Инсафлының теле саф
Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әй мөэминнәр, бер кавем икенче бер кавемне кимсетмәсен, ул кимсетелгән кавемнең кимсетүче кавемнән яхшырак булуы ихтимал, шулай ук хатыннар икенче хатыннарны кимсетмәсеннәр, кимсетелгән хатын кимсетүче хатыннан яхшырак булуы ихтимал, вә дин кардәшләрегезне гаепләп кимсетмәгез, вә бер-берегезгә яман кушым исемнәр белән дәшмәгез, мөэмин булганнан соң, фасыйк исеме ни яман исем. Бу эшне эшләүчеләр тәүбә итеп төзәлмәсәләр, алар залимнәр” (49:11)
Кешенең җисеме төрле әгъзалардан тора, әгәр алар барысы да сәламәт һәм төзек булып тиешенчә гамәл кылса, ул әгъзалар кешенең үзен дә төзәтә, сәламәтлендерә алалар. Тел ул башка әгъзаларга караганда бик кечкенә әгъза булса да, кайвакытта тиешенчә кулланылмый. Гарәп мәкалендә әйтелгәнчә, тел кечкенә булса да, зур гөнаһларга китерә.
Аллаһ Тәгалә шәһәдәт кәлимәсен бик олылый. Әгәр берәү шәһәдәт кәлимәсен ихластан әйтеп ислам динен кабул итсә, моңа кадәр гөнаһларга батып яшәгән булуына карамастан, аның бөтен гөнаһлары гафу ителә.
Чыннан да, тел белән әйтелгән сүз шундый көчкә ия ки, Аллаһ Тәгалә шәһәдәт кәлимәсенең олуглыгы сәбәпле, бәндәнең гомере буе кылынган гөнаһларын гафу итә. Бу дөнья кагыйдәләре белән Аллаһның кануннарын һәм Аның рәхмәтен берничек тә чагыштыру мөмкин түгел. Мәсәлән, әгәр бу дөньяда берәүне гаделсез хөкем ителеп, соңыннан аны акласалар да, җәмгыятьтә аны гаепсез дип игълан итсәләр дә, барыбер аның сак астында булуы тормышына тәэсир итэ. Аллаһ Тәгалә шулкадәр Мәрхәмәтле ки, шәһәдәт кәлимәсе һәм бәндәнең тәүбәсенең кыйммәтлелеге сәбәпле кешене тулысынча гафу итеп, гамәл дәфтәреннән бөтен язуларны юк итә һәм кеше беркайчан да гөнаһ кылмагандай пакь булып кала. Хәтта язучы фәрештәләр дә бу хакта хәтерли алмыйлар һәм Кыямәт көнендә шаһитлык кыла алмыйлар.
Бүген кешеләр алдыйлар, сүз йөртәләр, бары тик үз-үзләрен канәгатьләндерү һәм үзләрен өстен күрсәтү максатыннан бер-берсен мыскыл итәләр, авыр сүзләр белән күңелләрен яралыйлар. Шуны истә тотарга кирәк, кылыч ярасын төзәтеп була, әмма тел ярасы күңелдә мәңгелеккә кала. Андый күңелне яралый торган сүзләр телдән бик җиңел, кош сыман очып чыга, әмма кешене Кыямәт көнендә бик авыр хәлдә калдыра, чөнки Аллаһ Тәгалә мондый гамәлне сөйми.
Галимнәр кешене көферлеккә төшерүче сүзләрне мисал итеп китерделәр. Кызганычка каршы мөселманнар аларны бик җиңел әйтәләр. Мәсәлән, берәү икенче берәүдән кайда яшәве белән кызыксына. Бу кеше бик еракта яшәве турында хәбәр итә. Моңа җавап итеп сораучы (Аллаһ Тәгалә безне гафу итсен, бары тик мисал итеп кенә китерәбез): “Шулкадәр еракта, хәтта Аллаһ та ирешмәслекме?”, - ди. Кеше бу сүзләрне гыйлемсезлеге сәбәпле яисә шаяртып әйтергә мөмкин, әмма хакыйкать шул ки, бу сүзләр кешене көферлеккә китерергә мөмкин. Яисә башка очрак, берәү шәригать кануннарын өйрәткәндә, икенче берәүнең бу сүзләргә ачуы килеп: “Шәригатеңне оныт!”, яисә “Шәригатеңне үзеңә калдыр!” – дип әйтеп ташлый. Кешеләр бу сүзләрне шаяртып әйтелгән дип уйласалар да, хаклык шунда ки, мондый иманнан чыгаручы яман сүзләрдән куркып күкләр һәм җир тетри.
