Мөселманнарга хелоуинны бәйрәм итәргә рөхсәт ителәме?

Мөселманнарга хелоуинны бәйрәм итәргә рөхсәт ителәме?

Мөселманнарга хелоуинны бәйрәм итәргә рөхсәт ителәме?

Октябрь ахырында зур шәһәр урамнарында төрле маскалар, өрәк һәм башка сурәттәге костюмнар кигән кешеләрне күрсәгез, бу сезнең ниндидер бер фильм төшерүгә очраган дигән сүз түгел әле. Бу Хеллоуин бәйрәме якынлашуын аңлата. Моннан берничә дистә еллар элек Союз заманнарында бу бәйрәмне бик аз кеше генә белә иде. Бүгенге көндә ул бик мәшһүр булып китте, бигрәк тә яшьләр арасында, чөнки алар гадәти булмаган нәрсәләрне яңалыкларны бик тиз кабул итеп алырга яраталар.

 

Бу нинди бәйрәм һәм нинди йолаларга бәйләнгән?

Моннан йөз еллар элек Аурупаның киң җирлекләренә кельт кабиләләре урнашкан (бүгенге көндә бу халыкның токымы Ирландия халкы, шулай ук Шотландия һәм Уэльста яшиләр). Алар мәҗүсиләр булганнар һәм төрле табигать көчләренә ышанганнар. Алар елны ике өлешкә бүлгән – яктылык күп булган җәйге өлешенә кояш хакимлек иткән вакытны, караңгы, кышкы вакытны мәетләр хуҗасы Самайн исемле илаһ хакимлек итә дип уйлаганнар һәм кояш хуҗасы яз җиткәнчегә кадәр аның хакимлеге астында тора дип уйлаганнар.

Октябрь ахыры кельт халкы өчен җәйнең тәмамлануы һәм елның якты өлеше бетеп кышкы өлеше башлануы, кыр эшләре тәмамлану һәм уңышны җыеп бетерү чоры булган. Бу вакытта аларның гадәте буенча яңа ел башланган. Яңа елны каршылау аларда 31 октябрьнең төненнән алып бер атна бәйрәм ителгән (бүген исә шушы көннәрдә Хеллоуин бәйрәм ителә).

Кельтлар ышануы буенча бу вакытта мәетләр дөньясының ишекләре ачыла һәм аларның җаннары бу дөньяга килә. Кешеләр куркыныч өрәкләрнең корбаны булудан курыкканнар, шул максаттан махсус йолалар үткәрелгән. Кешене танымасыннар өчен төрле костюмнар, маскалар кияргә кирәк булган. Явыз җаннар йортка керә алмасын өчен алар өчен урамнарда ризыклар калдырганнар – гаилә әһелләреннән үлгән җаннар өчен ризыкландыру буларак та кулланганнар.

Әлеге бәйрәмнең икенче символы – ул ут, бу вакытта урамнарда учаклар якканнар һәм аның ялкыны аша үткәннәр һәм бу гадәт кара көчләрне куу йоласы дип аталган. Төрле яшелчәләрдән, башта ул шалкан, соңрак кабакның уртасын алып эченә янып торган күмерләр салганнар һәм шуны явыз көчләрдән саклаучы буларак өйләренә алып кайтканнар. Бүгенге көндә уртасына шәм куелган кабак бу бәйрәмнең аерылгысыз бер символы булып тора.

Шул ук вакытта күп кенә кешеләр күрәзәчелек белән дә шөгыльләнгәннәр, мәсәлән, көзгегә карап яки каштан чикләвеген утка атып үзләренең киләчәкләрен белергә теләгәннәр. Гадәттә моны яшь кызлар, егетләр сөйгән кешеләре белән бергә булу-булмауны белү өчен шулай эшләгәннәр.

Аурупага христиан дине килгәч, бу бәйрәм мәҗүсиләрдән калган гадәт булу сәбәпле тыелган. Яңа христиан диненә килгән гади халык элеккеге гадәтләрне калдырырга теләмәгән һәм бу бәйрәмнең мәгънәсенең максатын мәҗүсилектән алмаштырып, 1 ноябрь көнен – изгеләр көне итеп билгеләгәннәр. IX гасырда Рим папасы Григоий III “бөтен изгеләр көне” итеп билгеләргә әмер иткән.

1846 елда Ирландия кешеләре ачлыктан котылу максатыннан Америка җирлегенә күчеп киләләр һәм шул вакыттан алып әлеге бәйрәм янәдән туган кебек була. Бу бәйрәм бөтенесенә дә ошый һәм милләтенә карамастан җәмгыятьнең бөтен катламнары да билгеләп үтә башлыйлар.

Бүгенге көндә бу бәйрәм белән кызыксыну күбрәк акча һәм сәүдә эше белән тыгыз элемтәдә тора. Чөнки төрле товарлар эшләп чыгаручы эшмәкәрләргә, мәсәлән маскалар, төрле костюмнар, кәнфит һәм интерьер бизәлешләрен сатучылар өчен бу зур табыш китерүче бәйрәм. Шушы бәйрәм вакытында эшмәкәрләр 6 млрд доллар керем алалар. Әлбәттә шундый зур табыш китерүче бәйрәмне сәүдәгәрләр хуплап чыгалар.

