Аллаһның күркәм исемнәре

Аллаһның күркәм исемнәре

Аллаһның күркәм исемнәре

Нәни дустым! Бүген без синең белән Бөек Аллаһ Тәгаләнең гүзәл исем-сыйфатлары турында сөйләшә башларбыз.

Безнең иманыбыз – безнең байлыгыбыз ул. Иманыбыз һәм аның турында кайгырту бөтен нәрсәләрдән дә өстен булырга тиеш. Чөнки бары тик иманы булган кеше генә бу дөньяда һәм шулай ук киләсе тормышында бәхетле булачак. Имансызлар Ахирәттә берничек тә бәхетле була алмый. Алай гына да түгел, алар бу дөньяда ук тулы бәхеткә ирешә алмый. Иманлы булу һәм аны арттыруның бер көчле чарасы – Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә һәм пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәсәлләмнең сөннәтендә искә алынган күркәм исем-сыйфатларын өйрәнү, аларның мәгънәсенә төшенү һәм шулар аша Аллаһ Тәгаләгә табыну. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Аллаһта – (иң матур һәм иң шәрәфле мәгнънәләрне белдергән) күркәм иесмнәр. Аңа шулар белән ялварыгыз.” (Әграф сүрәсе, 180 аять) Яраткан пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәсәлләм үзенең бер хәдисендә: “Аллаһның туксан тугыз исеме бар, бердән башка – йөз, һәм аларны исәпләгән һәрберсе Җәннәткә керәчәк”, – ди. («Сахих» әл-Бухари һәм Мөслим)

Моның мәгънәсе: кем шул исемнәрне яттан белә, аларның мәгънәсен аңлый, Аллаһ Тәгаләне шулар аша мактый һәм алар аша Аннан теләгәнен сорый, шул Җәннәткә керәчәк. Җәннәткә иман китерүчеләрдән кала берәү дә кермәгәнлеге билгеле. Димәк, бу – иманның бер чыганагы, аны какшатмаучы бер чара. Аллаһның гүзәл исем-сыйфатларын өйрәнүнең өч баскычы бар: аларның яңгырашын белү, аларның мәгънәләрен һәм асылын аңлау, Аллаһ Тәгаләгә алар аша мөрәҗәгать итү. “Мөрәҗәгать итү” сүзе астында монда Аллаһ Тәгаләне олылау, мактау, Аннан теләгәнеңне сорау, Аңа гыйбадәт кылу күздә тотыла. Тик син, нәни дустым, шуны белергә тиеш: Аллаһ Тәгаләгәнең исем-сыйфатлары бары тик Аңа гына хас! Икенче төрле әйткәндә, Аллаһ Тәгалә кебек башка зат юк! Алда әйтелгәнчә, мөселманның изгелеге Аллаһ Тәгалә турында белеп арта. Аллаһ Тәгаләне ул күбрәк белгән саен, Аны күбрәк ярата һәм иманы да ныгый. Шуңа күрә, дустым, безгә бергәләп Аның исемнәрен танып-белүгә көч куярга, тырышырга кирәк. Ләкин шуны исеңдә тот, акыллым: без Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен өйрәнгәндә аларны бозмыйча, мәгънәләрен кире какмыйча, мәхлүкләрнең (ягъни Аллаһ бар иткәннәрнең, икенче төрле әйткәндә – синең белән безнең) сыйфатларына тиң кылмыйча, тасвирламыйча аңларга тиешбез. Һәм безнең гыйлемнәребез Коръәнгә һәм сөннәткә, шулай ук сәхәбәләргә һәм табигыйннәргә таянырга тиеш.

