Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ бала чагы

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ бала чагы

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ бала чагы

Минем кечкенә дусларым! Бүген сез Җир йөзендә яшәгән бөтен кешеләр арасыннан иң яхшы кеше турында белерсез. Аның белән иң гади булмаган могҗизалар һәм дулкынландыргыч вакыйгалар булган. Бу искиткеч кеше бик-бик күптән, моннан мең дүрт йөз ел элек, Гарәп ярымутравының Мәккә шәһәрендә яшәгән. Аның исеме — Мөхәммәд ибен Абдулла. Бу кеше бөтен җиде күктә дә булып, андагы үзенә кадәр яшәгән пәйгамбәрләр белән сөйләшеп кайткан. Мөхәммәд Аллаһ Тәгаләнең иң гүзәл мәхлукларын, ягъни бар иткән затларын күреп, хәтта Аллаһның Үзе белән дә аралашкан. Шул чорда яшәгән кешеләр аны бик хөрмәт иткәннәр, яратканнар. Алар аны “Мөхәммәд Әл-Әмин”, яисә “Ышанычлы Мөхәммәд” дип йөрткәннәр. Кешеләр аңа шул хәтле ышанганнар, хәтта аңарга үзләренең акчаларын да сакларга калдырырга курыкмаганнар. Һәм берәр сорауда килешә алмасалар, аны казый итеп, ягъни, шушы сорауны чишүче итеп сайлый торган булганнар. Хәтта ул кечкенә чагында да, кешеләр Аллаһ Тәгаләнең аның турында бигрәк тә кайгыртуын тойганнар.

Мөхәммәд бөтен әйләнә-тирәсендәге кешеләрне сөендергән, аларга бәхет китергән. Бу бөек кеше — Ислам дине Пәйгамбәре. Әлеге дин, минем мөхтәрәм дустым, минем һәм синең динең. Безнең Рәхимле Раббыбыз теләге белән, без – мөселманнар, ә Мөхәммәд ибен Абдулла — Ислам дине Пәйгамбәре, Җир йөзендәге бөтен кешеләр арасыннан да иң баш һәм безнең өчен иң сөекле кеше. Аллаһ Тәгаләгә бөтенесе өчен дә рәхмәт әйтик! Ә хәзер әйдәгез, аның авыр, ләкин гүзәл тормышы турында тыңлыйк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ятим бала булып туган. Аның әтисе әле ул туганчы ук вафат булган. Сабый баланың әнисе генә булган. Әнисенең исеме – Әминә. Гарәпләрдә нәни балаларны сахрада, авылда яшәүче хатыннарга имезергә бирү гадәте булган. Анда балалар сәламәт, нык булып үскәннәр һәм чиста, саф гарәп теленә өйрәнгәннәр.

Мөхәммәдне Хәлимә ас-Са’дийя исемле хатын үзенә алган. Ул анда тыныч һәм бәхетле яшәгән. Хәлимә үзенең сөт улы Мөхәммәдне бик яраткан, чөнки Мөхәммәд белән бергә Хәлимәнең гаиләсенә һәм гомумән бөтен сагед токымына Аллаһның бәрәкәте иңгән. Алар иң начар, уңдырышсыз җирдә яшәгәннәр. Һәм аларның сарыклары көтүлектән өйләренә ач кайта торган булганнар. Ләкин Мөхәммәд са’д кабиләсендә яши башлаган вакыттан, бу кешеләрнең сарыклары һәрвакыт тук кайтып, күп сөт бирә башлаганнар. Хәлимә, аның үзенең баласы, ире, хәтта аның туганнары ач булудан туктаганнар. Хәзер Аллаһ Тәгалә алар турында бигрәк тә кайгырткан. Шуңа күрә, Мөхәммәдкә ике яшь тулгач, Хәлимә сабыйны кире бирергә теләмәгән. Ул аның әнисеннән Мөхәммәдне тагын чиста, саф һавада яшәргә калдырырга күндергән. Әминә ризалашкан, һәм сабый үзенең сөт анасы Хәлимәдә биш яшенә кадәр яшәгән.

Бервакыт Мөхәммәд өйдән ерак түгел башка балалар белән уйнаган. Зурларның берсе дә янәшәдә булмаган. Менә балалар каршында ап-ак киемнән ир кешеләр пәйда булган. Бу – ике фәрештә иде. Алар Мөхәммәдне тотып, күкрәген ярып йөрәген алдылар. Аннары фәрештәләр йөрәктән кара оеган канны алып: “Йөрәгеңнең бу өлеше шайтаннан”, – диделәр. Алар үзләре белән чиста, үтә-күренмәле Зәм-Зәм чишмәсе суы салынган алтын таз алып килделәр. Фәрештәләр шул тазда Мөхәммәднең йөрәген юдылар, аны зирәклек-хикмәт белән тутырдылар, тектеләр һәм үз урынына куйдылар.

Балалар Мөхәммәднең күкрәген кискәненне күргәч, бик нык куркышып качалар. Берникадәр вакыттан көчле курку бетә, сабыйлар тиз генә Хәлимә янына барып, Мөхәммәдне үтерделәр, дип әйтәләр. Сөт әнисе балалар күрсәткән җиргә йөгерә. Ләкин, исән булган баланы күреп шак ката. Бары тик баланың ак йөзе генә аның белән ниндидер бер гадәти булмаган хәл булганлыгы турында сөйли. Шул вакыттан башлап, Хәлимә Мөхәммәд белән тагын бер-бер хәл булуыннан курка башлый. Шуңа күрә ул малайны үз әнисе Әминәгә кайтарырга карар кыла.

Дарья Абдуллаева

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...