Ислам динендә хатын-кызның дүрт халәте

Ислам динендә хатын-кызның дүрт халәте

Ислам динендә хатын-кызның дүрт халәте

Ислам диненә кадәр хатын-кызның хокуклары бөтенләй юк дип әйтергә була. Мәсәлән Аурупада җәмгыятьтә булган бөтен бәлаләр дә хатын-кыздан чыга, дип санаганнар. Кытайда хатын-кызны шайтанның иярчене дип атаганнар. Япониядә аны җәмгыятьтән аерып тотканнар, чөнки хатын-кыз нәҗестән яратылган дип саналган. Һиндуслар динендә ире үлгән тол хатынны иренең мәете белән бергә тереләй яндырганнар. Гарәп ярымутравында кыз баланы ләгънәт дип санап, тугач та тереләй күмгәннәр.

 

 

Нәкъ менә шундый заманда, хатын-кыз хокуксыз булганда, Аллаһ Тәгалә Үзенең Илчесен Ислам динен таратырга җибәрде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хатын-кызның хокукларын күтәрде, җәмгыятьне тәрбияләп, хатын-кыз – ул кыз бала, кыз туган, хәләл җефет һәм ана булу хокукларыня ия булучы зат икәнен аңлатты. Аларны яклау һәм саклау һәрбер ир кешенең вазыйфасы булуы хакында хәбәр итте.

Ислам дине кыз балаларына мәрхәмәтле булган ирләрне мактый һәм аларның яхшы мөнәсәбәтләре өчен җәннәтле булу мөмкинлеге барлыгын белдерә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Әгәр берәүнең ике кызы яисә ике кыз туганы бар икән һәм ул аларны матди яктан бөтен ихтыяҗларын тәэмин итеп торса, ул кеше белән мин җәннәттә бергә булачакмын” – дип хәбәр итте.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сүз белән генә түгел, ата кешенең кыз баласына булган мөнәсәбәтен гамәлләре белән дә күрсәтте. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең нәселе аның кызы Фатыйма (Аллаһ Тәгалә аңардан разый булсын) аша дәвам итүе дә Аллаһ Тәгаләнең бер хикмәте. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм кызына карата аеруча мәрхәмәтле булды һәм аны бик яратты. Үзенең яратканын белдереп: “Фатыйма – ул минем бер өлешем, әгәр аңа берәү авырлык китерсә, димәк ул миңа авырлык итергән була” – диде.

Фатыйма әтисе янына килгәндә, ул торып басып аны каршы алган, маңгаеннан үбеп янына утырткан. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм берәр җиргә киткәндә, соңгы саубуллашкан кешесе Фатыйма булган, кайткач иң беренче күрешкән кешесе дә Фатыйма булган.

Кыз һәм ир туганнарыбызны без табигый хәл итеп кабул итәбез. Аларның барылыгын Аллаһ Тәгаләнең бәрәкәте итеп сирәк уйланабыз. Ислам дине безне туганнарыбыз белән тату яшәүгә алар белән элемтәне өзмәскә өнди. Иманлы кеше Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен туганнары белән дус яши. Туганнар арасындагы элемтә – ул Ислам дине әхлагы Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына ирешү.

Хатын-кызларның хокукларын кайтару юлында, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Өйләнешү – ул минем сөннәтем, әгәр берәү минем сөннәтемне инкарь итсә, ул минем өммәтемнән булмас”, - диде. Гаиләдә хәләл җефет – ул дус һәм иптәш, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына ирешү юлында зур рольне башкаручы зат.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм кешеләрне никахлашып дус һәм тату яшәргә өйрәтте. Ир белән хатын гаиләдә бер-берсен тулыландыралар һәм аларның бер-берсенә карата булган хаклары Коръәндә һәм Сөннәттә тәфсилләп аңлатылган.

Аллаһ Тәгалә ирнең хатынына карата булган мәхәббәте өчен әҗер-савап бирә. Хәдистә әйтелгән: “Сезнең иң яхшыгыз – хатынына карата яхшы мөнәсәбәттә булучыгыз”.

Ата-анага карата булган ярату һәм хөрмәт Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылу һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә иярү белән янәшә тора.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Алар синең Җәннәтең һәм синең Җәһәннәмең”. Ата-анага карата булган яман мөгамәлә ул зур гөнаһлардан санала.

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Без кешегә ата-анасына яхшы мөнәсәбәттә булуны әмер иттек. Аны анасы мәшәкать белән карынында күтәрде һәм мәшәкать белән тудырды”. (46:15)

Бервакыт берәү анасын җилкәсенә утыртып таваф кыла иде. Шунда ул Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән: “Әй Аллаһның Илчесе, мин анама тиешлесен кайтара алдыммы?” – дип сорады. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Юк, анаң сине карынында күтәреп йөргәндә сулаган бер сулышы өчен дә кайтармадың, ә ул сине күтәреп йөрде”, - дип җавап бирде.

Аллаһ Тәгалә ата-ананың йөрәген Үзенең рәхмәте белән бәрәкәтләндерде, шуңа күрә дә балаларга карата булган ярату ата-ана өчен гадәти хәл. Алар балалары өчен, аларны тәрбияләгәндә һәм үстергәндә берни дә кызганмыйлар. Ә балалар үз чиратларында чын йөрәктән ата-ананы тыңларга һәм аларга хезмәт күрсәтергә тиеш.

Хатын-кызның хокуклары бу дүрт чорда тасвирлана, ягъни ул кыз бала булганда, кыз туган, хәләл җефет һәм ана булгандагы хокуклары. Хатын-кызның тормышы һәрбер чорда хөрмәткә лаеклы. Һәм бу Ислам динендә хатын-кызның тормышы аеруча әһәмиятле булып торуын күрсәтә.

 

 

Әсма Ильясова

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...