 Мөселманнарга бу бәйрәмдә катнашырга ярыймы?

Бүгенге көндә кельтларның мәҗүси потларына ышанучылар дөньяда калмады диярлек һәм шул сәбәпле бу бәйрәм күбрәк дөньяви булып тора һәм бу күңел ачуда бернинди зыян юк дип уйлыйлар. Әмма бу бөтенләй дә зыянсыз дип әйтеп булмый:

Беренчедән, бу бәйрәм потларга табынучы мәҗүсиләрдән калган. Бу бәйрәмгә кагылышлы явызлык көчләре, караңгылык патшасын юмалау кебек гадәтләр безнең Ислам диненә каршы килә. Чөнки без бердәнбер Аллаһның бөтен дөнья белән идарә итүенә һәм явыз җаннар Аллаһның әмереннән башка бернинди көчкә дә ия булмавына ышанабыз. Үлгән туганнарыбызның халәтен бары тик Аллаһ кына белә, ә без бары тик Аллаһтан үлгән кардәшләребезнең хәлләрен җиңеләйтүне сорап дога кыла гына алабыз.

Икенчесе, сихерчеләр, багучылар, шайтаннар, мәетләрнең яңадан терелүеннән көлү зур куркыныч тудыра. Безнең динебездә багулар, сихер, магия барысы да катгый тыелган. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хәдисендә иң зур гөнаһларны санап киткәндә, сихерне дә әйтеп үткән. Димәк алар кебек киенү һәм аларга охшарга тырышу – Ислам динендә зур гөнаһ.

 Белгәнебезчә, яман көчләр, шайтан – алар барысы да кешенең ачык дошманы, бу хакта Коръән Кәримдә әйтелгән. Мондый әйберләрдән көлү яманлыкның, куркынычның барлыгын аңлауны юк итә һәм шулай итеп яхшылык белән яманлык арасындагы киртә дә югала. Без балаларыбызга шырпы яисә пычак белән уйнарга рөхсәт итмибез, чөнки аларның балага зыян китерергә мөмкин икәнен аңлыйбыз. Димәк явыз җаннар яисә шайтан булып уйнарга да рөхсәт итәргә тиеш түгелбез.

Безнең үзебезнең бәйрәмнәребез, гадәтләребез бар, шул бәйрәмнәребез вакытында без күңел ача, тәмле ашый, кунаклар чакыра һәм өйләрбезне бизи алабыз.

 Аллаһ Тәгалә безне барыбызны да туры юлга күндерсен, ялганны ялган итеп күрсәтсен һәм ялганнан безне ерак кылсын.

 

Рамиль Әхмәтҗанов

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Шәүвәл аеның фазыйләте

Рамазан аеның бетүе белән шәүвәл ае башланды. Бу айда алты көн ураза тоткан кеше бер ел ураза тоткандай булыр. Аны дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне дә, шулай ук Рамазан бәйрәме узганнан соң да тотып була. Бу ураза казага калган ураза булып саналмый. Ураза гаетенең беренче көнендә бәйрәм итеп, соңыннан...


Олы Кибәче авылында балалар арасында мөәззиннәр бәйгесе үтте

Саба районы Олы Кибәче авылында дүртенче тапкыр мөәззиннәр бәйгесе үтте. Анда 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге малайлар катнашты. Бәйге шушы авылда 30 елга якын имам ярдәмчесе булган, авылның дини тормышында актив катнашкан Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә багышлап үткәрелә. Быел анда Саба районының Олы...


Иң бай сәхабәләрнең берсе - Габдерахман ибн Ауф тәрҗемәи хәле

Габдерахман ибн Ауфның тарихы (Аллаһы аңардан разый булсын) аның бизнес-стратегиясен ача, ул үзенең тырышлыгы белән гаять зур байлыкка ирешә.    Габдеррахман ибн Ауф ислам динен кабул иткән иң беренче мөселманнарның берсе була. Ул үзе исән вакытта ук җәннәт белән шатландырылган ун...


Балага дини тәрбия бирү – киләчәкнең уңышлы җимеше

Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең галәйһиссәлам хәдисләрендә тәрбиячеләрнең вазифалары күрсәтелгән һәм тиешлесен үтәмәүләре өчен кисәтүләр ясалган. Балаларны тәрбияләү ул – олы әманәт. Һәм аның җаваплылыгы бик зур.   Аллаһы Тәгалә “Та-һа” сүрәсенең 132 нче аятендә болай ди: “Ий Мөхәммәд!...


Тик Исламда ачып бирелгән

Аллаһка ышанганнар аз түгелләр; Бик күп алар, җитәрлек бүген. Озакламый бар да кабул итәр Җир йөзендә Ислам динен.   Галимнәрнең ачышларын алсак, Алар Коръән белән бәйләнгән. Аллаһының хаклык канунына Пәйгамбәребез безне әйдәгән.   Бер – береңә чиксез яхшылык кылу, Йөрәктән үтәү Аллаһ...