ХӘДИС
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Балаларыгызга карата гадел булыгыз, балаларыгызга карата гадел булыгыз, балаларыгызга карата гадел булыгыз”. Ул бу сүзләрне өч тапкыр кабатлый.
Бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Фатыймага кунакка килә. Шул вакыт кечкенә Хәсән уяна һәм су сорый. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аңа су бирергә җыенганда, Хәсәннең энесе Хөсәен дә уяна, һәм ул да су сорый. Әмма Пәйгамбәр галәйһиссәләм суны башта Хәсәнгә бирә. Бу Фатыйманы борчуга сала. Ни өчен ул суны башта Хәсәнгә бирде икән, дип уйлый? Ул өлкәнрәк булгангамы? Әллә аны күбрәк яраткангамы? Әллә Пәйгамбәрнең башка сәбәпләре булганмы?
Фатыйма әтисеннән: “Әтием, син Хәсәнне ныграк яратасыңмы?” – дип сорый. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Юк, ул беренче булып су сорады”, – дип җавап кайтара. Шул рәвешле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм балаларга гадел мөнәсәбәт үрнәген күрсәткән.