Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шайтаан ир раҗиим» сүзен өйрәтү.

 

– Балалар, бирегә килегез әле, мин сезгә бер тартма алып килдем, ачып карыйк әле, анда ниләр бар икән? (Анда балаларның төрле гамәлләрен сурәтләгән рәсемнәр яисә язып куелган карточкалар чыга.) Балалар, сез карточкаларны күрдегезме? Ә бүлмәдә тагын нәрсәләр күрәсез? Тәрәзәдән карыйк әле, анда нәрсәләр бар? (Балаларны тыңлау.) Ә хәзер күзне йомыгыз әле. Сез нәрсәдә булса күрәсезме? Әйе, балалар, Аллаһның кодрәте, безгә рәхмәте, ул безгә күзләр биргән. Аллаһка мактау әйтик әле.

– Әлхәмделлиләһ.

– Ә дөньяда күзләре күрмәгән кешеләр бармы?

– Аларны ни өчен Аллаһ сукыр иткән?

– Менә без күзле кешеләр өчен Аллаһ аларны гыйбрәт итеп яралткан. Без аларга карап гыйбрәт алырга һәм күзебезне күрә торган итеп яралткан өчен һәрдаим Аллаһка рәхмәтле булырга тиешбез.

– Балалар, ничек уйлыйсыз, ә безнең күзләр күрмәгән нәрсәләр бар микән бу дөньяда? (Балалар фикерен тыңлау.)

– Бар икән. Бу дөньяда безнең күзләр фәрештәләрне, шайтанны, җенне күрми икән. Күрмәгәч, аларның барлыгын кайдан белгәннәр икән кешеләр?

– Белмәгән әйберне кайдан белеп була?

– Китаптан укып, телевизордан карап.

– Ә менә фәрештәләр, җеннәр, шайтан хакында кешеләр Коръәннән укып белгәннәр. Ул хакта бары Аллаһ кына белә һәм кешеләр дә белсеннәр дип, алар турында үзенең китабына язган. Фәрештәләр канатлы, нурдан яратылганнар һәм берсүзсез Аллаһның әмерен үтәүчеләр. Алар бик тиз очалар, һәрдаим Аллаһка тәсбих әйтеп торалар. Әйдәгез без дә тәсбихләрне кабатлыйк әле. (Балалар тәсбихләрне кабатлыйлар.) Аллаһның кодрәте белән аларны кеше күзе күрми. Бихисап күп фәрештәләр арасыннан Коръәндә 4 төрле фәрештә 12 аерып тасвирлана. Бу Җәбраил фәрештә, Микаил фәрештә, Газраил фәрештә, Исрафил фәрештә. Аларның үзләренең җаваплы эшләре бар. Безнең һәркайсыбызның да янында фәрештәләр бар. Алар безнең ике җилкәбездә. Без нәрсә эшләсәк тә, алар безнең эшне язып баралар. Һәм шулай ук безгә күренми торган мәхлуклар арасында җеннәр дә бар. Җеннәр нәкъ кешеләр кебек яшиләр, ашыйлар, гаилә коралар, Аллаһ барлыгын беләләр. Бу хакта кешеләр Коръәннән укып беләләр. Тагын бер мәхлук, безгә күренмәүче – ул шайтан. Аны Аллаһ уттан бар иткән, ягъни ясаган. Шайтан – тәкәббер, ул үзен барлык мәхлуклардан фәрештәдән дә, кешеләрдән дә, җеннәрдән дә өстен дип саный һәм берәүгә дә баш ими, буйсынмый. Аллаһ әмеренә дә буйсынмый. Ул кешеләрнең дошманы. Кешеләрне начар гамәлләр кылырга өндәүче, вәсвәсә салып котыртып торучы ул шайтан. Ә хәзер тартмадан чыккан рәсемнәр буенча гамәлләргә бәя бирик әле. Кайсылыры яхшы гамәл, ә кайсылары начар шайтанга ияреп эшләнгән гамәл. (Түбәндәге биремнәр бирелә.)

  1. Азат йокысыннан торды да әнисенә: «Хәерле иртә, әнием» – диде.
  2. Азат күршеләре бакчасында үсеп утыручы алманы күрде һәм сорамыйча өзеп ашады.
  3. Алисәгә әнисе күрше апага сөт кертергә кушты. Алисә күрше апаның ишеген шакыды да: «Керергә ярыймы?» – дип эндәште.
  4. Рәиснең уенчык машинасын энесе алгач ул сүгенеп энесенә сукты. Балалар начар сүзләр, сүгенү сүзләре әйтсәң шайтан дус таптым дип, сезнең янга йөгереп килеп җитә. Һәм син тагын да начар гамәлләр эшлисең. Шуңа да шайтаннан сакланырга кирәк. «Әгүүзү билләһи минәш-шайтаанир-раҗиим» сүзләре безне шайтаннан саклый. Ягъни шайтанның әшәкелегеннән Аллаһка сыенам дигән сүз бу. (Шушы сүзтезмәне балалардан кабатлату.)

Балалар, ә фәрештәләр нинди кешеләр яныныда күп булалар икән? – Кемнәр яхшы, әйбәт, кешеләрне шатландыра торган эшләр эшли, Коръән укый, алар шундый кешеләр янында булалар һәм аны начар эшләрдән саклыйлар икән. Бездән, шайтан ерак йөрсен һәм яныгызда фәрештәләр йөрсен, дип телим мин сезгә.

 

Әхмәтҗанова Разия, Балтач районы Шубан авылы мәчете каршындагы курслар мөгаллимәсе

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...