Сәфәр ае

Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.

Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән.

Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа ышану тулысынча нигезсез. Коръән Кәрим иңгәнче гарәпстан мәҗүсиләре арасында бу ырым булган. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бөтен ырымнарны да юк итте, ә сәфәр ае турында аерым болай дип әйтте:

“Сәфәр ае бәхетсез ай булып саналмый”.

Шулай итеп, мөселманнар төрле ырымнарга ышанырга тиеш түгел. Ягъни бу айда туйлар да һәм башка мәҗлесләрне дә үткәрергә ярый.

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...