Мәчет

Мәчет

Булат үзен бик акыллы малайга, үзен күп белүчеләрдән саный. Ул бит мәктәпкә йөри! Сумкасында да аның китаплары искиткеч күп.

 

Ә бабасы мәктәптә укымаган. Алар кечкенә чагында мәчеткә йөргәннәр. Ә менә Булатның мәчеткә барганы юк әле. Ул анда кешеләрнең нәрсә өчен барганнарын белми. Малай үзенең нәрсәнедер белмәвеннән ризасызланып, моны һичшиксез үзгәртергә булды. Әлбәттә! Ул бит мәктәптән “бишле”ләр генә алып кайта, ул күп нәрсәне белә, монысын да белергә тиеш!

Шулай ул, бабасына ияреп, мәчеткә барды. Беренче тапкыр. Һәм ул исе китеп, күргәннәренә таң калып, күп нәрсәләр белеп кайтты! Иптәшләренә дә сөйләр инде ул!

Мәчет – ул Аллаһның бер Үзенә гыйбадәт кыла торган җир икән. Икенче төрле – Аллаһ Тәгалә йорты. Иң беренче мәчет Мәдинә шәһәреннән ике чакрым ераклыкта урнашкан Кубә шәһәрендә Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәлам заманында ук төзелгән. Ул дүрт почмаклы агач бинаның түбәсе хөрмә агачы яфраклары белән ябылган булган.

Хәзерге заманда мәчетләр бик матур эшләнелә. Аларның манаралары күккә ашкан. Манара очындагы ай кояш нурында балкып тора. Мәчеттә һәрвакыт тәртип һәм чиста. Аның эченә килеп керүгә үк җанга тынычлык, рәхәтлек иңә.

Кеше дөньядагы барлык вак һәм зур мәшәкатьләрен онытып, Аллаһ каршында гыйбадәт кыла.

 

Дарья Абдуллаева

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


Мәшһүр шәхес – Имам Бохари

(Аллаһның рәхмәтендә булсын) Имам Бохари хәзрәтләре һәм аның хәдисләр җыентыгы “Сахих Бохари” турында ишетмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә күп кенә мөселманнар бу җыентыктан файдалансалар да, җыентыкның авторы турында мәгълүматлары юк. Коръән Кәримнән соң иң ышанычлы китап буларак...


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорск шәһәрендә XIII “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы...


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...