Укытучы һәм укучы

Укытучы һәм укучы

Борын заманда өч йөз алтмыш көрәш алымы өйрәнгән көрәшче яшәгән. Һәр көнне ул үзенең уникаль алымнарының берсен кулланып көрәшкән. Әмма аның укучылары арасында көрәштә аеруча да остарган яхшы егет булган. Укытучысы аңа өч йөз илле тугыз алымны өйрәтә, ә соңгы бер алымны өйрәтмичә калдыра. Ул укытучысыннан соңгы алымына өйрәтүен үтенгән, ләкин укытучы аның үтенечен кире каккан.

 

Еллар үтә, бу егет бик күп уңышка ирешә һәм көрәштә остарганнан-остара барып үзе укытучы дәрәҗәсенә ирешкән. Беркем дә аңа каршы сүз әйтергә батырчылык итмәгән. Шул сәбәптән аныд йөрәге тәкәбберлек белән тула.

Ул хәтта патшага тәкәббер тавыш белән: «Мин укытучыма аның көче өчен түгел, ә картлыгы өчен генә рәхмәтлемен. Мин аңардан күпкә көчлерәк һәм көрәштә мин аңа тигез», - дип мактана.

Бу егетнең укытучысына шулай ихтирамсызлык күрсәтүеннән патшаның кәефе киткән һәм ул егеткә укытучысы белән көч сынашу оештырырга була.

Көрәш буласы урынны әзерләп куйгач, теләге булганнарның барысы да аларның көрәшен карасын өчен бу урынга җыелалар. Шулай ук патша да үзенең вәзриләре һәм башка көрәшчеләр белән килә.

Бу тәкәббер егет көрәшү урынына чыга. Ул исерек фил кебек атлап, тауны күчерә алырдай көче бар кебек үз-үзе белән горурланып килә.

Икенче яктан укытучы малайның үзеннән көчлерәк икәнен аңлый. Шуңа күрә ул укучысы белми торган соңгы алымын кулланырга әзерләнә. Көрәшчеләр бәйгесе башлана, укытучы малайны җилкәсеннән тотып җиргә әйләндереп сала. Бу егет җиңелү тавышларын чыгара башлый. Укытучы җиңде! Патша укытучыны төрле бүләкләр белән бүләкли, ә бу егеткә карап: «Әй юләр! Син хәтта укытучыны җиңәм дип мактанган сүзләреңне дә раслый алмадың!” – дип аны шелтәли.

Тәкәббер малай: «Әй патша! Бу көч сынашып алынган җиңелү түгел, ләкин, минемчә, соңгы алымны миңа күрсәтмичә, укытучым мине алдады”, - дип җавап бирә. Укытучы җавап биреп: «Әлбәттә! Чөнки син кайчан да булса минем дошманым булырсың дип уйлап, соңгы алымны өйрәтмичә калдырдым” – дип әйтә.

Бу вакыйгадан без нинди гыйбрәт, дәрес алырга тиеш?

 Укытучы һәрвакыт укытучы булып кала. Без укытучы ярдәменнән башка ничек уңышка ирешә алыр идек? Тормышта күпме генә уңышларга ирешүебезгә карамастан, без һәрвакыт укытучыларыбызның кадерен белергә һәм хөрмәт итәргә тиешбез. Алар алдында тыйнак булырга һәм һәрвакыт үзебезне укучы итеп санарга тиеш булабыз.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...