Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.

 

Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның хикмәтләрен, хасиятләрен белмичә тиешлечә олылап булмый.

Нәрсә соң ул һиҗри хисап? Аның тарихы һәм серләре нинди?

“Һиҗра” сүзе гарәп теленнән бер урыннан икенче урынга күчеп китү дигән мәгънәне аңлата. Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм 13 ел дәвамында Мәккә шәһәрендә халыкны дингә чакырды, әмма иманга килүчеләрнең саны аз иде. Аны рәнҗеттеләр, төрле авыр сүзләр әйттеләр, хәтта үтерергә теләделәр. Аллаһның әмере буенча, 622 елда Расүл әкрам галәйһис-сәләм үзенең якын сәхабәсе Әбү Бәкер (Аллаһ аннан разый булсыйн) белән Мәдинәгә күчтеләр. Нурлы Мәдинәгә башка сәхабәләр дә күчеп килде.

Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры, әдәп-әхлак бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗрәт без мөселманнарга гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә. Һиҗрәт – ул Раббыбызның олы нигъмәте. Шул вакыйгадан башлап, мөселманнар һиҗри ел хисабын куллана башлыйлар. Һиҗри ел хисабы милади кебек 12 айдан тора, әмма ай фазалары буенча хисап алып барылуы сәбәпле 11 көнгә кыскарак.

Ни өчен мөселманнар ел хисабын һиҗрадан башладылар? Кайбер риваятьләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм исән чагында ук аны үзе куллана, әмма аның вафатыннан соң сәхабәләр һиҗри ел хисабы турында онытып җибәрәләр. Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) хәлифә булган вакытта аңа дәүләтнең төрле төбәкләреннән хатлар килә, ул хатларда ае язылган, елы билгеләнмәгән була. Шул сәбәпле Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) олы сәхабәләрдән торган шура җыеп, бу мәсьәләне күтәрә. Берәүләр беренче ел итеп сөекле Пәйгамбәребез галәйһи сәлам туган елын сайларга тәкъдим итәләр. Әмма ул вакытта әле Ислам динен искә дә алучы юк иде, шул сәбәпле бу фикерне кире кагалар. Башкалар беренче ел итеп пәйгамбәрлек башланган елны сайларга киңәш итәләр. Бу фикер дә кире кагыла, чөнки ул елны сөекле Пәйгамбәребездән башка әле җир йөзендә мөселманнар юк иде. Өченчеләре исә, беренче ел итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вафат булган елны сайларга тәкъдим итәләр. Ләкин башкалар Ислам календәрен кайгылы елдан башлыйсылары килми. Шунда Гали ибне Әбү Талиб (Аллаһ аннан разый булсын) тәкъдиме кабул ителә – елларны Аллаһның Илчесе Мөхәммәд галәйһис-сәлам Мәккәдән Мәдинәгә күчкән елдан саный башларга кирәк дигән фикергә киләләр.

Гали (Аллаһ аннан разый булса иде!) болай дип аңлаткан: “Бу елны Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне үлемнән саклады, Ислам динен сакланды, яңа адым ясалды. Ислам дине яңадан туган шикелле булды”. Кадерле дин кардәшләрем! Бу безнең бөек тарихыбыз, без аны беркайчан да онытырга тиеш түгел.

Мөхәррәм – 4 хәрам айларының берсе. Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән:

“Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар (Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, Раҗәб айлары). Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 аят). Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: “Аллаһ бөтен айларда золымлык эшләүне тыйды, әмма Аллаһ дүрт ай турында ассызлыклап әйтте, начар гамәл кылсаң, гөнаһ арттырылып языла, изгелек кылсаң, әҗер-савап арттырылып бирелә”.

Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Айларның саны унике, шул айларның дүртесе хәрам айлар булып санала, өчесе чиратлашып киләләр: Зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм, ә дүртенче ай Раҗәб Җөмәд әл-ахир һәм Шәгъбән арасында” (Бохари).

Бу айда бер бик олы көн – ул Гашура көне. Ул Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә. Гарәп теленнән “гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккә-Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинә-әл-Мөнәввәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдләр җавап биргәннәр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәләмне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аларга болай дип җавап итеп: “Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”,– дигән. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашура көнендә күп кенә башка бөек вакыйгалар булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәләмне яраткан, Нух галәйһиссәләмнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәләм туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әйюб галәйһиссәләм авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәләм олы дәрәҗәләргә ия булган һ.б. олы вакыйгалар булып үткән.

Мөхәррәм ае да, Раҗәб, Шәгъбән айлар кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без Гашура көненең унынчы һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе – рәттән өч көн тоту: Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез.

Ләкин без уразаларыбызны нәрсә өчен тотабыз соң? Әлбәттә, гөнаһлардан арыну, пакьләнү өчен. Кайберәүләр: “Ни өчен һаман шул гөнаһлар турында гына сүз алып барасыз”, – дип әйтергә мөмкин. Моңа җавап итеп Пәйгамбәребез галәйһи сәләмнең бер хәдисен китерәсе килә: “Адәм балаларының кылган гөнаһлары, эшләгән хата-кимчелекләре аркасында аларның җилкәсенә бәла-казалар, хәсрәтләр килә. Ләкин кеше үзенең хатасын танып, Аллаһ Раббыбыздан гафу үтенеп, шул гөнаһларыннан тәүбә кылса, шуның белән аның бәла-казалары да китәр”, – дип әйткән. Адәм баласы үзенең башына кайгы-хәсрәт килгәч, гаепне үзеннән күрергә теләмичә, башкалардан эзли. Ләкин күпчелек вакытта адәм баласының үзе кылган гөнаһлары аркасында аның башына бәла-казалар килә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез галәйһи сәләмнән: “Мөхәррәм аеның Гашура көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән.

Мөхәррәм ае – изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Пәйгамбәребез галәйһи сәлам: “Киләсе елның Мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем”, – дип әйтә торган булган.

Менә безгә Аллаһ Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә – шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә һәркайсыбызга да насыйп булсын.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне

Кайвакытта иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә калдыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһка ялвара.   «Хакыйкатьтә, әгәр тәкъва кешеләргә шайтан вәсвәсәсе тисә, алар Аллаһны зикер...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...