Һуд галәйһиссәлам
Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәләмнең нәселенә бәрәкәт бирә. Алар җир буенча таралалар. Алар арасында “Әд” дип исемләнгән кавем барлыкка килә. Алар көчле кешеләр була. Аларның тәннәре тимергә охшаган һәм алар бөтен кешеләрне җиңәләр, беркемнән дә курыкмыйлар, ә алардан исә бөтенесе дә курка. Аллаһ әлеге кавемгә бөтен нәрсәдә дә бәрәкәт бирә.
Әдитләрнең бөтен үзәнлекне тутырган бәрәннәр һәм дөяләр көтүе, ат көтүе, тагын өйләрен тутырган балалары, шулай ук җирләре яшеллек белән капланган һәм искиткеч күп бакчалары һәм чишмәләре була. Ләкин Әд кавеме Аллаһ Тәгаләгә шөкер итмиләр. Алар үзләренең аталарыннан ишеткән су басуы турында да оныталар. Нух галәйһиссәламнең кавеменә җибәрелгән газап турында да исләреннән чыга. Үз куллары белән таштан потлар ясап, шуларга гыйбадәт кылалар.
Әдитләрнең сарайлары
Әд кавеме мәҗлесләр, эшлексезлек, уен-көлке, күңел ачудан башка бер нәрсә дә эшләми. Алар бер-берсе каршында үзләренең биек һәм зур йортлары белән мактанганнар. Аларның байлыклары суда, җирдә, ташларда сарыф булган. Ә шул вакытта кайбер кешеләр үзләренә ашарга ризык һәм кияргә киемнәр таба алмаганнар. Аларның ярлыларының яшәр урыннары булмаса, байларның йортларында яшәргә кеше булмаган.
Дин турында уйламаганга күрә, аларның аңнары бозыла. Алар дөньяви нәрсәләрдә акыллы булып, дини нәрсәләрдә акылсыз булалар. Аллаһ Тәгалә аларга туры юлга чакыручы пәйгамбәрне җибәрә. Ул пәйгамбәр – Һуд галәйһиссәлам була. Ул Әд кавеменең затлы гаиләсендә туып, акыллы һәм сәләтле булып үсә.
Һуд галәйһиссәламнең дәгъвәте
Һуд галәйһиссәлам үзенең халкы каршына чыгып болай ди: – И кавемем! Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, чөнки Аннан башка иләһ юк! Ничек сез үзегезне бар иткән Аллаһка гыйбадәт кылмыйча, ташларга гыйбадәт кыла аласыз? И халык! Сез кичә генә шул ташлардан потлар ясадыгыз, ә инде бүген ничек итеп шуларга гыйбадәт кыласыз?! Дөреслектә, Аллаһ сезне бар итте, ризыкландырды, балаларыгызда, уңышта һәм хайваннарыгызда бәрәкәт бирде. Ул сезне Нух кавеменнән соң җирдә хуҗа итте һәм тәнегезгә көч бирде. Әмма кавем мәҗлесләргә һәм файдасыз күңел ачуларга чумган була. Алар үзләренең томышларыннан риза һәм үз-үзләренә артык ышанган булалар. Һуд галәйһиссәламнең сүзләре бары тик аларның ачуларын гына китерә. Һәм алар:
– Һуд нәрсә мыгырдый ул? Аңа нәрсә кирәк? Без аны аңлый алмыйбыз. Ул – ахмакмы әллә акылдан язганмы? Һуд галәйһиссәламнең алдагы дәгъвәтеннән соң, кавемнең затлы кешеләре: – Без синең ахмак икәнлегеңне күреп торабыз һәм сине ялганчыларның берсе дип исәплибез, – диләр. (Әграф сүрәсе, 66 нчы аят)
Һуд галәйһиссәлам үзенең халкын туры юлга чакыруны йомшаклык һәм хикмәт белән дәвам итә: – И минем кавемем! Мин – ахмак түгел, ә галәмнәрнең Раббысының пәйгамбәре! Мин сезгә Раббыгыздан Аның хөкемнәрен ирештерәм вә мин сезне яхшылыкка өндәп үгет-нәсыйхәт кылучы, сүземдә ышанычлы пәйгамбәрмен. (Әграф сүрәсе, 66)
– И халык! Мин сезнең кардәшегез һәм кичәге дустыгыз. Сез мине танымыйсызмыни? Ни өчен сез миннән читләшәсез? Сез нәрсәдән куркасыз? Мин бит сезнең малыгызга кимчелек китермим. И минем халкым! Мин сездән моның өчен бернинди байлык та сорамыйм – мине бер Аллаһ бүләкләячәк. (Һуд сүрәсе, 29 нчы аят) И минем халкым! Нишләп соң сез Аллаһка иман китерүдән куркасыз? Мин сезгә Аллаһ белән ант итеп әйтәм: әгәр дә сез Аллаһка иман китерсәгез, сез малыгыздан бер нәрсә дә югалтмаячаксыз! Киресенчә, Аллаһ сезгә малыгызга бәрәкәт бирер һәм сезнең көчегезне арттырыр. И минем халкым! Ни өчен сез миңа иңгән вәхигә аптырыйсыз?