Аллаһ Тәгаләнең исемнәре – безнең динебезнең дә терәге ул. Шуңа күрә, акыллым, Аллаһның исемнәренә күчкәнче, башта кайбер сорауларны карап үтәрбез. Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен кешеләр үзләре уйлап таба алмый! Шуны ныклап исеңдә калдыр, дустым: Бөек Аллаһның исемнәре бары тик вәхидә генә өйрәтелә. Ягъни Аның исемнәрен фикер йөртеп, ниндидер тикшеренүләр нәтиҗәсендә чыгарып булмый. Шуңа күрә, мөселманнар Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә һәм сөннәттә искә алган исемнәре белән генә чикләнергә, бер нәрсә дә өстәмичә һәм бер нәрсәне дә алып ташламыйча, шулардан риза булырга, тиешләр. Кешенең акылы чикле. Шуңа күрә андый камилсез акыл Аллаһ Тәгаләнең кайсы исемнәргә хас булуын, кайсы исемнәрнең Аллаһныкы булырга лаеклы икәнлеген аңлап бетерә алмый. Боларны бары тик Коръәннән һәм хәдисләрдән генә белергә мөмкин. Коръән Кәримдә әйтелгән: “(Үзең күрмәгән нәрсәгә күрдем, ишетмәгән нәрсәгә ишеттем, дип) Белмәгән нәрсәләреңә иярмә. Һичшиксез, колак та, күз дә, күңел дә – боларның барысыннан да соралачак.”

(Мигъраҗ сүрәсе, 36) “(Рәсүлем) әйт: Раббым ачык һәм яшерен булган кабахәт нәрсәләрне, гөнаһның бөтенесен, (золым, кеше хакына керү кебек) нахакка кул сузуны, (илаһилыгы) хакында бернинди дәлил иңдерелмәгән теләсә нәрсәне Аллаһка тиңдәш итүегезне һәм үзегез белмәгән нәрсәләрне Аллаһка карата сөйләвегезне хәрам кылды”. (Әгъраф сүрәсе, 33) Әгәр дә кеше Аллаһ Тәгаләне Аллаһ Үзен атамаган исем белән атый икән, яисә Ул Үзен атаган исемне кире кага икән, бел син, кечкенә дустым: андый кеше җинаять кылган һәм Аллаһ Тәгаләнең хакына кергән булып чыга. Мондый нәрсәдән, дустым, әлбәттә, читләшергә кирәк! Менә ни өчен бу сорауга җитди карап, Коръән белән хәдисләргә генә нигезләнеп, галимнәр әйткән сүзләргә генә таянырга тиешбез. Гүзәл исем-сыйфатларга ышану әркәннәре. Икенче төрле әйткәндә, Аллаһ Тәгаләнең күркәм исемнәренә ышану өч нигездән тора. Әгәр дә нигезләрнең берәрсе какшаса, яисә кеше гомумән аңа ышанмаса, аның иманы камил булмый. Бу сорау бик җитди булганга күрә, акыллым, без моңа аерым туктап үтәбез. Димәк, игътибарлым минем, исеңдә калдыр, хәтта ныгытып ятла – менә алар:

1. Аллаһның исемнәренә ышану.

2. Исемнәрнең аңлаткан мәгънәсенә ышану.

3. Әлеге исемнәр белән бәйле булган файдага ышану. Шулай итеп, без мисал өчен, Аллаһ Тәгаләнең Әр-Рахим (Рәхимле) дигән исеме барлыгына ышанабыз. Мәгънәсе: Ул, Аллаһ рәхимлек иясе. Аның рәхимлеге бөтен-бөтен нәрсәне колачлый. Файдасы: Аллаһның бөтен колларына карата да рәхимле булуына ышанабыз. Ул, Аллаһ – Әл-Кадир (Кодрәтле). Аның кодрәте бар һәм ул зур. Аллаһ бар нәрсәне дә булдыра, Ул бөтен нәрсәгә дә кодрәтле. Ул, Аллаһ – Әл-Гафур (Гафу Итүче). Ул – гафу итү иясе һәм Үзенең колларын гафу итә.

ДАРЬЯ АБДУЛЛАЕВА

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...