Саранга җәза

Саранга җәза

Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азыктөлек сатып алып көн иткән.

Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!”

– дип кенә җавап биргән. Бер көнне кибеткә, күз яшьләренә буылып, Гали исемле малай килгән.

– Хәлил абый, әтием бик каты авырый. Ачлыктан интегәбез. Безгә бераз гына ризык биреп торчы! Әтием терелгәч, бурычны түләр иде, – дигән ул. Хәлил, малайны бик каты ачуланып:

– Бурычка бирмим! Акча алып кил! – дип кибеттән төрткәләп куып чыгарган. Икенче көнне Хәлил янына Ибраһим шәех белән берничә кеше килгән

– Мәктәпне төзеп бетерергә акча җитмәде. Бераз ярдәм итмәссеңме? – дигәннәр алар. Хәлилнең җавабы күптән әзер:

– Юк шул, акчам юк, – дигән ул, буш кесәләрен күрсәтеп. Ибраһим шәех, саран кибетченең йөзенә туп-туры карап, Аллаһ Тәгаләнең юмартларны яратуы, ә сараннарны яратмавы турында әйтә, саранлыкның Җәһәннәмгә илтүе турында да кисәтә.

– Кем дә кем, алтынкөмешләргә ия булып та, аларны изге эшләргә сарыф итми, ул алдагы көннәрдә җәзасын алыр, – ди ул һәм чыгып китә. Бер көнне кич, акчаларын яшереп тартмага куйган чакта, Хәлил, ялгыш, өстәлдәге кәрәчин лампасын аударган. Өстәлдәге ашъяулыкка, кәгазь акчаларга ут капкан.

– Коткарыгыз! Ярдәм итегез! – дип кычкырган Хәлил. Авыл халкы, дәррәү килеп, янгынны сүндерергә керешкән. Әмма алар, ничек кенә тырышсалар да, Хәлилнең кибетен уттан саклап кала алмаганнар. Хәрабә тирәсендә:

– Акчалары-ым!!! Минем акчалары-ым!!! – дип кычкырып, елап йөргән Хәлилгә карап, берәү әйтеп куйган:

– Саран тиешле җәзасын алды…

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...