Мәҗлес – Пәйгамбәребез галәйһиссәләм җыелышыннан алып парламентка кадәр

Мәҗлес сүзе гарәп теленнән алынган, “җүлүс”, ягъни утыру дигән мәгънәдә, “утырыш, җыелыш” дигәнне аңлата. Мөселманнарда мондый утырышларны үткәрү гадәте булган, алар түгәрәк ясап утырганнар һәм бу кайвакытта халька, ягъни түгәрәк дип тә аталган. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм заманыннан алып мәҗлес дип мәчетләрдә үткәрелгән дин дәресләрен атаганнар.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мәчетендә ике төрле мәҗлес тәҗрибә кылынган: берсе гыйлем мәҗлесе, икенчесе зикер мәҗлесе. Риваять ителгәнчә, Пәйгамбәребез гадәттә беренче төр мәҗлескә күбрәк игътибар биргән. Шулай ук мондый мәҗлесләрдән ахыр чиктә мәдрәсәләр оешкан ә инде соңрак югары уку йортлары барлыкка килгән. Мәҗлесне кем үткәрсә, шуның исеме белән аталган, мәсәлән, Аллаһның Илчесе мәҗлесе, Сәгыйд бин Мусайиб мәҗлесе һәм башкалар. Хәдисләр өйрәнелгән мәҗлесләр гыйлем мәҗлесе булып саналган. Коръән өйрәнелгән мәҗлесләр Саб мәҗлесе дип аталган, әгәр ислам гыйлемнәренең бер тармагы өйрәнелсә, аны тәглим мәҗлесе дип йөрткәннәр. Мәчеттәге сөйләшүләрне вәгазь мәҗлесе дип атаганнар. Кәләм һәм фәлсәфә мәҗлесләрендә төрле бәхәсләр алып барылганга бәхәс мәҗлесе дип йөрткәннәр. Габбаси хәлифәлеге заманында бәхәс мәҗлесләренә аеруча игътибар биргәннәр, кайбер хәлифләр үзләре дә бу бәхәсләрдә катнашканнар. Шулай ук хәлиф сараенда әдәбият, җыр һәм башка мәҗлесләр үткәргәннәр.
Урта гасыр галимнәренең биографияләрендә аларның нинди мәҗлескә беркетелгән булуы зикер ителә. Ән-Нугайми “Әд-дирис фи тарихиль-мәдәрис”ендә, Җәмәл әл-Әиммә ибн Мәних (1166 елда вафат булган) турында сөйләгәндә, аның мәчеттә Коръән уку, фикыһ һәм гарәб грамматикасы дәресләре бирелә торган мәҗлесе булуы хәбәр ителә. Җыентыкларда мәҗлес үткәрү әдәбе турында күп кенә хәдисләрне табарга була. Мәҗлескә килергә теләгән кеше хушбуйлар сибенеп, чиста-пөхтә киенеп килергә тиеш; килгәч тә буш урынга утырырга; җыелышкан кешеләргә сәлам бирү; кычкырып сөйләшмәү; яман сүзләр әйтмәү; әгәр җыелышта ниндидер яшерен мәгълума турында хәбәр ителгән икән, ул хәбәрне таратмаска һәм башкалар. Мәҗлескә бер галим килсә, яисә олы яшьтәге кеше килсә хөрмәт йөзеннән торып басарга, аларга урын биреп түгәрәкне киңәйтергә кирәк.
Коръән Кәримнең “Шура сүрәсендә 38 аятьтә хәбәр ителгәнчә, мөэминнәрнең башкалардан аермалы буларак бер сыйфаты - ул үзара киңәшләшү. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм мөэселман өммәтенең мөһим сораулары туганда, сәхәбәдәр белән киңәшләшкән. Бу гадәткә тугры хәлифләр дә ияргәннәр. Бу тәҗрибә төрле институтлар булыргу нигез буларак хезмәт итә. Мәсәлән, дәүләт эшләре буенча җыелышулар шура мәҗлесе (ягъни киңәш мәҗлесе) дип аталган. Әюбиләр дәүләтендә киңәш мәҗлесе казначейлыкны күзәтергә тиеш булган һәм диван әгъзалары җыелышы дип аталлган. Сәлҗүкләр җыелышларында солтаннар дәүләт эшлеклеләрен кабул иткәндә хосусый мәҗлес дип йөртелгән. Мәмлүк дәүләте заманында җыелышларда сугыш яки тынычлык турындагы карарлар сугыш мәҗлесе дип аталган утырышларда кабул ителгән. Гарәп телендә төнге җыелышларда кешеләр төрле риваятьләр сөйләгәннәр үзара аралашканнар һәм бу мәҗлесне самар дип, ә мәҗлестә катнашучыларны самир дип йөрткәннәр. Бу сүз Коръәндә дә Муэминун сүрәсенең 67 аятендә әйтелгән. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм кайвакытта бу мәҗлесләрдә катнашкан, үткән кавемнәр турында төрле гыйбрәтле риваятьләр сөйләгән. Соңгы елларда төнге мәҗлесләрдә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең тормышы турында, хәрби сәяхәтләре һәм шулай ук хәифләр тарафыннан да бу гадәт дәвам иткән.
Мәҗлес сүзе дәүләт җитәкчеләренә юнәлтелгән хатларда мәҗлес сүзе аша аеруча хөрмәт күрсәтү кебек саналган. 18 гасырның урталарыннан алып Ислам дине илләрендә мәҗлес беренче чиратта Госманлы империясендә милли җыелышларны билгеләү өчен кулланыла башлый, төрле структуралардагы парламент кебек кулланыла. Госманлы дәүләтендә Милләт мәҗлесе, хәзер ул Бөек Милләт мәҗлесе дип атала. Иранда милли шура мәҗлесе дип йөртелә; гарәп илләрендә урынбасарлар шурасы мәҗлесе һәм башка төрле мәҗлесләр бүгенге көнгә кадәр сакланып килә.