төбәгеннән барлыгы 900 делегат – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр бар иде. Быелгы җыен Россия татар-мөселманнары...