Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр

Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр

Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр

Беренче дәлил: Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) мәүлиден үткәрү Аллаһ тарафыннан сайланган пәйгамбәргә шатланудыр, хәтта шундый шатлык аркасында кәфер дә файда тапкан.

 

Бохари риваять иткән хәдисләр җыентыгында хәбәр ителгәнчә, Әбү Ләһәбнең һәр дүшәмбе көнендә газаплары җиңеләйтелә, чөнки ул Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тууы хакында шатлыклы хәбәр китергән Сувайбаны коллыктан азат иткән. Әл-Хафиз Шәмседдин Мөхәммәд бине Насретдин әд-Димашкый бу хакта болай дигән: “Хәтта шундый кабәхәт, кәфер булган кешегә дә (һәм Коръәндә дә аның турында “Тәббәт” сүрәсенең 1нче аятендә: “Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын!” дип әйтелгән ), шулай ук, бу кешегә мәңгелек җәһәннәм вәгъдә кылынуына карамастан, җәһәннәмдәге газап һәр дүшәмбе көнендә җиңеләйтелә, чөнки ул Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тууына шатланды. Шуңа күрә, гади мөселман кешесенең хәле нинди булырга тиеш, ул бит гомере буе Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тууына (мәүлиденә) шатланып яшәде һәм бер Аллалык динендә, исламда вафат булды?!”

Икенче дәлил. Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзенең туган көнен үзе дә зурлаган, туган көне өчен Аллаһка зур рәхмәтен белдергән, ул аны Аллаһның Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бүләк иткән бик олы нигъмәте итеп кабул иткән, Аңа бу дөнья тормышы төзеп бүләк иткәне өчен чиксез рәхмәтле булган. Чөнки, Аллаһның бу рәхмәте, Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бу дөньяга килүе аркасында, җирдәге бар җан ияләре дә зур шатлыкка ия булганнар, бәхеткә ирешә алганнар. Туган көнен олылауны Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) ураза тотып билгеләп үткән. Бу турыда Мөслимнең Әбү Катада тапшырган хәдисендә болай дип әйтелә: “Пәйгамбәрдән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дүшәмбе көнне ураза тоту турында сорагач, ул шулай дип җавап биргән: “Дүшәмбе – минем туган көн һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде”. Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бу сүзләре шундый мәгънәгә ия: димәк, аның туган көнен, ягъни, дүшәмбе көннәрен билгеләп үтү мөмкин гамәл, тик аны бәйрәм итү төрлечә булырга мөмкин.

Өченче дәлил: Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дөньяга килүенә шатлык белдерү, Аллаһы Тәгаләнең шул сүзләре буенча, - тиешле гамәл:

(Мәгънәсе): “Ий Мөхәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” (“Юныс”, 58 аять). Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең рәхмәтләре өчен шатланырга кушкан, ә Мөхәммәд Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) – Аның кешеләргә кылган рәхмәтләренең иң зурысы. Чөнки Раббыбыз шулай дигән:

 (Мәгънәсе): “Ий Мөхәммәд г-м, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек” (“Пәйгамбәрләр”, 107 аять).

Дүртенче дәлил: Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) инде күптән үк булган дини вакыйгаларны да игътибарсыз калдырмаган. Ул датаның килеп җитүе, бу вакыйганы кабат искә төшерү, билгеләп үтү һәм олылау өчен яхшы мөмкинлек бирү өчен хезмәт иткән. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) мондый кагыйдәләрне шәхсән үзе урнаштырган, бу турыда сахих хәдистә әйтелә: “Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Мәдинәгә килгәч, ул яһүдиләрнең Гашура көнендә ураза тотканнарын күргән. Ул алардан моның сәбәбен сораган һәм алар: “Бу көнне Аллаһ Муса (аңа Аллаһның сәламе булсын!) пәйгамбәрне коткарып калып, фиргавенне суда батырып үтергән. Шуңа күрә без, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән, бу көнне ураза тотабыз”, - дип җавап биргәннәр. Моны ишеткәч, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Без Муса пәйгамбәргә (аңа Аллаһның сәламе булсын!) сезгә караганда якынрак, безнең аңа хокукыбыз сезнекеннән күбрәк”, - дигән һәм шул көннән башлап Гашура көнен ураза тотып олылый башлаган, башка мөселманнарга да бу көнне ураза тотарга кушкан.

Бишенче дәлил: Изге мәүлид мөселманнарны Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) салават әйтергә һәм сәлам җиткерергә чакыра, болар да Аллаһы Тәгаләнең сүзләре буенча, башкарылырга тиешле гамәлләр:

(Мәгънәсе): “Аллаһ үзе вә фәрештәләре пәйгамбәр г-мгә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм тырышып сәлам җиткерегез” (“Әхзаб (Гаскәрләр)”, 56 аять).

Ә Шәригать таләп иткәннәрне башкарырга чакыручы гамәлләр – дин таләп иткән гамәлләр булып саналалар һәм Шәригатькә туры киләләр. Аллаһның Рәсүленә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) салават әйтүдә күпме пәйгамбәр ярдәме һәм файда бар, ә бит аларны санап та, каләм белән язып та бетерергә мөмкин түгел!

Алтынчы дәлил: Изге мәүлид вакытында мөселманнар гүзәл Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) искә алалар, аның могҗизаларын, тормышын бәян итәләр һәм алар белән танышалар. Ә безгә Аллаһ Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) һәм аның гамәлләре белән танышырга, аңа тәкълид итәргә, аңа охшарга тырышырга, аның гамәлләрен үрнәк итеп алырга, аның могҗизаларына ышанырга, галәмәтләрен акларга кушылмаганмы?! Ә бит мәүлид турындагы китаплар бу максат һәм таләпләргә тулысынча җавап бирәләр.

Җиденче дәлил - аның камил сыйфатлары һәм мактарлык игелекле холкы турында сөйләп, аңлатып, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) алдындагы бурычыбызның бик кечкенә генә өлешен булса да башкарып, аның өчен әҗерен алу. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) заманында шагыйрьләр Аллаһ Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) янына килеп, аңа багышланган мәдхияләрен аңа укый торган булганнар. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аларның бу эшеннән бик канәгать була торган булган һәм бу гамәлләрне хуплаган. Шуннан соң ул аларга истәлекле ниндидер бер әйбер бүләк иткән, аларның гозерләрен үтәгән, аларга күп игелекләр эшли торган булган. Әгәр дә Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аны мактап язган шагыйрьләрдән канәгать булган икән, аның бик зур өстенлекләрен җыйган һәм сөйләгән кешеләр белән ул ни өчен канәгать булмаска тиеш әле? Ә бит аңа якынлашу - нәкъ менә аның сөюен һәм канәгатьлеген алуда тора да бит инде.

 

 

Бөек ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече, сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаеклы Шәех Хәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004)

 

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...