Зөлхиҗҗә – хаҗ кылу һәм корбан ае

Зөлхиҗҗә – хаҗ кылу һәм корбан ае

Зөлхиҗҗә ае мөселман календаренең бик әһәмиятле айларының берсе. Аеруча беренче ун көне бөек һәм бу көннәрдә башкарыла торган гыйбадәтләрне, изге гамәлләрне зур тырышлык белән башкарырга кирәк. Коръән Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе): «Ун төн белән ант итәм (ун төн - Зөлхиҗҗә аеның әүвәлге ун төне, яки Рамазан аеның ахыргы ун төне)». (Фәҗер сүрәсе, 2аять).

 

Бу көннәрдә кылынган игелекле гамәлләр иң яхшылары булып исәпләнә. Алар Аллаһ юлындагы көрәштән дә саваплырак санала. Бу хакта Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Аллаһ бу ун көндә кылынган игелекле эшләрне башка көннәрне кылынган игелекле эшләргә караганда ныграк ярата”. Кешеләр аңардан: «Әй, Аллаһның Илчесе, әгәр дә башка көннәрдәге эш Аллаһ юлындагы көрәш булсадамы»?- дип сораганнар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Хәтта бу Аллаһ юлында көрәш булса да. Әмма Аллаһ юлына чыгып, үз-үзен һәм мөлкәтен корбан иткән кешеләрдән тыш», - диде (Бохари, Тирмизи).

Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендәге гыйбадәтләр:

  1. Әлеге айның атамасы да хаҗ сүзеннән алынган. Зөлхиҗҗә – Хаҗ сәфәре кылына торган ай. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Кем хатынына якын килмичә һәм гөнаһ кылмыйча бу Йортка хаҗ кыла, ул аннан анасы тудырган көндәге кебек булып кайта», - дигән. (Бохари, Мөслим)

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Хаҗның кабул булуын Гарәфә көн белән бәйләгән. Гарәфә көне ничек узса, ул көнне кылынган гыйбадәтләрне Аллаһ Тәгалә ничек кабул итсә, аның хаҗы да шулай кабул булыр диелгән хәдисләрдә.

  1. Аллаһны зикер итү - иң яхшы гамәлләрдән санала. Ибен Гомәр (Аллаһ аңардан разый булсын) Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең мондый сүзләрен тапшыра: “Бу көннәрдә ешрак “Лә иләәһә иллә-Ллаһ” дип, тәһлил, “Аллаһу әкбәр!” дип тәкъбир, “Әлхамдү лиЛләһи” дип, тәхмид әйтегез” (Әхмәд).

Тәкъбир дигән вакытта “Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Лә иләәһә иллә-Ллаһу үәЛлаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Үә лиЛләһил-хәмд!” сүзләрен әйтү күз алдында тотыла.

  1. Зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән алып тугызынчы көненә кадәр, һәркөнне (яки шул тугыз көннәрнең кайберләрендә), Хаҗ кылучылардан кала, ураза тоту бик тә фазыйләтле.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм кешеләрне ураза тотарга өндәгән. Үзенең хәдисләренең берсендә ул: “Аллаһ юлында тоткан бер көн ураза Аллаһ колының йөзен Тәмуг утыннан җитмеш еллык ераклыкка читләтер”, - дигән. (Бохари, Мөслим) Имам Нәсаи: “Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Зөлхиҗҗәнең тугыз көнендә ураза тота иде”, - дип әйткән.

  1. Зөлхиҗҗәнең беренче ун көне арасында елның иң яхшы ике көне бар. Беренчесе - Гарәфә көне (Зөлхиҗҗәнең тугызынчы көне), икенчесе - Корбан бәйрәме көне (Зөлхиҗҗәнең унынчы көне). Хаҗ гамәлләре дә шушы вакытта үтәлә. Һәр елны дөньяның барлык илләреннән җыелган хаҗилар Гарәфә тавында дога һәм гыйбадәт кыла. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән Гарәфә көнендәге ураза тоту хакында сорагач, ул: «Гарәфә көнендә ураза тоту - үткән елдагы һәм киләсе елдагы гөнаһларны кичерер», - дип җавап биргән. Димәк, Гарәфә көнендәге ураза ике еллык гөнаһларны кичерерлек дәрәҗәдә саваплы булып чыга. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Гарәфә көн турында тагын: «Аллаһның Үз колларын тәмуг утыннан иң күп коткарган көн – ул Гарәфә көне. Чынлап та Аллаһ Бөек. Үз колларына якынлаша һәм фәрештәләр каршында алар белән мактана. Һәм аннан соң сорый: «Алар ни телиләр» – дип. (Мөслим) Икенче хәдистә: «Гарәфә көнендә укылган дога иң яхшы дога», - диелә.

Бу доганы еш кабатлагыз! «Ләә иләәһә иллә-Ллаһү вәхдәһү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-иң кадиир.» (Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы юк. Мөлкәт — Аныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә)

5.Тәүбә итү - иң яхшы гамәл.

  1. Бу көннәрдә Изге Коръәнне аеруча күбрәк укырга тырышыйк.
  2. Гает намазын уку һәм вәгазь тыңлау өчен мәчеткә иртәрәк килергә тырышырга кирәк.
  3. Башка төрле игелекле, саваплы гамәлләрне - күршеләреңә хөрмәт күрсәтү, туганлык бәйләнешләрен тоту, башка игелекле эшләр турында да онытмыйк.
  4. Мохтаҗларга сәдакалар бирик.
  5. Бәйрәм көнне һәм Тәшрикъ көннәрендә корбан чалырга дигән күрсәтмәне дә истән чыгармыйк.

Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга да Зөлхиҗҗә аеның беренче ункөнлеге фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәлләрне, гыйбадәтләребезне арттырырга, тәкъвалыкта, гыйбадәтнең ихласлыгында ярышырга насыйп әйләсә иде!

 

Әсма Ильясова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...