Әбиемнең матур сүзләре әле дә йөрәгемнең түрендә
Әбиемнең матур сүзләре әле дә йөрәгемнең түрендә
Әби, дәү әни һәркем өчен кадерле, бу дөньяда яшәгәндә зур урын алып торучы кеше. Мин дә үземнең әбиемнең тарихы белән уртаклашырга теләп, кулыма каләм алдым.
Әбиемнең исеме Хәсәнова Галимә Хәсән кызы 1911 елда Горький өлкәсендә Печә авылында туган. Аның игезәк ир туганы һәм олы апасы булган. Әниләре яшьли вафат булган. Әтиләре янәдән өйләнеп, гаиләгә үги ана алып кайткан.
Балаларга үги әниләре белән яшәве бик авыр була. Ул балаларны яратып бетерми, гел аларга авыр эшләр эшләтә, әгәр эшләмәсәләр орыша, хәтта кул күтәрүләр дә булгалый.
Әбием ул вакытта мәдрәсәдә укыган. Укырга бик яраткан, мәдрәсәгә ашкынып, гыйлем эзләп барган, ләкин бары тик 3 классны гына укый алган. Үги әни килгәч, укырга йөрү тыелган.
Мин төпчек онык булганга әбиемне инде олы яшендә буларак хәтерлим. Әбиемә кунакка килергә бик ярата идем. Башта мине әти-әнием үзләре белән бергә алып киләләр иде, ә соңыннан мин үзем генә дә аның янына килә башладым. Бераз үсә төшкәч мин әбиемнең гамәлләре артыннан күзәтә башладым.
Ул һәркөнне вакытны карап кына тора, кояшның чыкканын һәм байганын барлый иде, календарьдан да карап бара. Билгеле бер вакыт җиткәндә ул кечкенә паласын җәеп сәҗдә кыла торган иде. Бу вакытта шауламаска һәм әбигә комачауларга ярамаганы хакында барысы да белә иде. Соңрак мин мондый гамәлнең көнгә 5 тапкыр укыла торган намаз икәнен белдем, ә әбиемнең матур паласы да намазлык дип аталганына төшендем. Әбием намазлыгын үзе текте. Ул вакытта мин нәкъ менә аның куллары белән тегелгән намазлыкта беренче намазымны укырмын дип башыма да китермәгән идем.

Әбиемне мин яулыклы һәм кулына хөрмә төшләреннән ясалган тәсбих тоткан сурәттә күз алдында тотам. Аның шул тәсбихен истәлек итеп әле дә саклыйм. Минем сорауларыма әбием сабыр гына шатланып җавап бирә иде. Ни өчен тәсбих 100дән тора һәм нәрсә укырга кирәклеген ул миңа тәфсилләп аңлатты. Кичке вакытларда ул өстәл янына утырып үзенең “могҗизалы” китапларын алып укыр, ә мин каршысына утырып тыңлар идем. Мин бернәрсә дә аңламыйм, чөнки китаплар гарәп хәрефләре белән иске татар телендә язылган иде. Мин бу гаҗәеп хәрефләргә карап, боларны беркайчан да исемдә калдыра алмаячакмын һәм укырга да өйрәнә алмам дип уйлаган идем. Һәм гарәп алфавитын өйрәнүдән баш тарттым, әмма соңрак бу хакта бик үкендем. Әлбәттә миңа бик кызык иде, анда нәрсә язылганын укып беләсем килде. Әбием кулына каләм алып яза башлаган чакта, аның кулы артыннан күзәтергә ярата идем. Соңрак әбием бу китапларда язылган тарихлар турында сөйли башлады. Ул вакытта мин мондый гаҗәеп вакыйгалар турында хәтта әкиятләрдән дә ишеткәнем булмады. Әлеге тарихи вакыйгаларның Ислам тарихы булуына мин озак еллар үткәч кенә асылына төшендем.

Рамазан аеның кайчан башлануын һәм кайчан тәмам булуын без һәрвакыт белә идек. Кадер киче булганда әбием безгә дога кылырга кирәклеге турында искә төшерә һәм Аллаһ Тәгалә бу төнне һичшиксез доганы кабул итәчәге турында аңлата иде. Ураза бәйрәмендә без ел саен әбием янына аның тәмле ризыклары белән чәй эчәргә җыелу – ул безнең гаиләнең гадәте иде.
Әбиемнең тагын бер гаҗәеп сөйләгән вакыйгасы – ул Хаҗ, Корбан бәйрәме турында иде. Ул вакытларда миңа боларның барысы да дөньяда булмаган фантастик хикәя кебек тоелды һәм ул урынга беркайчан да барып җитү мөмкин түгел кебек иде. Әмма Аллаһ Тәгалә теләсә, һәрнәрсә тормышка ашачак һәм һәркем хаҗ кылачак, Мәккәдә, Мәдинәдә булу да бик мөмкин икәнлеген мин ул вакытта белми идем.
Шундый әбием булуына Аллаһка мең шөкерләремне әйтеп дога кылам. Нәкъ әбием минем күңелемә иман орлыгын салды. Мин Аллаһның рәхмәтенә һәм мәрхәмәтенә инанам, Аллаһ теләсә, әбием белән җәннәттә очрашачагыбызга иманым камил. Ин шә Аллаһ, шулай булсын дип кулларымны күтәреп Аллаһымнан сорыйм!