Дөреслектә, Аллаһ һәр халыкка, туры юлга чакырсын өчен, шул халыкның үзеннән пәйгамбәр җибәрә. Мине бит Ул сезне туры юлга өндәсен өчен җибәрде! Сез әллә үзегез арасыннан бер иргә Аллаһтан вәхи иңдерелүгә гаҗәпләнәсезме? (Әграф сүрәсе, 63 нче аят) Һуд галәйһиссәламнең кавеме аңа җавап бирә алмыйча кала. Алар нәрсә дип әйтергә белмиләр. Әйтер сүз тапмагач, алар: – Син безнең иләһләребезне ачуландырдың, һәм шул сәбәпле акылдан яздың.
Синең өстеңдә – безнең потларыбызның ләгънәте! – диләр. Һуд галәйһиссәлам аларга: – Дөреслектә, бу потлар таштан ясалган һәм аларның беркемгә дә зыян салырга да, файда китерергә дә көчләре юк. Һәм сездән дә мин курыкмыйм. Бөтенегез бергә миңа каршы үзегезнең хәйләләрегезне корыгыз. Дөреслектә, мин Аллаһка – үземнең һәм сезнең Раббыгызга тәвәккәллим Бөтен нәрсә дә Аның хакимлегендә, һәм хәтта яфрак та Ул белмичә төшми. (Һуд сүрәсе, 55 – 56 нчы аятләр)
Әдитләрнең кирелеге
Әд кавеме кешеләре боларның бөтенесен дә тыңлыйлар, ләкин ышанмыйлар. Һуд галәйһиссәламнең дәгъвәте бушка китә.
Алар: – Йә, Һуд! Синең бит дәлилләрең юк! – диләр. – Ничек инде без синең яңа сүзеңә ышанып үзебезнең күптәнге иләһләребезне ташлыйк ди? Синең бер сүзеңә карап, без үзебезнең аталарыбыз табынган иләһләребезне калдырыйкмы?
Син безнең иләһләребезне танымыйсың һәм алардан курыкмыйсың. Без дә синең Аллаңны танымыйбыз һәм Аның үченнән курыкмыйбыз! Кайда соң ул син безгә вәгъдә кылган җәза? Кайчан соң ул безгә килер?! Һуд галәйһиссәлам аларга: – Моның турында белем бары тик Аллаһта гына, – дип җавап бирә.
– Ә мин – бары тик кисәтүче һәм аңлатучы дәгъвәтче генә. (Мүлк сүрәсе, 26 нчы аят) Әд кавеме кешеләре исә: – Дөреслектә, без ул җәзаны түземсезлек белән көтәбез! – диләр.
Җәза
Әдитләр көн саен яңгыр көтәләр. Алар күк йөзенә карыйлар, тик бер генә болыт та күренми. Аларга яңгыр бик кирәк була. Бервакыт алар болыт күреп сөенәләр һәм кычкыралар:
– Бу – яңгыр болыты! Бу – яңгыр болыты! Ә Һуд галәйһиссәлам Аллаһның җәзасы якынлашканын аңлый. Ул аларга әйтә:
– Бу – нигъмәт болыты түгел, киресенчә, бу – интектергеч газап болыты! Һәм шулай була да. Моңарчы әле беркем дә күрмәгән көчле давыл күтәрелә. Давыл агачларны тамырлары белән кубарып ала, өйләрне җимерә, хайваннарны биеккә күтәреп ташлый. Сахраның бөтен комы күккә күтәрелә. Җир караңгылык белән каплана. Кешеләр бер нәрсә дә күрмиләр. Куркуларыннан алар үзләренең өйләренә кереп бикләнәләр.
Бу һәлакәт җиде төн һәм сигез көн дәвам итә. Кавем һәлак була, аларның тәннәре киселгән агач кебек ава. Аларның йортлары җимерелә, аларда ябалаклар яши башлый. Һуд галәйһиссәлам һәм башка иман китергән кешеләр бу бәладән котылалар. Ә Әд кавеменә аларның кирелеге, динне ташлаулары өчен афәт килә. “Ләгънәт бу дөньяда да, Кыямәт көнендә дә аларның артларыннан калмас. Дөреслектә, Әдитләр үзләренең Раббыларына иман китермәделәр. Һудның кавеме Әдитләр юк булсын!” (Һуд сүрәсе, 60 нчы аят)
ДАРЬЯ АБДУЛЛАЕВА