Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык

Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык

Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган:

 

— Кем дә кем бал салырга яхшы савыт хәзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, әчемәсә, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен, — дигән. Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр, бар да тырышып савыт эшләгәннәр. Күп тә үтмәгән, бөҗәкләр төрле яктан очып килгәннәр. Бар да үзләре эшләгән савытларны Чәчәк башлыгына китергәннәр. — Менә дигән савыт, балны кара салып, — дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы барысын да борып җибәргән:

— Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми, — дигән.

Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр, беренчелекне алырга өмет иткәннәр. Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән: ераграк җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала, аны алып кайтып, үзе хәзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.

Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли икән дә, кояш кыздыра башлагач, оясына кереп йоклый икән. Көннәрнең берендә Шөпшә Бал кортына очраган һәм аны, өзелеп-өзелеп, кунакка чакырган:

— Кил әле, кил, мин әзерләгән бал савытын да күреп китәрсең, кайбер җирләрен төзәткәлисе бардыр, бераз ярдәм дә итәрсең, — дигән.

— Ярый, — дигән Бал корты, — барсам барырмын, ләкин бүген миңа кереп чыгыйк, бераз күңел ачып утырыйк, — дип, Шөпшәне үз өенә алып киткән һәм бик шәпләп кунак иткән. Шөпшә Бал корты эшләгән савытны кат-кат караган һәм аны бик-бик мактаган:

— Осталарның да остасы -икәнсең, мондый шәп савытны ничек ясый алдың? — дигән.

— Серемне әйтсәм әйтим, дус кеше бит, сиңа белгертим инде, — дигән Бал корты. — Көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән, — дигән.

Көннәр үткән дә үткән. Бал кортының Шөпшәгә кунакка барыр вакыты да килеп җиткән. Эштән кайтышлый, Бал корты Шөпшәнең өенә кергән, дустының хәлен белгән:

— Исәнме, Шөпшә дус, эштән соң ятып, бераз ял итәсеңме? Әллә юкса авырып торасыңмы? Бал савытларын илтер көн дә җитә бит, бик тырышып әзерләник, — дигән.

Шөпшә чалкан яткан, күзләрен акайткан. Аякларын югары сузган, мыекларын түбән салындырган. Ул:

— Сәламеңне дә алыр хәлем юк, дустым, — ди икән. Кунакны сыйларлык түгел, туйганчы үзе ашарлык та балы юк икән. Ярты көн бал җыйса, шунда ук аны ашап бетерә дә барган. Башын шундый ялкаулыкка салган. Шуңа күрә бал савытын да эшли алмаган. Ярыш көне килеп җиткән. Бал корты балавыздан эшләнгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә дә үзенең аннан-моннан эшләнгән кәрәзен алып килгән. Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган, ә Бал кортының кәрәзеннән акмаган.

— Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм, — дигән Чәчәкләр башлыгы.

Шул көннән башлап, бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ә шөпшәләр ялкаулыклары аркасында хурлыкка калганнар.

 

Абдулла Алиш

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...