Кеше – иң күркәм мәхлук

Кеше – иң күркәм мәхлук

Кеше – иң күркәм мәхлук

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Инҗир җимеше вә зәйтүн агачы белән ант итәм. Мөбарәк Тур тавы белән ант итәм. Һәм бу иминлек шәһәре Мәккә белән ант итәм” (“Тин” сүрәсе, 1-3 аятьләр)

 

Бу аятьләрдә дүрт әйбер белән ант ителә. Аларның икесе – инҗир агачы һәм зәйтүн агачы. Өченчесе, - Тур (Синай тавы), ә дүртенчесе — Мәккә шәһәре.

Тур һәм Мәккә шәһәре кебек үк бу ике агач мул бәрәкәтләргә һәм аеруча бер дәрәҗәгә ия.

Кайбер абруйлы галимнәр әйтүенчә, «инҗир» һәм “зәйтүн” агачларының чыгышы, ягъни Урта диңгезнең көнчыгыш өлеше белән чиктәш илләрне, бигрәк тә Палестина һәм Сүрияне символлаштыра. Коръәндә зикер ителгән пәйгамбәрләрнең күбесе шушы җирләрдә яшәгән, шул исәптән Ибраһим галәйһиссәлам дә Палестинада торды, аннан ул Аллаһның әмере белән гаиләсен Мәккәгә күчерде.

Синай тавында Муса галәйһиссәлам Аллаһ белән сөйләште, имин шәһәр булган Мәккәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туды.

Бу ант ителгән аятьләрдән соң “Тин” сүрәсендә әйтелгән: “Без кешене иң күркәм рәвештә яралттык”. Бу аятьнең мәгънәсе шунда ки, кеше иң матур табигый көчкә һәм сыйфатларга ия, бу сыйфатлар башка бер мәхлукта да юк. Физик яктан да ул иң күркәм формада һәм бу шәкелдә башка бер мәхлук та яратылмаган.

Ибен Гарәби әйтүенчә, кешедән дә күркәмрәк башка бер мәхлук та юк. Имам Куртуби бу хакта бер вакыйганы зикер итеп киткән. Гайсә бин Муса Хәшимлә исемле хәрби Әбу Җәгъфар Мансур хәлифәлек иткән заманда ул хәлифнең зур дәрәҗәле хәрбиләреннән саналган. Бу хәрби хатынын бик яраткан. Бервакыт айлы төндә алар икәүләшеп айга карап утырганда, ул шаяртып: “Әгәр син бу айдан матуррак булмасаң, өч тапкыр талак”, - дип әйтеп куя. Хатыны исә бу сүзләрне ишетүгә ире беррәттән өч талак бирде дип уйлап тиз генә иреннән ераклаша. Бу сүзләр шаяртып кына әйтелгән булса да, шәригатьтә алар чын талак итеп кабул ителә.

Гайсә бин Муса төне буе кайгырып чыккан, иртән иртүк хәлиф янына барып барысын да тәфсилләп сөйләп биргән. Хәлиф Әбу Мансур Җәгъфар шәһәрдәге бөтен фәкыйһләрне җыеп эшнең нидә булуын аңлаткан. Галимнәр барысы да, бу очракта талак үзә көченә ия, дигән фикергә килгәннәр, чөнки бер кеше дә айдан матуррак була алмый. Әмма араларында бер галим Имам Әбү Хәнифәнең укучысы булган һәм ул бу фикергә кушылмыйча дәшми утырган. Хәлиф аңардан: “Син ни өчен дәшмисең?” - дип сорагач, ул “Тин” сүрәсен укыган һәм: “Әй мөэмиинәр әмире, Аллаһ Тәгалә Коръәндә: “Без кешене иң күркәм шәкелдә яралттык” дигән, димәк, кешедән дә күркәмрәк мәхлук була алмый” – дип җавап биргән. Аның бу сүзләреннән соң башка галимнәр дә аның сүзләренә каршы берни әйтә алмаганнар. Шулай итеп хәлиф бу талакны дөрес түгел дип санаган.

Димәк, кеше – тышкы яктан да һәм эчке яктан да Аллаһның иң күркәм мәхлугы. Кеше тәненең һәр әгъзасы төрлечә хәрәкәт итәргә сәләтле. Ул төрле әйберләрне куллары белән тота, күчерә һәм күтәрә. Хәтта бер баш бармакны гына алсак та, аның нинди гаҗәеп мөмкинчелекләре күп, чөнки аннан башка кеше әйберләрне тота алмаячак. Колак, күз, авыз, теш, борын эшчәнлеге – болар барысы да үзеннән-үзе могҗиза. Алар барысы да бергә җыелып, бер-берсен тулыландырып торалар. Телнең сыгылмалылыгы, тешләрнең урнашуы һәм тавышның төрле ритмнарга ия булуы аңа арыслан кебек ырылдарга һәм сандугач кебек җырларга мөмкинлек бирә. Боларның барысына да карасак, без кеше тәненең никадәр катлаулы бер фабрика кебек булуын һәм андагы әгъзалар никадәр нечкә эшләрне башкара алуын күрәбез. Шуңа күрә дә кеше даими Аллаһка шөкер итәргә, биргән ниг үъмәтләрдән разый була белергә тиеш.

Аллаһ Тәгалә безне шөкер итүчеләрдән һәм иманлы бәндәләрдән кылсын!

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...