Менә сиңа могҗиза!

Менә сиңа могҗиза!
  1. Сеңлем Мәрьям йөгереп

Урамнан кайтып керде.

Бик борчылып, уйланып

Әни янына килде

 

  1. – Әни, әнием! Әйт әле

Син ник укыйсың намаз?

Укымасаң да була бит

Болай да вакытың аз.

 

  1. Беркем сине ачуланмый,

Рәхмәт әйтми беркем дә.

Шулай булгач ник намазны

Укыйсың көн дә, көн дә.

 

  1. Сеңлемнең сәер сүзләрен

Әнием тыңлап торды.

Аннан күкрәгенә кысып

Үзенә таба борды.

 

  1. - Нәрсә булды сиңа, кызым,

Нинди сүзләр сөйлисең

Аллаһ кушканга укыйм бит

Әллә шуны белмисең?

 

  1. – Беләм инде, беләм, әни,

Мин Аллаһны яратам.

Кешеләр бик укымыйлар.

Менә шуңа шаккатам.

 

  1. Әнә күрше апа бүген

Шундый сүзләр сөйләде:

- Аллаһ могҗиза күрсәтсә

Намаз укырмын диде.

 

  1. - Кешеләр уйланмый, кызым,

Могҗиза адым саен:

Кара күккә, җиргә, суга

Күзәт кояшын, аен

 

  1. Шифалы яңгырлар явып

Җирне дымлый, кабарта.

Бөтен җирдә улән шыта

Гөлләр дә чәчәк ата.

 

  1. Пип-пип килеп сары чеби

Яшел чирәмне тарта.

Сыерыбыз да көтүдән

Тәмле сөт алып кайта.

 

  1. Йомырканың эче сыек

Ничек чеби булган соң?

Яшел үлән ашап йөреп

Ак сөт каян килгән соң?

 

  1. Үзебез дә могҗиза бит:

Куллар, аяклар, күзләр.

Башта акыл, телдә сөйләм

Акылга карап сүзләр.

 

  1. Изгелекләр эшләр өчен

Килдек бит без бу җиргә.

Ә күрше апабыз өчен

Дога кылырбыз бергә.

 

Роза Латыпова

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...