Сүзләр бик мөһим һәм аларның күләме бик зур. Мәсәлән, бер-берсенә кагылырга ярамаган, чит-ят ир белән хатын-кыз никах вакытында “кабул итеп алдым”, “риза булып бардым” дип әйтелгән сүзләр аша бер-берсенә карата хәләл булалар һәм бер-берсенә якынаялар. Яисә гаиләдә ир кеше үзенең хатынына “талак” сүзен әйткән очракта, алар бер-берсенә хәрам булалар. Кешегә бөек уңышларга ирешү яки яман хәлгә төшү өчен тауга менәргә дә, янып торган чокырны үтәргә дә кирәкми, чөнки мөэмин бәндәнең сүзләре Аллаһ Тәгалә каршында бик кыйммәтле һәм мөһим. Һәр әйтелгән сүз язылып барыла һәм Аллаһ Тәгалә каршында җавап тотыла. Шуңа күрә Аллаһ Тәгаләгә якын булучылар артык сүзләр сөйләмиләр, чөнки алар һәр әйтелгән сүз өчен җавап бирергә тиеш булачакларын бик яхшы беләләр. Безнең борынгы элгәрләребез көне буена әйтелгән сүзләрен язып барганнар, соңыннан үз-үзләрен хисап кылганнар һәр дөрес әйтелмәгән сүзләре өчен бик кайгырганнар.
Без сүзебезне әйтер алдыннан уйлап, үлчәп кенә сөйләргә тиешбез.Сөйләүче сүзләрен башкаларга ирештергәнче, башта үзе гамәл кыла, соңыннан сүзләренең хаклыгына ирешкәч кенә башкаларга да ирештерә. Кызганычка каршы бүген кешеләр сүзне әйткәннән соң гына уйлый, фикерли башлыйлар.
Аллаһ Тәгалә безгә сөйләү өчен бер тел һәм тыңлау өчен ике колак бирде. Безнең өчен иң яхшысы башта тыңларга яисә яхшылап уйлаганнан соң гына сөйләргә кирәк. Кызганычка каршы кешеләр бик сирәк тыңлыйлар, башкаларны бүлдереп тизрәк үз фикерләрен әйтә башлыйлар. Ике тараф та бер-берсенән уздырырга теләп бәхәсләшә башлыйлар, шуңа күрә аларны фәрештәләрдән һәм стеналардан башка ишетүче юк.
Тел хатасы аяк хатасына караганда да яманрак: аяклар абынса, кеше бары тик егыла гына, әмма тел хаталы, дөрес булмаган сүзне әйтсә, бу сөйләүче өчен генә түгел, башкалар өчен дә бик авыр хәлгә китерергә мөмкин.
Хәзрәти Яхъя ибне Мөгаз болай дип әйтә иде, кальб (йөрәк) казанга охшаган, ә тел кашык сыман. Кашык казанда нәрсә булса шуны алган кебек, йөрәкнең дә хакыйкый сыйфаты тел аша күренә. Әгәр йөрәк пакь булса, тел һәрвакыт күркәм сүзләр генә сөйләр, әгәр инде йөрәк гөнаһлар сәбәпле бозылган булса, тел бары яман сүзләр генә сөйләр.
Безнең остазларыбыз кешенең руханиятенең халәтен сүзләренә карап билгеләсәләр, табиплар кешенең йөрәгенең халәтен теленә карап билгелиләр, диагноз куялар. Хәзрәти Гали (Аллаһ аңардан разый булсын) бик еш кына: “Син сөйли башлаганчыга кадәр, кешеләр сине галим дип уйларга мөмкин”, - дип әйтә торган булган. Кайвакытта ул: “Сине сөйләмең аша танырга була”, - дигән. Шулай ук ул, кеше сөйли башлаганчыга кадәр яшерен булып кала ала, дигән. Бу шуны аңлата, сөйләм аша кешенең хакыйкый йөзе ачыла. Кеше кирәкмәгән яман сүзләрне сирәк кулланырга мөмкин, әмма кеше ачуланганда нинди сүзләр әйтүенә карап, аның хакыйкый сыйфаты ачык күренә: ачуланганда ул сабыр булып каламы яисә ачуын тыя алмыйча яман сүзләр әйтәме. Моннан чыгып кешенең нинди булуын белергә була. Бу кешегә сүзен үлчәп сөйләүнең ләзем булуын искәртүче тагын бер сәбәп. Ир кеше ачуланганда үзенең кулларын тыя алмый, ә хатын-кыз телен тыя алмый. Хатын-кызның теле яхшылап кайралган кылыч кебек. Шуны да әйтергә кирәк, мөнсәбәтләрне корыч кылыч белән чабып өзеп булмый, әмма тел ул мөнәсәбәтләрне өзә ала.
Безнең хөрмәтле галимнәребез мондый киңәш бирделәр: кешеләр галимнәр сөхбәтендә булганда телләрен тыярга; картлар, олылар янында булганда күзләрен тыярга; әүлиялар сөхбәтендә булганда йөрәкләрен тыярга тиеш. Теле озын булучының гомере кыска, чөнки аның гомере кирәкмәгән сүзләр сөйләп кыскара.
Олуг галимнәр, мәшәехләр күп сөйләргә яратмаганнар, кирәкмәгән сүзләрдән курыкканнар. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әрләшүдән, ата-ананы һәм башка олы кешеләрне мыскыллаудан тыйган. Сәхәбәләр бик гаҗәпләнеп: “Кем шундый гамәлне кыла ала?” – дип сораганнар. Пәйгамбәребез җавап биреп: “Әгәр сез берәүнең ата-анасын мыскылласагыз, алар үз чиратларында сезнең ата-аналарыгызны мыскылларлар, шул сәбәпле бу сезнең үз ата-анагызны мыскыллаган кебек була”, - диде.