Аллаһ Тәгалә – Ризыкландыручы

Аллаһ Тәгалә – Ризыкландыручы

Аллаһ Тәгалә барча җан ияләрен Ризыкландыручы һәм Ул ялгыз бер Үзе аларга ризыкны Бирүче. Коръән Кәримдә әйтелгән:

«Хакыйкатьтә Аллаһ – ризык бирүче». (Әз-Зәрият сүрәсе, 58 аять)

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Бала ана карынында 4 айлык булгач, Аллаһ Тәгалә аңа бер фәрештә җибәрә, ул аңа җан өрә һәм Аллаһы Тәгалә фәрештәгә аның әҗәлен һәм ризыгын язарга куша». (Сахих Бохари һәм Мөслим)

Аллаһ Тәгалә кешеләргә ризыкны бирүче булса да, кеше, эшләмичә ялкауланып, ризыкның килүен генә көтеп ятмаска тиеш, ә Аллаһ Тәгаләдән ризык өмет итеп, кәсеп итәргә тиеш.

Кеше Аллаһ Тәгалә биргән ризыкны хәләл юл белән дә, хәрам юл белән дә алырга мөмкин. Хәләл юлдан эзләсә, Аллаһ Тәгалә хәләл юлдан бирер, хәрам юлдан эзләсә, хәрам юлдан бирер. Ризыкны хәләл яки хәрам юл белән табуы кешенең үзеннән тора. Шуңа күрә кеше Кыямәт көнендә ризыкны хәләл яисә хәрам юл белән табуы һәм Аллаһ Тәгалә биргән ризыкны кая тотуы хакында соралачак.

Өмет баглау һәм инану ризыкка түгел, ә һәр җан иясен Ризыкландыручы Аллаһ Тәгаләгә генә булырга тиешле. Чөнки Аның хәзинәсе мул, Аңа чын күңелдән ышанганнар кыенлык күрмәсләр. Тик бер генә туендыручы булган Аллаһны онытып, ризыкка өмет баглаганнар кыенлык күрерләр, хәсрәттән котыла алмаслар.

Аллаһ Тәгалә тарафыннан кешеләргә тормыш сынау өчен бирелгән һәм Ул аларны төрле юллар белән сыный. Шуның өчен кайбер кешеләрне фәкыйрьлек белән, кайбер кешеләрне байлык белән сыный, кайберләрен хасталык белән, кайберләрен курку, кайгы, шатлык һ.б. белән сыный.

Шуңа күрә ризык Бирүче бер Аллаһ Тәгалә генә дип иман китергән кеше фәкыйрь булган чагында сабыр итә һәм хәрам юллар белән ризык табарга тырышмый, бай булган чагында Аллаһ Тәгалә биргән ризыкка шөкер итеп, үз өстендәге зәкят һәм сәдакаларын үтәп, хәләл юлларга акчасын тота. Хак мөселман боларның бөтенесе Аллаһ Тәгаләнең сынавы икәнлеген белә һәм аны исән-сау үтеп, Аллаһның ризалыгын алырга өмет итә.

Кораблар йөзә диңгездә 
Зур йөкләр төяп. 
Уйлап карагыз, балалар, 
Бу түгелме соң нигъмәт? 

Җәүһәрия якупова

Инандым мин Аллаһка, 
Аллаһның барлыгына, 
Аллаһның берлегенә, 
Бердер Аллаһым минем. 
Барлыгы Үзеннәндер, 
Һич кемсәдән түгелдер, 
Үзлегеннән булгандыр, 
Бердер Аллаһым минем. 
Бер Аллаһым, Үзең Син 
Һәр нәрсәне бар иткән, 
Һәркемгә ризык биргән 
Бердер Аллаһым минем.
Аллаһым, Син ялгызсың, 
Юктыр уртагың Синең, 
Юктыр тиңдәшең Синең, 
Бердер Аллаһым минем.

Камил вәлиуллин

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...