Ният

Ният

– Савап – нәрсә ул, әти? – диде Муса һәм әтисенең сүзләрен игътибарсыз калдырудан куркып, тын да алмыйча күзләп тора башлады. Көтелмәгән сораудан әтисе дә бераз аптырашта калды:

– Савап – ул, улым… савап – ул… Менә син Аллаһ Тәгалә риза булсын дип, яхшылык эшлисең. Кешеләр сөенәләр. Сиңа рәхмәт әйтәләр. Ә уң ягыңдагы фәрештә синең яхшылык эшли торган китабыңа бу гамәлеңне язып куя, ә аның өчен сиңа Аллаһ Тәгалә бүләк әзерли. Ул бүләк бу дөньяда ук та сине көтәргә мөмкин, шулай ук Җәннәттә дә!

– Үзеңнен дә савап эшлисең киләме соң, улым?

– Әлбәттә!

– Әйдә алайса, хәзер үк бергә китап кибетенә барабыз да, догалар язылган кечкенә китапны алабыз һәм иртәгә, җомга намазыннан соң мөселманнарга таратабыз!

– О-о-о! – дип сузды Муса, – Алай булгач, безгә икебезгә дә савап языламени?!

– Әгәр дә ниятләрне дөресләп – бары тик Бер Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен генә моны эшләсәк, әлбәттә, языла! Ләкин ниятне еш кына – шушы эшнең башында, уртасында һәм ахырында төзәтергә кирәк! Югыйсә, шәйтан килеп, бөтенесен дә бозарга мөмкин!

– Ә ничек төзәтергә ниятне?

– Бик җиңел: бары тик шушы эшне эшләр алдыннан, аны эшләгәндә һәм эшләп бетерер алдыннан күңелдән генә: “Мин моны нәрсә өчен эшлим? Кем өчен эшлим?” – дигән сорауларга җавап кына бирергә кирәк. Җавапны беләсеңме?

– Белә-әм! Аллаһ Тәгалә риза булсын өчен эшлим!

– Дөрес җавап!

– Ә шәйтан ни өчен һәм ничек ниятне бозарга мөмкин?

– Ул бит – безнең дошманыбыз! Шуның өчен! Ул бит безне үзе белән бергә Утка алып керергә тели – шуның өчен! Ничек дисеңме… Мәсәлән, син шул китапларны өләшкән вакытта синең яныңа килеп: “Кара әле, Муса, әнә теге абый сиңа ничек карап тора – шундый кечкенә, инде савап та эшли, ди ул синең турында!” – дип әйтте ди. Һәм синең ниятең шундук бөтенләй кире якка үзгәрергә мөмкин – син инде Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә шул абый синнән тагын да күбрәк соклансын өчен эшли башлыйсың! Аллаһ сакласын!

– Ух ул шәйтанны!!! Нинди явыз!!! Иншә Аллаһ, мин бик тырышырмын!

– Сиңа шәйтанның ничек итеп бер кешене хәйләлгәне турында сөйлимме?

– Әйдә!

– Бер җирлектә кешеләрнең гыйлемнәре булмыйча, алар бер би-ик зур агачка гыйбадәт кылганнар: аның янына барып, аңа баш игәннәр, аннан хәҗәтләрен сораганнар, төрле ризыклар алып килгәннәр…

– Агачкамы??? Нигә аңа ризык? Ул бит ашамый!!! Ничек инде алар агачтан сораганнар??? Ул бит нәрсә дә булса бирү түгел, хәтта ишетми дә!!!

– Менә шулай, улым, гыйлем булмалгач, адашулар килеп чыга – шәйтан тырыша!.. Ләкин шул кешеләр арасында бер Аллаһка гына гыйбадәт кылып, Аннан гына сораучы бер кеше була. Көннәрдән бер көнне ул, Аллаһ ризалыгы өчен, шушы агачны чабып атарга дип, шунда юнәлә. Ләкин аның каршына кеше рәвешенә кергән шәйтан килеп чыга: “Син кая киттең?” – ди ул егеткә. Тегесе: “Моннан ерак түгел кешеләр Аллаһ урынына гыйбадәт кыла торган бер агач бар, шуны кисәргә киттем!” – ди. Шәйтан аңа комачауламакчы була. Шулай итеп, алар сугышып китәләр. Егет аны җиңә. Шәйтан исә: “Ә әгәр дә син аны кисмәгән өчен һәр көн саен мендәрең астында алтын акча тапсаң, бу уеңнан кире кайтасыңмы?” – ди. Егет, бераз уйлап торганнан соң, фикереннән кире кайта, өенә юнәлә. Беренче көнне, чыннан да, ул мендәре астында бер алтын акча таба. Ләкин икенче көнне дә, өченче көнне дә, акча күренми. Егет, ачуланып, балтасын алып, янәдән шул агачка таба юнәлә. Янәдән, каршына шәйтан килеп чыга: “Син кая барасың?” – дип сорый ул тагын. Егет, аңа ачуланып: “Син мине алдадың! Хәзер мин ул агачны һичшиксез кисеп атам!!!” Алар янәдән сугыша башлыйлар. Бу юлы егетне шәйтан җиңә. Егет аптырап: “Мин беренче юлы агачка юнәлгәндә, сине бик тиз җиңгән идем… Нигә хәзер дә шулай булмады???” Шәйтан исә: “Чөнки син беренче юлы Аллаһ ризалыгы өчен ачулы идең, ә хәзер ниндидер акча өчен!”

– Һо! – Муса аптыравыннан авызын ачты. – Кара әле, шәйтанны!!! Ничек хәйләләгән!!! Ничек итеп теге егетнең ниятен үзгәрткән!

– Шулай, улым! Шуңа күрә, эшне башлар алдыннан, һәрвакыт ниятләрне дөресләргә кирәк! Пәйгамбәребез, салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм: “Гамәлләр нияткә карап бәяләнә…” – дигән.

– Ә китапны өләшкән өчен безгә күп савап язылыр микән?

– Әлбәттә, иншә Аллаһ! Алай гына да түгел, шул китапны кешеләр укыган саен безгә савап языла барачак!

– О-о-о!!! Әйдә, алайса, тизрәк! Киттек кибеткә!!!

 

 

 

Дарья Абдуллаева

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...