Кечкенә изге эшләр

Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.

 

«Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.

 «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә телим!»

 «Әйе! Әйе! Син өйгә кайтып теләгәнеңне эшли аласың», - диде Гали велосипедтан төшеп.

Артта утырган Фарук та төшәргә мәҗбүр булды.

Гали юл уртасында яткан зур ташны алып бер читкә ыргытты. Аннары ул чәнечкеле куакларны икенче якка сөйрәп чыгарды. Аның кулында чәнечкеләр тырналып калды. Фарук исә карап торды.

«Юлдагы киртәләрне бетерүнең яхшы эш икәнен ишетмәдеңмени син?»- дип елмаеп әйтеп куйды Гали кулындагы канын сөртә-сөртә.

 «Ләкин кешеләр сукыр түгел бит? Алар каршылыкларны үзләре дә урап уза ала? Ни өчен без аларны җыештырырга тиеш? Юлны чистарту — безнең эш тә һәм безнең бурыч та түгел»- диде Фарук мыскыллап.

«Бу бурыч мәсьәләсе түгел, әмма бу изге эшләрдән санала. Без кечкенә генә игелекле эшнең яныбыздан узуына юл куярга тиеш түгел», - дип аңлатырга тырышты Гали.

 «Әгәр син изге гамәлләр кылырга телисең икән, намаз, ураза, хаҗ кебек зур гамәлләр кыл...»- диде Фарук аның сүзен бүлеп.

 «Кечкенә генә гамәлләрне файдасыз дип санама, ә иң яхшысы башкалар очраткан уңайсызлыклар турында уйла. Бу да яхшы эшләрдән санала. Аллаһы Тәгалә каршындагы хакларны кылу белән беррәттән, кешеләр хакын үтәү дә бик мөһим», - диде Гали.

Гали китергән дәлилләр нәтиҗәсез калды, чөнки Фарук үзе өчен карар кабул иткән инде. Ул үзенең фикерндә нык торды һәм аны һич тә үзгәртергә теләмәде. Бу аларның уртак бер фикергә килешә алмаган сорауларының берсе иде. Шулай да Гали моны күңеленә бик якын кабул итмәде, чөнки аларның кечкенә генә талашу аркасында Фарук белән якын дуслыгын бозылуын теләми иде. Ул Аллаһы Тәгаләнең мондый гамәлләрне яратуына чын күңеленнән ышана иде.

 Икенче көнне Гали яраткан китапларын укып утырганда өй телефоны шалтырады. Фарукның өеннән шалтыратып аңа Фарукның больницага эләгүе һәм ул Галине күрергә теләве аның турында хәбәр иттеләр. Гали моңа кадәр бер көн элек кенә дустының тәртиптә булуын, ә бүген инде больницага эләгүен белгәч шаккатты. Тагын да начаррак нәрсә булырга мөмкин?

 Ул көнне Фарук мәчеткә барган, ә кайтканда банан кабыгына басып таеп китеп чокырга егыла. Бәхеткә каршы аның белән бергә булган абыйсы аңа чокырдан чыгарга булышкан. Ләкин кызганычка каршы Фарук аягын имгәткән һәм аңа гипс салырга туры килгән.

Гали урын-җирендә яткан дусты янына барды. Фарукның әтисе Галигә аның улы белән булган күңелсез хәл турында сөйләде. Ә Фарукның гипсланган аягына кызганып карады.

Фарукның әтисе: «Мин аңламыйм, ни өчен кешеләр әйберләрен юлга ташлыйлар? Шул ук вакытта аларны читкә этәрмичә калдыралар! Кечкенә изге эшләрнең кыйммәте үткәндә калды. Без башка кешегә ярдәм итүне вак-төяккә саныйбыз, ә башкаларга ярдәм итүнең мондый мизгелләре чыннан да бик кыйммәтле икәнен онытабыз», — дип сөйләнеп, кулындагы сулы стаканны Фарукка сузды. Фарук икеләнеп кенә стаканны кулына алды.

Гали аның моңсу чыраен сизеп алды. Фарук дустының йөзенә карый алмады. Ләкин Гали якынрак килде дә җылы итеп аның кулларыннан кочаклап алды һәм болай диде:

«Кадерле дустым! Сине чолгап алган бу оялуны сизәм мин. Аңлавымча, сине бу хәл кечкенә изге эшләрнең никадәр мөһим булуын белергә мәҗбүр итте». Фарук исә башын селкеп:

«Әйе, Гали! Хәзер мин дә синең белән «кечкенә изге эшләр»мәсьәләсендә килешәм», - диде.

 Шулай итеп, Фарукның тәвәккәллеге Галинең йөзендә елмаю уятты, ә аның өчен дога кылып иреннәре кыймылдады.

Бу вакыйгадан без нинди гыйбрәт алырга тиеш?

 Аллаһның Илчесе галәйһиссәлам әйтте: «Мөэмин - мөэминнең көзгесе. Алар бер-берсенә туганнар һәм һәр яктан бер-берсен саклыйлар».

 Дуслар! Игелекле гамәл никадәр генә кечкенә булмасын, ахыр чиктә, бу игелекле гамәл. Юлдан зарарлы әйберне алу, ул шулай ук яхшы гамәл. Без мондый кечкенә гамәлләрнең күпме кешегә файда китерүен аңламыйбыз. Кешеләр имгәнергә мөмкин, башкалар таеп егылырга мөмкин һәм бу бик зур мәшәкать китереп чыгарачак бит. Шуңа күрә барлык зарарлы әйберләрне юлдан алып ташлагыз.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Мәшһүр шәхес – Имам Бохари

(Аллаһның рәхмәтендә булсын) Имам Бохари хәзрәтләре һәм аның хәдисләр җыентыгы “Сахих Бохари” турында ишетмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә күп кенә мөселманнар бу җыентыктан файдалансалар да, җыентыкның авторы турында мәгълүматлары юк. Коръән Кәримнән соң иң ышанычлы китап буларак...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне

Кайвакытта иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә калдыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһка ялвара.   «Хакыйкатьтә, әгәр тәкъва кешеләргә шайтан вәсвәсәсе тисә, алар Аллаһны зикер...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Шәһре Болгарда «Изге Болгар җыены» үтте

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния...