ГЫЙЛЕМ - НУР, НАДАНЛЫК - ХУР

ГЫЙЛЕМ - НУР, НАДАНЛЫК - ХУР

Ислам динендә гыйлем алуга зур әһәмият бирелә. Коръән Кәримнең беренче аяте дә гыйлем алу турында бара. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Изге Рамазан аеның Кадер кичәсендә Җәбраил фәрештә аркылы Аллаһы Тәгалә Коръәннең беренче аятен иңдерә. Анда Аллаһы Тәгалә: «Галәмне бар иткән Раббыңның исеме белән укы!», дип әмер итә, ягъни белем ал, өйрән, уйлан, фикерлә! («Галәк» сүрәсе 1нче аять). Бу аять, иң беренче чиратта, Коръәнне һәм башка дини белемнәрне өйрәнергә куша. Шулай ук әлеге әмергә файдалы дөньяви гыйлемнәрне өйрәнү дә керә. Шуңа күрә һәр кеше гыйлемгә омтылырга тиешле.

 

Гыйлемгә ия булу – зур дәрәҗә. Чын галимнәр җәмгыятьне наданлыктан белемгә, караңгылыктан яктылыкка чыгара, рухи яктан баета, камилләштерә, мәңгелек бәхеткә юл күрсәтә. Галимнәрнең фазыйләтләре турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә.

«Әйт: «Белүчеләр белән белмәүчеләр бертигезме? Юк, әлбәттә, бертигез түгел. Моның шулай булуын бары тик акыл ияләре генә белә» («Зүмәр» сүрәсе, 9нчы аять).

«Аллаһы Тәгалә сезнең арадан иман китергәннәрне һәм белем бирелгән кешеләрне дәрәҗәләргә күтәрә» («Әл-Мүҗәәдәлә» сүрәсе, 11нче аять).

«Әгәр белмәсәгез, галимнәрдән сорагыз» («Нәхел» сүрәсе, 43нче аять).

«Аллаһтан бары тик коллары арасыннан галимнәр генә курка» («Фәтыйр» сүрәсе, 28нче аять).

Галимнәрнең күркәм сыйфатлары турында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләре белән танышыйк. «Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да, дирһәмне дә мирас итеп калдырмады, алар бары тик гыйлем генә калдырды. Кем аны алса, шул үзенә бик зур өлеш алган булыр», – дигән (Тирмизи).

«Әгәр Аллаһ берәр кешегә яхшылык теләсә, аны динне аңлатучы итә» (Бохари).

Ислам галимнәре аңлатуынча, мөгаллимнәргә, остазларга карата түбәндәге әдәп кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

1.Укытучыларны беренче булып сәламләү. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте буенча мөселманнар бер-берсен «Әссәләмү галәйкум!», ягъни «Сиңа Аллаһның сәламе булсын!» дип сәламләргә тиеш. Гарәп телендәге «сәлам» төшенчәсенә «сәламәтлек, иминлек, тынычлык» дигән мәгънә салынган. Шулай итеп, башка кешене «Әссәләмү галәйкум!» дип сәламләүче аңа: «Аллаһы Тәгалә сиңа сәламәтлек, иминлек, тынычлык бирсен!» – дип теләгән була.

