Киемгә карап каршы алалар...

Киемгә карап каршы алалар...

Мөселманның тышкы кыяфәте нинди булырга тиеш?

· Чиста

· Җыйнак

· Пөхтә Иманлы кешенең киеме матур, чиста булуы яхшы. Бигрәк тә кешеләр белән аралашканда, яки намаз укыганда. Коръән Кәримдә әйтелгән: “И, Адәм балалары, һәр сәҗдә вакытында гаурәт урыннарыгызны каплый торган зиннәтле киемегезне киегез. Ашагыз, эчегез, әмма (хәләлне хәрам итеп, яки хәрамга катышып туклык чиген узып) исраф итмәгез. Һичшиксез, Ул (Раббыгыз) исраф итүчеләрне сөйми”. (әл-Әграф сүрәсе, 31) Аллаһ Тәгалә кешегә үз киеме һәм кыяфәте турында кайгыртырга куша. Шул рәвешле ул үзенә карата Аллаһның никадәр мәрхәмәтле булуын һәм Ул биргән нигьмәтләргә карата игътибарлы булуын һәм шөкер итүчеләрдән булуын күрсәтә.

Бу хакта Коръән Кәримдә әйтелгән: “Әйт: «Аллаһның коллары өчен (уртага) чыгарган зиннәтләрен (бизәкле киемнәрне, рөхсәт ителгән бизәнгеч әйберләрне) һәм тәмле ризыкларын кем хәрам итте?” Әйт: “Кыямәт көнендә исә алар (ул тәмле ашамлыклар һәм эчемлекләр) бу дөнья тормышында иман китергән кешеләр өчен (булачак). (Коръәннең хаклыгын) белгән кавемгә аятьләрне (дә) шул рәвешчә (төгәл) аңлатабыз”. (әл-Әграф сүрәсе, 32 аять) Мөселман кешенең кием белән каплаулы булырга тиеш урыннары (гаурәте)

· Ир кешеләрнең – кендектән тезләренә кадәр.

· Хатын кызларның – бөтен гәүдәсе, битеннән, кул чукларыннан һәм аякларыннан (тубыкка кадәр) кала. Мөселман кыз-хатыннарның киемнәренә таләпләр:

· тар булмау;

· тартышып тормау;

· үтә күренмәле булмау;

· ирләр киеменә охшамау.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйиһссәләмнең кием турында киңәшләре

· Мөхәммәд галәйһиссәләм ирләрнең хатын-кыз киемен киюен, хатын-кызларның ирләр киемен киюен тыйган.

· “Киемен тәкәбберлек белән өстерәп йөрүчеләргә Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә карамас”, - дигән

· Алтын белән ефәк кием кию турында: “Бу ике нәрсә ирләр өчен хәрам, хатыннар өчен рөхсәт ителгән”, - дигән.

Яңа кием кигәндә нинди дога әйтергә кирәк? Госман бик ашыга иде. Ул әнисен базардан каршы алырга теләде, чөнки әнисенең сумкасы бик авыр булачаган һәм әтиәнигә карата мәрхәмәтле булуны да истә тотып, ул яңа курткасын ашыгып кия-кия: “Аллаһның ризалыгы ата-ана ризалыгын алуда”, - дип пышылдады. Нинди матур сүзләр! Ә бит бу сүзләрне Пәйгамбәребез галәйһиссәләм моннан күп еллар элек әйткән, әмма аның дуслары бу сүзләрне белмиләр дә. Иртәгә аларга да сөйләргә кирәк булыр, дип уйлады Госман. Ул бик ашыга иде шул, курткасының төймәсен катырак тарткан иде, өзелеп тә чыкты.

“Менә инде хәзер куртканы төймәләмичә генә барырга туры килә. Эх, мин бит яңа кием кигәндә әйтелә торган доганы кабатларга оныттым”, - дип уйлады Госман. Ярар, монысы соңгысы булыр, Аллаһ теләсә, дип юатты ул үзен. Госман яңа кием кигәндә нинди дога әйтергә кирәк икәнен бик яхшы белә иде. Йокларга ятар алдыннан ул гел белгән бөтен догаларны кабатлый иде. “И Аллаһым, Сиңа мактаулар булсын! Син мине бу кием белән киендердең, һәм мин Синнән аның бәрәкәтен һәм бу тегелгән киемнең нәрсә өчен хәерле булса шуның игелеген сорыйм.

Аның зарарыннан һәм аның нинди зарары булса, шул зарарыннан Сиңа сыгынам”, - дип ул кычкырып дога кылды һәм урамга чыгып китте. Әнисе улын базар кырыенда күреп бик гаҗәпләнде. “И минем акыллы улым”, - дип шатлыгын яшермичә сумкасын улына тоттырды. Улының курткасы төймәләнмәгәнен күреп, ул: “Ник болай йөрисең?” – дип сорады. “Курткам яңа, ә төймәсе өзелеп чыкты, яңа кием кигәндә әйтелә торган доганы укырга оныттым, Аллаһ Тәгалә шулай итеп мине искәртте бугай”, - диде Госман үз гаебен танып.

ЛИРА ГАРИФУЛЛИНА

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...