Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам тарихы
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам тарихы
Аның бала чагы
Минем кечкенә дусларым! Бүген сез Җир йөзендә яшәгән бөтен кешеләр арасыннан иң яхшы кеше турында белерсез. Аның белән иң гади булмаган могҗизалар һәм дулкынландыргыч вакыйгалар булган. Бу искиткеч кеше бик-бик күптән, моннан мең дүрт йөз ел элек, Гарәп ярымутравының Мәккә шәһәрендә яшәгән. Аның исеме — Мөхәммәд ибн Абдулла (галәйһис-сәлам). Бу кеше бөтен җиде күктә дә булып, андагы үзенә кадәр яшәгән пәйгамбәрләр белән сөйләшеп кайткан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһ Тәгаләнең иң гүзәл мәхлукләрен, ягъни бар иткән затларын күреп, хәтта Аллаһның Үзе белән дә аралашкан.
Шул чорда яшәгән кешеләр аны бик хөрмәт иткәннәр, яратканнар. Алар аны “Мөхәммәд әл-Әмин”, яисә “Ышанычлы Мөхәммәд” дип йөрткәннәр. Кешеләр аңа шул хәтле ышанганнар, хәтта аңарга үзләренең акчаларын да сакларга калдырырга курыкмаганнар. Һәм берәр сорауда килешә алмасалар, аны казый итеп, ягъни, шушы сорауны чишүче итеп сайлый торган булганнар. Хәтта ул кечкенә чагында да, кешеләр Аллаһ Тәгаләнең аның турында бигрәк тә кайгыртуын тойганнар.
Мөхәммәд галәйһиссәлам бөтен әйләнә-тирәсендәге кешеләрне сөендергән, аларга бәхет китергән. Бу бөек кеше — Ислам дине Пәйгамбәре. Әлеге дин, минем мөхтәрәм дустым, минем һәм синең динең. Безнең Рәхимле Раббыбыз теләге белән, без – мөселманнар, ә Мөхәммәд ибн Абдулла галәйһиссәлам — Ислам дине Пәйгамбәре, Җир йөзендәге бөтен кешеләр арасыннан да иң баш һәм безнең өчен иң сөекле кеше. Аллаһ Тәгаләгә бөтенесе өчен дә рәхмәт әйтик, минем акыллыларым! Ә хәзер әйдәгез, аның авыр, ләкин гүзәл тормышы турында тыңлыйк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам ятим бала булып туган. Аның әтисе әле ул туганчы ук вафат булган. Сабый баланың әнисе генә булган. Аның исеме – Әминә. Гарәпләрдә нәни балаларны сахрада, авылда яшәүче хатыннарга имезергә бирү гадәте булган. Анда балалар сәламәт, нык булып үскәннәр һәм чиста, саф гарәп теленә өйрәнгәннәр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәдне үзенә Хәлимә ас-Са’дийя исемле хатын алган. Ул анда тыныч һәм бәхетле яшәгән. Хәлимә үзенең сөт улы Мөхәммәдне бик яраткан, чөнки ул аның белән бергә Хәлимәнең гаиләсенә һәм гомумән бөтен Сә’д токымына Аллаһның бәрәкәте иңгән. Алар иң начар, уңдырышсыз җирдә яшәгәннәр. Һәм аларның сарыклары көтүлектән өйләренә ач кайта торган булган. Ләкин Мөхәммәд галәйһиссәлам Сә’д кабиләсендә яши башлаган вакыттан, бу кешеләрнең сарыклары һәрвакыт тук кайтып, күп сөт бирә башлаганнар. Хәлимә, аның үзенең баласы, ире, хәтта аның туганнары ач булудан туктаганнар. Хәзер Аллаһ Тәгалә алар турында бигрәк тә кайгырткан. Шуңа күрә, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ике яшь тулгач, Хәлимә сабыйны кире бирергә теләмәгән. Ул Әминәдән улын тагын чиста, саф һавада яшәргә калдырырга күндергән. Әминә ризалашкан, һәм сабый үзенең сөт анасы Хәлимәдә биш яшенә кадәр яшәгән.
Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам өйдән ерак түгел урында башка балалар белән уйнаган. Зурларның берсе дә янәшәдә булмаган. Менә балалар каршында ап-ак киемнән ике ир кеше пәйда булган. Бу – ике фәрештә иде. Алар Пәөгамбәребез Мөхәммәдне тотып, күкрәген ярып йөрәген алдылар. Аннары фәрештәләр йөрәктән кара оеган канны алып: “Йөрәгеңнең бу өлеше шайтаннан”, – диделәр. Алар үзләре белән чиста, үтә-күренмәле Зәм-Зәм чишмәсе суы салынган алтын таз алып килделәр. Фәрештәләр шул тазда Мөхәммәднең йөрәген юдылар, аны зирәклек-хикмәт белән тутырдылар, тектеләр һәм үз урынына куйдылар.
Балалар Мөхәммәднең күкрәген кискәнне күргәч, бик нык куркышып качалар. Берникадәр вакыттан көчле курку бетә, сабыйлар тиз генә Хәлимә янына барып, Пәйгамбәребез Мөхәммәдне үтерделәр, дип әйтәләр. Сөт әнисе балалар күрсәткән җиргә йөгерә. Ләкин, исән булган баланы күреп шак ката. Бары тик баланың ак йөзе генә аның белән ниндидер бер гадәти булмаган хәл булганлыгы турында сөйли. Шул вакыттан башлап, Хәлимә аның белән тагын бер-бер хәл булуыннан курка башлый. Шуңа күрә ул малайны үз әнисе Әминәгә кайтарырга карар кыла.
Пәйгамбәребезнең абыйсы
Ләкин Пәйгамбәребез Мөхәммәд әнисе белән озак яши алмый. Аңа алты яшь тулгач, әнисе үлеп китә. Инде бөтенләй ятим калган Мөхәммәдне аның бабасы Абдуль-Мутталиб тәрбияли. Бабасы оныгын бик ярата һәм аны яхшылап тәрбияли. Ләкин бабасы да Мөхәммәдкә сигез яшь тулгач вафат була. Һәм малай Абу Талиб исемле әтисенең абыйсы белән яши башлый.
Абу Талиб яхшы кеше һәм Мөхәммәдкә яхшы абый була. Абу Талиб малайны тәрбияләп, аны һәртөрле начарлыклардан һәм начар кешеләрдән яклый. Алай гына да түгел, балалар, Абу Талиб ятим Мөхәммәдне үзенең үлеменә кадәр, кырык елдан артык һәртөрле явызлыклардан яклый, һәрчак аңа ярдәм итә. Ләкин кайгыртучан Абу Талиб көченнән килгәнчә Пәйгамбәребез Мөхәммәдне бәхетле итәргә тырышса да, малайга бала чагыннан ук авыр була. Абу Талиб ярлы, балалары бик күп була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд абыйсына зур гаиләсен тукландырырга ничек авыр булуын күреп тора. Малайның йөрәге бик мәрхәмәтле була. Һәм шуңа күрә ул, бераз үскәч, абыйсына ярдәм итәр өчен эшләргә барырга карар кыла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд туган шәһәре Мәккә янында сарык көтүе көтә башлый. Һәр ел саен бер ай дәвамында малай сахрада яши. Аның әйләнә-тирәсендә бары тик үсемлекләр, күк, йолдызлар һәм үзе көткән бәрәннәр була. Һәм булачак пәйгамбәр озаклап Аллаһ турында, Ул бар иткән төрледән-төрле гүзәллекләр, дөнья турында уйлана. Сахрада салкын, шуңа күрә дә ул төннәрен туңып чыга торган була. Аның үзе белән ризыгы бик аз, ул бик еш ач кала торган була. Шуңа күрә булачак пәйгамбәр кечкенәдән үк ярлы кешеләрнең ачлыктан һәм салкыннан ни дәрәҗәдә авырлык кичергәннәрен белеп үсә. Ләкин без сезнең белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең Абу Талиб белән яши башлаган вакыттан Аллаһ Тәгалә аларга ярдәм итә, йортта ашарга ризык күбәя, бәрәкәт арта.