Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына тәвәккәлләгәннәрнең!” (“Әл-ганкәбут” сүрәсе, 58 аять)

 

Аллаһтан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр. Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр. Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән, кылган изге гамәлләрегез өчен! Тәхкыйк Без Аллаһка итәгать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез”. (“Әл-Мүрсәләт” сүрәсе, 41-44 аятьләр)

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм әйткән: “Аллаһ Тәгалә изге коллары өчен Җәннәттә шундый нигьмәтләр әзерләгән, кайсыларны беркемнең күргәне дә ишеткәне дә юк, кешеләр андыйны күз алдына да китерә алмыйлар, хыялларында да юк”.

Кешеләр җәннәтнең әз генә өлешен күрсәләр, ул бизәкләр җир белән күк арасын тутырыр иде...

Җәннәттә кешеләр өчен зиннәтле сарайлар һәм җимешле бакчалар. Һәр җирендә татлы сулы елгалар һәм ширбәтле чишмәләр агып тора. Төрле агачларда матур кошлар сайрый. Ризыклар, сулар ачыктырмый, сусатмый. Җәннәт – ул мәңгелек йорт.

Җәһәннәм – кешеләр ут һәм башка төрле газаплар белән җәзалана торган урын. Ул ут җирдәге утка караганда күпкә кызурак. Җәһәннәмнең эсселеген дә, суыгын да җирдәге белән чагыштырып булмый.

Җәннәт нигьмәтләренә ничек ирешергә?

  • Аллаһ кушканнарын үтәп яшәргә;
  • Аллаһ тыйганнардан тыелырга;
  • Аллаһ Тәгаләгә дога кылырга.

Дога: «Аллааһуммә, иннии әс-әлүкәл җәннәтә үә әгүүзү бикә минән нәәр» (Мәгънәсе: йә Аллаһ, чынлыкта, мин Синнән җәннәт сорыймын һәм җәһәннәм утыннан Сиңа сыенамын!)

 

Лира Гафиуллина

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...