2.Укытучыларны ярату һәм хөрмәт итү. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Олыларны хәрмәт итмәгән, кечеләргә миһербанлы булмаган һәм галимнәребезгә ихтирам күрсәтмәгән кеше минем өммәтемнән булмас», – дигән (Әхмәд бин Хәнбәл, Муснад). Хикмәт ияләре әйткәннәр: «Һәрбер белем иясен хөрмәт итү тиешле, чөнки ул – Аллаһ белемен таратучы. Кеше хөрмәт күрсәтүне калдырып хурлыкка төшә, хөрмәт күрсәтеп үз дәрәҗәсен арттыра». Укытучыны хөрмәт итүнең иң күркәм үрнәген сәхабәләр күрсәткән. Алар үзләренең остазына, ягъни Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә карата һәрвакыт әдәпле булганнар, аны игътибар белән тыңлаганнар. Алар: «Без Аллаһның расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең нәсыйхәтләрен тыңлаганда, күңелләребез Раббыбыз Аллаһка һәм Аның пәйгамбәренә карата мәхәббәт һәм әдәп белән тула иде, әйтерсең лә башларыбызга кошлар кунган һәм әгәр без хәрәкәтләнсәк, ул кошлар очып китәр иде», – дигән (Ибн Мәҗә). Мәшһүр татар дин галиме, тарихчы һәм әдип Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936) шундый нәсыйхәт биргән: «Остаз һәм укытучыларны, кем булса да булсын, гыйлем әһлен һәм үзеннән күп белүчеләрне олылау, Изге Корьән һәм шәригать китапларын, кәгазьләрен хөрмәтләү гыйлемне хөрмәтләү буладыр».

3.Укытучы янында күп сөйләшмәү. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанган кеше файдалы, изге сүзләр сөйләсен яки дәшмичә торсын», – дигән (Бохари, Мөслим). Танылган Ислам галиме имам Шәфигый (Аллаһ аны рәхмәтеннән аермаса иде): «Кеше фикерен белгертеп, сөйләр алдыннан башта бик нык уйласын. Әгәр әйтәчәк сүзләрдә файда булса – сөйләсен. Әгәр шикле булса – сөйләмәсен», – дигән.

4.Сорау бирер алдыннан укытучының рөхсәтен алу. Гали ибн Әбу Талиб (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: «Укытучының хакларыннан аңа күп сорау бирмәү, аны җавап бирә алмаслык авыр хәлдә калдырмау, арганын сизсәң үҗәтлек күрсәтмәү, торырга теләсә – киеменнән тартмау, серен таратмау, аның янында беркемне дә яманламау, ялгышуын теләмәү, әгәр дә ялгышса – гафу итү, аны Аллаһның әмерен саклаганчыга хәтле хөрмәт итү, аның алдына утыру, әгәр дә берәр ярдәмгә мохтаҗ булса, иң беренче булып ярдәм итү һәм аны башка кеше синеңчә әйтмәде, дип авыр хәлдә калдырмау».

5.Укытучы өчен дога кылу. Бөек галимебез Әбү Хәнифә (Аллаһ аны рәхмәтеннән аермаса иде) укытучысы Хәммәд ибн Сөләймәнгә карата бик ихтирамлы булган. Ул һәр намаз саен, әти–әнисе белән беррәттән, укытучысы өчен дә Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сораган.

Танылган татар дин галиме, шагыйрь Габдерәхим Утыз-Имәни (1754-1834) гыйлем турында болай дип язган:

Син гыйлем тупла, наданлыктан уян,

Ахирәт көнне надан – эттән яман.

Бел: гыйлем нур ул, сине нурландырыр,

Ә наданлык – ут, сине ул яндырыр...

 - - -

Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл,

Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул.

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.

Суфьян әс-Сәүри (Аллаһ аны рәхмәтеннән аермаса иде) дини гыйлем алу тәртибен болай дип аңлаткан: «Гыйлем алганда иң беренче эш – дәшмәү. Икенчесе, укытучыны игътибар белән тыңлау һәм истә калдыру, өченчесе, ул гыйлем белән изге гамәлләр кылу, дүртенчесе, ул гыйлемне тарату һәм башкаларга өйрәтү». Әгәр кеше шушы дүрт шартны үтәсә, ул камил гыйлем иясенә әверелә.

Гыйлем алуның фазыйләтләре турында хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә кылган гамәленә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Гыйлем иясенә күктәге һәм җирдәге җан ияләре гөнаһысын гафу итүне сорыйлар, хәтта балыклар да. Галимнең гыйбәдәт кылучы (белемсез) кешедән өстенлеге – айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек». (Тирмизи)

 

Нияз Сабиров

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...